Риман Гыйлемханов
-
Риман Гыйлемханов
Юл күрсәтүче
Беркөнне шәһәр урамнары буйлап әйләнеп-тулганып йөрергә туры килде.
-
Риман Гыйлемханов
«Сине көтте, диярсез!»
Кайсы елны икәнен хәтерләмим, бәлки Бөек Җиңүнең берәр юбилеен билгеләп үтү елы булгандыр, безнең авылда һәр капкага калай йолдыз кадаклап чыктылар. Бу Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны әледән-әле хәтердә яңартып тору өчен эшләнде. Һәр капкага икән, димәк, һәр гаиләдән бер яки берничә егет яу кырыннан кайтмаган дигән сүз.
-
Җәмгыять
Кайда яшәү рәхәт?!
Бәлки сорауны «Нинди җәмгыятьтә яшәү рәхәт?» дип үзгәртергәдер. Без дуслар белән шул хакта сүз куертып утырдык.
-
Риман Гыйлемханов
Өнемме, төшемме?
Бу турыда язарга кыенсынып йөрдем, чөнки мине ычкына башлаган, дип уйларга мөмкиннәр бит. Хикмәт шунда, төшемдә бер яшь, чибәр кыз күргән идем. Нәрсәгә юрарга да белми аптырагач, дус-ишләргә сүз каткаладым. Тик төшләрендә яшь кыз күргәнен берсе дә хәтерләми. «Сиңа да саташып кына кергәндер», – диештеләр. Монысы дөрес, чөнки төш күрү – үзе үк саташу бит инде ул.
-
Риман Гыйлемханов
Тынлык иле
Бу шәһәр һәрвакыт шау-шу килеп гөрләп тора иде. Җыелышларда тамак карлыкканчы бәхәсләшәләр, җыеннарда акырып җырлыйлар, чиратларда кычкырып гәпләшәләр, хәтта өй эчләрендә талашканны бетон стеналар аша урамда ишетеп торалар. Гадәттә, барысы да кычкырган җирдә беркем дә беркемне ишетмәүчән була.
-
Риман Гыйлемханов
Дуслык теле
Минем гел җырлап, берәр көй шыңшып йөрүемә дуслар ияләшеп бетте инде. Бар булмышы шундый дип кабул итәләр. Якыннан белмәүчеләр исә бераз шикләнеп карый. Андыйлар белән бераз шаярткан булам.
-
Риман Гыйлемханов
Яшәсен тынычлык!
Узган ялларда дачада булдык. Яз килгәне шәһәр эчендә бик сизелми ул, ә менә табигатькә чыксаң! Агачлар күзгә күренеп яшел төскә керә, аяк астында яшел хәтфә үлән... Чүгәләп үләнне сыйпаштырган булам. Шул вакыт үзара әүмәкләшкән ике бөҗәк күзгә чалынды. Чын-чынлап сугышалар иде алар. Нәрсә җитми инде боларга, нәрсә бүлешәләр?
-
Риман Гыйлемханов
Хезмәтче (Уены-чыны бергә)
Эштә кул юарга дип бәдрәф ишеген ачкан идем: «Илле метр турыга барыгыз да, аннан соң уңга, өч метрдан сулга борылыгыз», – дигән тавыш ишетелде.
-
Риман Гыйлемханов
Чор һәм җыр
Һәр заманның үз көе, үз җыры булу табигый. Менә шуларны барлап утырам әле.
-
Җәмгыять
Тукайлы сәфәр: халык хәтерендә яши шагыйрь
Бу арада юл йөрү ешайды.
-
Риман Гыйлемханов
Паразит
Бу сүзне еш кына сүгенгәндә кулланалар. Аның мәгънәсе турында, мөгаен, бик уйлап та карамыйлардыр. Паразитмы? Паразит! Ызначит, начар кеше. Соңгы җөмләдә үзем дә паразит сүз кулландым, «ызначит» урынына «димәк» дип әйтә ала идем бит.
-
Риман Гыйлемханов
Кем, ни... исемеңне оныттым
-
Җәмгыять
«Машинаң белән бәрелгәнсең икән»
Беркөнне артка чигенгәндә, ялгыш бер машинаны бәрдердем. Хәер, бәрдерү түгел инде ул, машина ишегендә, капот кырыенда бераз сыдырылган эзләр калды.
-
Риман Гыйлемханов
Ялгызлык
Бер дусның хатыны ярты айга ял итәргә киткән иде. Моның белән көненә әллә ничә тапкыр телефоннан сөйләшәбез. Хәл белешү: «Нихәл, берүзеңә күңелсез түгелме?» – дигән сүзләрдән башлана. Дус кеше сер бирмәскә тырыша. «Хәлләр ал да гөл», – дигән була. Хатынын юксынганы сизелә инде, бу яшьтә вакытлыча булса да ялгыз калу бер дә җүнле хәл түгел.
-
Риман Гыйлемханов
Аңлап булмый кешене
Бу телевизион сериалны белмәгән кеше юктыр.