Газетага язылу

«Киң халыкка җиткерелә»

Язмамның исеме сезне бераз гаҗәпләнгәндер. Ә бит өч сүздән торган бу җөмләне мин телевидениедә барган бер тапшыруда ишеттем. Бездә «киң җәмәгатьчелек» дигән сүзләр кулланыла үзе, бу – «широкая общественность» дигәннең сүзгә-сүз тәрҗемәсе. Ә менә «киң халык» дип әйтүне ишеткән юк иде. «Халыкның «киңе», «тары» була микәнни?!» – дип аптырап утырдым да кулга каләм алдым.

Мине телебезнең фәкыйрьләнә баруы борчый, шактый сүзләр русчадан яки башка телдән турыдан-туры тәрҗемә ителеп, асыл мәгънәләрен югалталар, төссезләнәләр. Күзне йомып, телебезгә чит сүзләр өстерәп кертүне «калька» дибез инде. Бу сүз безгә әле XX гасыр башында ук француз теленнән кергән һәм «күчермә» дигән мәгънәне аңлата. Шулай итеп, сүзләрне күчерә-күчерә, кая барып чыгарбыз икән, дип тә куркам. Бит күчмә сүзләр хисабына гына яшәгән тел киләчәктә беркемгә дә кирәк булмаячак. Бу телдә сөйләшкән халык үзе дә. Без телне «зур байлык» дигән булабыз, шул ук вакытта әлеге байлыкны әрәм-шәрәм итү, туздырып ташлау безгә берни дә тормый.

 

Кайбер белгечләр тел саклауның кыенлашуын замана үзгәрешләренә бәйләп аңлаталар. Беренче урынга глобальләшүне куялар. 2100 елга телләрнең 50–90 проценты юкка чыгарга мөмкин дигән фаразлар ишетелә. Процентларны санга күчерсәк, бүгенге 7 мең телнең 600 е генә яшәп калачак икән. Академик Владимир Плунян тагын да аныклап, Россиядәге 155 телнең күбесе юкка чыгачак, ди. Әлбәттә, әлеге саннар шартлы гына, элек диалекталь саналган сүзләрне дә мөстәкыйль сүзләр рәтенә кертеп санау нәтиҗәсе бу.

 

Уйласаң, уелып китәрлекләр бар инде. Бүген Россия шәһәрләрендә рус телен яшәтү өчен менә дигән мохит тудырылган. Башка телләр район, авыл җирләрендә яшәп калачак, дип күңелне тынычландырмакчы булалар үзе. Ә авылларның һаман кечерәя, бетә баруы турында дәшмиләр.

 

Тора-бара кайбер халыклар, телләр дә юкка чыгар. Бәлки дөньяда бер-ике милләт, бер-ике тел генә калыр. Бу шикләрне бүген үк «киң халыкка җиткереп», бергә-бергә телне яшәтү әмәлен табарга иде.

Туган телне без еш кына ана теле дибез. Ни өчен? Чөнки ул бәндә баласына күкрәк сөте белән үк керә. Туган телдә иң беренче сүзне дә ана әйтә. Инде килеп, туган телдән ваз кичә, я аны кадерсезли башлыйбыз икән, без кем булабыз инде? Бу сорауга җавапны үзегез бирергә тырышыгыз инде, мин исә әйтеп кенә бактым.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре