Газетага язылу

Белемгә юл: Рөстәм Миңнеханов мәгариф оешмалары җитәкчеләренә мәктәп автобуслары тапшырды

Халыкара укытучылар көнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгариф оешмалары җитәкчеләренә 59 яңа мәктәп автобусы тапшырды.

Белемгә юл: Рөстәм Миңнеханов мәгариф оешмалары җитәкчеләренә мәктәп автобуслары тапшырды

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 901 автобус исәпләнә, алар 963 маршрут буенча 31 меңнән артык баланы укырга йөртә. «Безнең автопарк федераль программа нигезендә уңайлы мәктәп автобуслары белән тулыланып тора. Бүген без тагын 59 транспорт җибәрәбез, – диде Татарстан Рәисе. – Яңа автобуслар – балалар иминлеге һәм уңайлылык ул. Мәктәпкә бару һәм өйгә кайту юлы ышанычлы булганда, әти-әниләрнең дә күңеле тыныч».

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдергәнчә, 2020–2025 елларда мәктәп транспортын яңарту өчен 1,9 миллиард сум акча бүлеп бирелгән, 707 автобус сатып алынган. «Мәктәп автобуслары паркын яңарту балалар иминлеге өчен кирәк», – диде министр.

Актаныш районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Раниза Шакирова һәр балага тигез мөмкинлекләр тудырылганы өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. «Һәр районга озатылачак автобуслар – укучылар турында кайгыртуның ачык бер мисалы. Алар гади генә транспорт түгел. Бу – балаларның яңа белем үрләренә, олимпиада, ярышларга уңайлы юл ачылу дигән сүз», – диде ул.

Балык Бистәсе районына быел бер автобус кайтачак. Гомумән алганда, 16 автобус 600 гә якын баланы мәктәпкә илтә икән. «Яңа транспорт балалар өчен шартларны тагын да яхшырта. Алга таба башкаларын да алыштырырга мөмкинлек булыр дип өметләнәбез», – ди район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре