Газетага язылу

Күрше тавыгы

Беркөнне дуслар белән үз авылларында табышкан-кавышкан, гаилә корган егетләр, кызлар турында сөйләшеп утырдык. Бармак бөгә-бөгә дигәндәй санап та карадык. Андыйлар бик аз икән, кем әйтмешли, «күзгә кырып салырлык» кына. Ни гаҗәп, күбебезнең әтиләре дә үз авылларында «лаеклы» кыз тапмаганнар булып чыкты.

Исемләп санап тормыйм инде, чордашларымның хатыннары арасында да безнең авыл кызлары азрак. (Шул исәптән Риманның хәләл җефете дә ерак районнарның берсендә туып үскән кыз.) «Күрше авылдан кыз алып кайту» турында сүз куертуым юкка түгел, чөнки бу үзенә күрә татарның бер йоласына әйләнгән. Элек авылда төп транспорт ат булган, ә йә арбалы, йә чаналы ат белән кыз эзләп әллә ни ерак бара алмыйсың. Димәк, бар өмет күрше авылда булып чыга. Ни өчен нәкъ менә күрше авылда? Үз авылыңда гомерлек юлдаш итәрлек кызлар булмаганмы? Ник булмасын, күрше авыл егетләре безнең кызларны алып киткәләгән бит әле, ялынып-ялварып, матур вәгъдәләр биреп кенә түгел, урлап та алып киткәннәр. Бу гамәл үзенә күрә бер йолага әйләнмәсә, әдәби әсәрләр дә тумаган булыр иде. Мостай Кәримнең «Кыз урлау» музыкаль комедиясе – шуңа бер мисал.

 

«Күрше тавыгы күркә булып күренә» дигән әйтем бар татарда. Аның кайчан, нәрсә уңаеннан чыкканын әйтә алмыйм, әмма «җил исми, яфрак селкенми» бит инде ул. Димәк, чит әйбергә, бу очракта күрше авыл кызларына кызыгу бездә күптәннән яши. Бу язмам белән Америка ачарга җыенмыйм, «күрше тавыгына кызыгу» дигән сүзләр телемә килде дә, рәхәтләнеп бер хыялланыйм әле, дидем.

 

Дусларымның берсе кызыклы гына фикер әйтеп куйды: янәсе, үз авылыңда һәр нәселнең яхшымы ул, яманмы даны чыккан була. Синең берәр кыз белән очрашып йөрүеңне белсәләр, ул кыздан гайрәтеңне чигерер, йә кызык өчен төрле коткы таратырга мөмкиннәр. Ә күрше авыл кызларын өйрәнер, кем икәнлекләрен белер өчен вакыт кирәк. Алар серлерәк тә тоела әле. Ә серлелек һәрвакыт үзенә тарта, кызыктыра.

 

Күрше авыл кызлары турында гайбәт сүз тарату да җиңел түгел, моның өчен аның үзен дә, нәселен дә яхшы белергә кирәк. Ә авылдаш кызлар алар, гадәттә, ачык китап кебек. Белмим, мин ни дәрәҗәдә хаклыдыр, һәрхәлдә, үземә шулай тоела.

 

Ә сөйләшеп утырган дусларым нәрсә диде? «Юк белән баш катырып утырма, картлач!» – диделәр. Ягъни мәсәлән, серлелек кызның кайсы авылдан булуына бәйле түгел. Әле өстәп, бер шәһәр кызының авыл егетенә кияүгә чыгуы, балалар үстереп, рәхәтләнеп авылда яшәвен дә әйттеләр. Ә мин, җүләр, күрше тавыгы турында уйлап баш катырам. Хикмәт бит бер-береңне яратып яшәүдә. Ә яратып яшәр өчен хатыныңны гомер буе өйрәнергә кирәк.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре