Бу хакта психолог Гөлназ Әхмәтҗанова белән сөйләштек.
– Бурычларны, гадәттә, финанс белем җитмәүгә бәйлиләр. Әмма даими рәвештә бурычка кереп яшәүнең психологик сәбәпләре дә булырга мөмкинме?
– Әлбәттә. Әмма монда ике төрле очракны аерырга кирәк. Кредит авыру, эшсез калу, аерылышу һәм башка объектив сәбәпләр аркасында да барлыкка килергә мөмкин. Ә кайбер кешеләр исә даими рәвештә бурычка керә, бер кредитны икенчесе белән каплый. Мондый очракта сәбәпләр балачакка барып тоташырга мөмкин.
Мәсәлән, баланы артык кайгыртып, һәрвакыт яклап торганнар икән, ул үскәч тә шуны эзли. Бурыч исә аңа гадәти бәйлелек халәтендә калырга мөмкинлек бирә: «Кем дә булса ярдәм итәр, кем дә булса хәл итәр». Моның артында еш кына җаваплылыктан, ялгышудан курку ята.
Моннан тыш, сатып алулар борчылу, ялгызлык, ачу яки бушлык хисен басу чарасына әверелергә мөмкин. Кеше бу очракта әйбер генә сатып алмый, ә вакытлыча эмоциональ җиңеллек тә ала.
– Ни өчен берәүләр бурычларын тизрәк түләргә тырыша, ә икенчеләр еллар буе шул хәлдә яши?
– Кайвакыт кеше бурычлы булу халәтенә ияләшә. Балага гаиләдә еш кына: «Син безгә бурычлы», «Без сиңа барысын да бирдек», – дип әйткән булсалар, бу хис аның өчен гадәтигә әверелергә мөмкин.
Икенче очракта кеше барысы да үзеннән-үзе җайланыр дип өметләнә. Янәсе, акча килеп чыгар, тормыш яхшырыр. Иске кредитны ябу өчен яңасын ала, әмма тормышын үзгәртергә тырышмый.
– Әти-әнинең акчага мөнәсәбәте баланың киләчәк тормышына ни дәрәҗәдә йогынты ясый?
– Бала әти-әнисенең әйткән сүзләрен генә түгел, аларның акча белән ничек эш итүен дә үзенә сеңдерә. Гаиләдә гел: «Акча юк», – дип әйтәләрме, һәр нәрсәдә акчаны янга калдырырга тырышалармы яки, киресенчә, даими бурычка кереп яшиләрме – бала боларның барысын да гадәти тормыш рәвеше буларак кабул итә.
Шуңа күрә төрле гаиләләрдә үскән ир белән хатынның кредитларга мөнәсәбәте дә төрле булырга мөмкин. Берсе өчен бурыч проблеманы хәл итүнең гадәти юлы булса, икенчесе өчен ул – борчылу чыганагы.
– Кайберәүләр үзләренең бурычларын «оныталар». Моның сәбәбе нәрсәдә?
– Бу кайчак инфантиль позициягә бәйле булырга мөмкин: «Соңыннан эшләрмен әле», «Көтәрләр», «Минем искә төшерерсез». Кеше җаваплылыкны кемгә дә булса тапшыра кебек. Шуңа күрә монда бурычның үзенә генә түгел, кешенең үз сүзенә һәм вәгъдәләренә булган мөнәсәбәтенә дә игътибар итәргә кирәк.
– Бурычлардан чыгу нәрсәдән башлана?
– Кеше үзенә үзе: «Мин бүтән болай яшәргә теләмим», – дип әйткән мизгелдән. Шул ук вакытта үзеңне гаепләүдән һәм кимсетүдән туктарга кирәк. «Мин – начар, җавапсыз кеше», – дип уйларга ярамый. «Ни өчен мин шулай эшлим? Бу миңа нәрсә бирә?» кебек сорауларга җавап табарга кирәк. Бәлки бурыч кешегә җаваплылыктан качарга, ярдәм алырга, борчылу яки ялгызлык хисен кичермәскә мөмкинлек бирәдер. Бурычка керүдән туктагач, кеше бу хисләрне башка юл белән кичерергә өйрәнергә тиеш була.
Тагын бер мөһим күнекмә – ихтыяҗ белән импульсны аера белү. Кайчак безгә яңа әйбер бик кирәк кебек тоела. Ә чынлыкта исә безгә кем беләндер аралашу, ярдәм кирәк булырга мөмкин.
– Димәк, мондый финанс сценариен үзгәртергә мөмкин?
– Әйе, әмма һәр кешенең юлы үзенчә булачак. Сүз, мәсәлән, шопоголизм кебек бәйлелек турында бара икән, аның дәрәҗәсен билгеләп, белгеч белән эшләргә кирәк.
Теләсә кайсы очракта да кеше чынбарлыкта яшәргә өйрәнергә: финансларын исәпләргә, үз мөмкинлекләрен бәяләргә һәм үз карарлары өчен җаваплылык алырга тиеш.
– Әти-әниләр үзләренең финанс хаталары балаларына күчмәсен өчен нәрсә эшли ала?
– Иң элек үзеңнән башларга кирәк. Әйткәнемчә, балалар әти-әнисенең акча белән ничек эш итүен күрә һәм шул тәртипне үзләштерә.
Бала белән акча турында сөйләшергә, гаиләдәге кагыйдәләрне аңлатырга, кесә акчасы бирергә һәм аны мөстәкыйль тотарга өйрәтергә кирәк. Бала акчасын шунда ук тотып бетерә икән, аңа яңадан акча биреп тору мәҗбүри түгел. Ул акчасын планлаштырырга өйрәнергә тиеш.
– Ни өчен «Хәзер сатып ал, соңрак түлә» дигән принцип шулкадәр җиңел эшли?
– Чөнки без ләззәтне хәзер үк алабыз, ә җаваплылыкны киләчәккә күчерәбез. Товарның тулы бәясе кечкенә айлык түләүгә әверелә дә, кеше инде сатып алу бәясен түгел, ә хәзер түли ала торган сумманы чагыштыра башлый. Шулай итеп, сатып алу белән түләү арасында психологик аерма барлыкка килә. Бүгенге ләззәт мөһимрәк булып тоела, ә киләчәктәге финанс авырлыгы әллә ни сизелми. Шуңа күрә куллану кредиты бик җиңел чишелеш кебек күренә. Әмма бүгенге ләззәт артында барыбер иртәгәге бурыч кала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез