Газетага язылу

Моңсу

Инде менә ничәнче көн кояш чыраен күргән юк. Күңелгә нидер җитми, бөтен дөньясы бер генә төскә кереп, туктап-тынып калган күк. Әле бит Җир шарында атналар, айлар буе кояш нуры төшмәгән урыннар бар, анда кешеләр ничек яши икән?

Хәер, кояш чырае күрергә гаҗиз булган җирләр Россиядә дә бар. Мин төньяк өлкәләрне күз алдында тотам. Шуларның берсе – Мурманск. Ә менә кояшлы көннәргә иң бай төбәк Бурятия икән. Уртача алганда кояш һәркөнне 7,6 сәгать буе яктырта ди. Бу кояшлы төбәк саналган Сочидагы көн озынлыгына караганда да күпкә артык. Әллә Бурятиягә китәргә инде? Шунда төпләнеп калырга димим, үзебездә кояшлы көннәр артканчы яшәп алырга дим. Бурятия башкаласы Улан-Удэ яктылыкта яши, рәсми үк булмаса да, аны «Россиянең кояшлы башкаласы» дип йөртәләр икән. Шулай дип язып чыкмаган булсалар, моңа ышанмас та идем. Чөнки үзебезнең республика турында «кояшлы Татарстан» дигән сүзләр шактый еш ишетелә. Ә гомумән алганда, Россиянең кайбер шәһәрләрендә кояшлы көннәр елына 300 гә җитә ди. Ә Татарстанда 272 көн икән. Тәрәзәдән урамга карыйм да, бу сан кимемәс микән, дип курка башлыйм. Озакка китте караңгы көннәр, озакка... Белүемчә, сусыз, һавасыз, кояшсыз яши торган җан ияләре дә бар. Алар – нигездә, суалчаннар. Синең сулаган һаваңа, эчкән суыңа төкереп тә бирмичә, җир астында яшәп яталар. Кеше өчен җир астында юллар юк шул, кирәкләре дә юк.

 

Кояшлы көннәрне сагынып, тәрәзәгә карыйм да, моңланып, җыр сузган булам:

Якты көн, сабырлык бир миңа,

Гомеремә җитәрлек.

Шатлыгымнан шашынмаслык,

Кайгымны юк итәрлек...

 

Бу җырны хәзер җырлаучы да юк бугай. Хәер, һәркем адым саен дигәндәй башкара торган җыр түгел шул ул. Үзенә күрә яшәү гимны сыман, якты көннән бәхетле озын гомер сорау бу. Сүзләрен якташым Гариф абый язган иде, музыкасы телевидениедә бергә эшләгән талантлы кыз, композитор Мәсгудә Шәмсетдинованыкы. Күңелемә якын кешеләр алар. Моңсуланганда шул җырны көйлим һәм дөньяларым яктырып киткәндәй була. Татар юкка гына: «Җырлап ачылмаса күңел, мәңге ачылачак түгел», – дип җырламый шул. Бу сүзләр шагыйрьнеке түгел, халыкныкы. Без яшь чакта шулай җырлап, урам әйләнә идек. Татар җырның кеше тормышындагы урыны турында әнә шулай кыска гына, оста гына итеп әйткән дә биргән. Безнең моңыбыз да – кайгыларны тарата торган, күңелдә яшәү гаме уята торган моң. Җырлап яшәргә язсын!

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре