Шулай да уйландыра. Дусларның кайберләрен төшкә кергән кызның ниндиерәк булуы кызыксындырды. Ягъни төскә-биткә чибәрме, буй-сыны ниндиерәк? Елмайган кыз кердеме, әллә моңланып утырганымы? Хәтта кайда, нинди урында күрүем белән кызыксындылар. Аларга: «Урман аланында йөрдек. Мәйтәм, өч литрлы банка тулганчы җиләк җыйдык», – дидем. Сүзләремә бик үк ышанмасалар да, бераз тынычландылар тагын. Тик минем төштән берәр кызык эзләүләреннән туктамадылар.
Дустымның берсе әйтүенчә, төшкә кергән яшь кыз синең яшьлек мәхәббәтең булырга мөмкин. Әгәр аны моңсу кыяфәттә күрәсең икән, димәк, кайчандыр рәнҗеткәнсең, мәхәббәтен аяк астына салып таптагансың. Әгәр ул кыз төшеңә еш керә башлый икән, сезне аның рухы эзәрлекли дигән сүз. Дуслар әнә шулай куркыта башладылар. Күңелсез уйларны читкә куарга тырышам. Төшемә кергән кыз яшьлегемдә очрашканнарның берсенә дә охшамаган, ну бик матур чукынчык. Дуслар исә һаман төрттерә, имеш, төшеңә матур кыз керсә, бик расхудланачаксың икән, кызлар сине ыштансыз калдырачак икән.
Дөресен әйткәндә, ир кеше чибәр кызларга акча жәлләми инде ул. Яшьлегегезне искә төшерегез, егетләр! Кая анда акча жәлләү, сөйгәнеңнең аяк астында туфрак булырдай хәлгә җиткән чаклар да була иде. Так шты, моңа шаккатасы юк. Мине иң гаҗәпләндергәне шул: үзем сораштырган яшьтәшләрнең берсе дә төшендә яшь кыз күрмәгән булып чыкты. Ә миңа каян килеп керде андый кыз? Бу бәлки күңелдә яшьлек хисләре уяну, киләчәккә якты өмет белән карарга омтылу шаукымыдыр. Иҗат кешесендә була мондый шаукым, чөнки, иҗат кешесе – хыялый, чынбарлыкка матур бизәкләр өстәп яшәргә омтылучы. Хыялый кеше күңелендә төш һәм өн дигәннәре буталырга да мөмкин. Шулай уйланып, вәсвәсәләнеп утырганда бер дусның әйткәннәре искә төште. Аның уенча, артык хыяллану зыянга булырга мөмкин. Ягъни мөмкинлекләреңне бәяли алмасаң, көлкегә калуың бар. Үз алдыма елмаеп куйдым, төшкә уйлаган әйбер керә, диләр. Димәк, мин сораштырган ирләр кызлар турында уйламый микәнни? Чибәркәйләр ике ятып, бер төшләренә дә керми микәнни? Шулайдыр, яшь кызларга карап ымсынганнар, төшләрендә күреп саташканнар йөзгә-меңгә бер генәдер. Арагызда: «Риман абый үзе кайсына керә икән?» – дип уйлаучылар булыр. Чистый аптыраш, җәмәгать, берни дә әйтә алмыйм. Язмамны сорау белән тәмамлыйм: «Ирләр ничә яшьтә яшь кызларны төшләрендә күрүдән туктый һәм ни өчен икән, ә?»
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез