Заманында Туфан ага Миңнуллин авылны аерым бер мөстәкыйль дәүләт белән чагыштырган иде. «Өстән көчләп тагылган законнарга буйсынырга мәҗбүр булса да, яшәү рәвеше үзенчә гореф-гадәтләргә, әхлакый нигезгә корылган», – дигән сүзләр әйткән иде ул. Кайчак уйлап-уйлап торам да, Туфан ага сурәтләгән мондый авыл киләчәктә юкка чыкмас микән, һәм татар дигән милләт тә бетмәс микән, дип икеләнә башлыйм. Авыл бетү – гореф-гадәтләрнең, әхлакый нигезнең дә юкка чыгуы була түгелме соң инде ул?
Соңгы елларда «Авылга кайткан бармы?» дигән сорауга: «Безнең авыл бетте бит инде ул», – дип җавап бирүләр дә ишетелгәли. Сирәк булса да, чыга андый сүзләр, сыкранган күңелдән саркып чыга. Минем танышлар арасында беткән авыл нигезенә, йә аның зиратына кайтып, догалар укып килүчеләр дә бар.
Ә менә әхлакый нигезебез нишләр? Шәһәр тормышы безгә нинди тәрбия бирер? Дөрес, бу дөньяда үз кыйбласын, яшәү рәвешен билгеләү кешенең үзеннән тора. Әмма әйләнә-тирә мохит барыбер йогынты ясамый калмый. Шәһәр тормышын тәнкыйтьләргә җыенмыйм. Шөкер, әйбәт яшибез, тик шәһәр әхлагы барыбер икенчерәк. Мәсәлән, «олыны – олы, кечене кече итү» дигән сүзләрнең мәгънәсе шәһәрдә бераз төссезләнә-югала сыман. Кешеләрнең үзара мөнәсәбәте дә үзгәрәк.
Бер кызык хәл искә төште әле. Казанга, университетка керү имтиханнары бирергә килдем. Үзем кебекләр белән шәһәр урамнары буйлап йөрибез. Каршыга килгән кеше күтәрелеп караса, аның белән исәнләшәм. Дуслар көлә, «Танышыңмы әллә?» – диләр. «Юк, – дим, – мин бит – авыл малае, кеше белән гел исәнләшеп өйрәнгән». Бу гадәтем бүген дә яши. Сәлам кайтаручы да, аптырап караучы да бар. Ә миңа кеше хәлен сорашу рәхәт. Шулай исәнләшүдән танышып китеп, дуска әйләнгән очраклар да бар. Нигә йомылып яшәргә, без бит – авыл малае. Ә безне «деревня» дип мыскыл итәргә, түбәнсетергә теләүчеләрне авыл «мәктәбе»н узмаган наданнар дип саныйм. За грубысть извиняйти, кәнишне, әмма авылга кайтып килгәч, күңелем тагын да сафланып, чистарып китә кебек. Ә сезнең ничек? Авылга кайткан бармы?
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез