Газетага язылу

Ялның була чамасы

Шифаханәдә ун көн ятып, ун җөмлә дә яза алмый кайттым. Бу хәл шактый куркытты мине: язучылык һөнәре белән бәхилләшергә туры килер микәнни?

Дуслар күңелне тынычландырган була, янәсе, адәм баласына ял да кирәк. Анысы шулай шулаен, тик менә ял итә-итә ялкаулыкка чыгып бетсәм, нишләрмен? Әнә, белгечләр кешенең баш мие эшләүдән туктамаска тиеш, дип бара бит! Баш мие аяк түгел, ул кешенең бөтен органнары белән идарә итә, диләр. Кеше йоклап ятканда да баш мие тавыш, яктылык, төрле ис, төсләр аша әйләнә-тирә мохитне «күзәтә», организм белән идарә итә ди. Дөрес, баш миенә ял биреп була. Бу кирәк тә. Мәсәлән, эшчәнлек төрен үзгәртеп, вакытлыча башка шөгыль табып. Моны һәрберебез чамалый. Шул исәптән иптәш Гыйлемханов та. Шуңа күрә шифаханәгә барып кайтырга ниятләдем дә инде.

 

Монда аерым бер режим белән яшисең, үзенчәлекле мохит, яңа дуслар белән аралашу синең тормышыңа үзгәреш кертми калмый. «Икенче ярты»ларыбыз үпкәләмәсен инде, «яңа дус»лар дигәнем – ир-атлар, үзем шикелле бераз «тотылган егет»ләр. Шифаханәдә ашау да үзенчәлекле. «Шведский стол» булгач, җаның ни тели – шуны аласың. «Шведский» димәктән, заманында шведлар шулай ашагандыр, дип уйлаган идем, бик ялгышмаганмын икән. Моннан берничә гасыр элек Скандинавия илләрендә барлыкка килгән традиция бүген бөтен дөньяда кулланыла. Ягъни мәсәлән, әзер ризыкларны өстәлгә тезеп куялар да, күңелеңә якынын аласың да ашыйсың. Шәп бит, ә! Без баштарак күрмәгәндәй кыландык, алган ризык ашалып битмичә, өстәлдә артып кала башлады. Бу инде ризык кадере бетү дигән сүз иде. Тукта әле, нигә ашау турында язуга күчтем? Ял ул тәмле ашаудан гына тормый бит.

 

Ирексездән авыл искә төште. Авыл кешесе гомер-гомергә ал-ялны белми яшәде. Аның өчен шимбә-якшәмбе, бәйрәм көннәре юк иде. Ялкау булмаганы көне-төне дигәндәй хуҗалык эшләре, мал-туар карау белән шөгыльләнде. Мәсәлән, мин кечкенәдән үк әбигә ияреп абзар чистартырга, терлекләргә печән, башак бирергә чыга идем. Көненә ким дигәндә өч мәртәбә бит ул! Әлбәттә, хәзер авылларда тормыш башкарак, халык саны, терлек саны да кими, хуҗалык белән шөгыльләнергә яраткан кеше генә көне буе эштә. Ул яшәү рәвешен үзе билгели.

Яңадан үземә ачу килә башлады. Минем дә тормышым, яшәү рәвешем бар һәм ул язучылыкка бәйле. Әгәр ун көнгә ун җөмлә дә яза алмаганмын икән, мин кем инде? Дөрес, хөрәсән ялкавы. Мин «хөрәсән» дигән сүзнең килеп чыгышы, мәгънәсе белән кызыксынган идем. Безнең авылда моны «красна ялкавы» дип әйтүчеләр дә бар иде. «Красна» – Биектау районындагы бер авыл ул. Ялкаулыкны шул авылга бәйләп сөйлиләр иде. Ул авылда булган бар, әмма ялкаулар яши, димәс идем. Чөнки йортлар матур, төзек. Ә менә интернеттагы мәгълүмат дөреслеккә туры килә. «Хөрәсән» – бүгенге Иранның бер өлкәсе, дип язылган. Заманында анда ялкаулыкны пропагандалый торган дини секталар булган. Әлеге секталар йогынтысына бирелгән шәкертләр, мәдрәсәне тәмамлаганда тәмам «хөрәсән ялкавы»на әйләнеп, өйләренә тарала торган булганнар. Менә шул, җәмәгать, адәм баласы ниндидер гамәлләр башкару өчен яратылган, аңа тик тору килешми.

 

Менә шуларны уйлап яттым-яттым да, кулга каләм алып, күңелемдәгеләрне кәгазьгә язып куйдым әле. Ялым бушка әрәм булмасын, дидем.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре