Газетага язылу

Кем – баш та, кем – түш?

Кайбер ирләр сүз арасында: «Хәзер дөнья хатын-кыз кулында», – дип кыстырып куярга ярата. Бөтен нәрсәгә «баш һәм түш» булу җенестән генә торамы икән?

Тарихка күз салсак, хатын-кыз гомер буе, туры һәм күчмә мәгънәдә, гаилә учагын саклау белән шөгыльләнгән. Өй эшләрен башкарган, бала тәрбияләгән. Гаилә бит инде ул – җәмгыять дигән сүз. Димәк, хатын-кызсыз дөнья сансыз булып чыга. Шул ук вакытта, кайбер илләрдә ирләр хатын-кыз вазыйфасын башкара дип тә ишеткәнем бар. Хәтта, хатын бәбиләсә, бала тәрбияләү өчен декрет ялын нәкъ менә ирләр ала икән. Булыр, булыр, һәрвакыт үсештә-үзгәрештә булган җәмгыятьтә ниләр генә килеп чыкмас. Бүген инде төрле оешмаларны хатын-кыз җитәкләве безне шаккатырмый. Гүзәл затларыбыз хәзер зур сәясәткә дә кереп китте. Моңа хәтле без дәүләт хәтле дәүләтне җитәкләгәннәрдән Индира Гандины гына белә идек. Ә хәзер әнә немец сәясәтчесе Урсула фон дер Ляйен Европа комиссиясен җитәкли. Кая Каллас – Эстония тарихында хөкүмәт җитәкләгән беренче хатын-кыз. Һәм, ни кызганыч, Россиягә каршы сәясәтне хуплаучы җитәкче. Әлбәттә, Балтыйк буе республикалары безне гомер-гомергә өнәмәделәр, СССР вакытында моны ачыктан-ачык сиздермәделәр генә. Ә хәзер әнә ниләр генә кыланмыйлар. Әлеге дә баягы Кая Каллас Россияне кан дошманы итеп күрә. Аныңча, без Эстониягә генә түгел, Европаның күп кенә дәүләтләренә сугыш белән яныйбыз икән. Бүген Европа иминлеге агентлыгын җитәкләгән бу ханым югары дәрәҗәдәге бөтен җыеннарда халыкны Россия белән куркытып чыгышлар ясый. Кайчак ул тиктомалдан: «Каравыл!» – дип кычкырган кешене хәтерләтә.

 

Бу ике ханымга: «Их, кызлар, нигә коткы таратасыз?» – дип әйтәсе килеп китә. Әлбәттә, гүзәл затларыбыз зур сәясәттә катнашсыннар, ил белән идарә итүгә дә өлеш кертсеннәр. Миңа бу якты дөньяга яшәү биргән хатын-кызларның үлем белән шаярулары гына аңлашылып бетми. Йә үзем надан, йә аларга җитеп бетми. Бәлки аларга Ходай тарафыннан бирелгән вазыйфа белән күбрәк шөгыльләнү мәслихәттер, дөньяга тормыш бүләк итсеннәр. Бер-бер артлы зур кәнәфи артына басып, сугыш белән куркытудан кемгә файда? Ә менә зыяны күп. Бүген танышларым арасында: «Дөньялар никтер тыныч түгел хәзер, әйеме? – диючеләр күбәйде. Бу юлларны үзем дә күңел тынычсызланудан яздым.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре