Яшьлегендә читкә китеп яшәгән ул. Олыгайгач, туган якларына күченеп кайткан.
– Бик рәхмәтле бабаем ул. Килүемне сагынып көтеп тора. «Улым бар минем», – дип сөйли ул. Әмма аны бер дә күргәнем булмады. Дөресрәге, бабай янына кайткан кеше юк. Күңеле белән баласын көтсә дә, миңа алай сиздерми инде. Аның күңелен юатырга тырышам, рәхәтләнеп сөйләшәбез. Олыгая барган саен, аралашасылары килә. Бабаем камыр ризыгын ярата. Әле менә беркөнне генә коймак пешереп алып бардым, – ди Гүзәл. – Олыгаю тиз. Әле кайчан гына үзебез дә япь-яшь идек. Гомер дигәне сизелми дә уза икән. Мин алар кебек булмам, дип әйтергә дә ярамый. Һәркемнең – үз язмышы, үз гомер көзе. Күбесенең баласы шәһәрдә яши. Кайберләре әти-әнисен үзенә чакыра. Әмма әби-бабайларны анда алып китү – читлектә яшәтү белән бер ул. Әнә шуңа да алар үз авылын, үз нигезен ташламый. Арада бер кешесе булмаган ялгызлар да бар. Аларга да гомер кичергән үз туфрагы якын, – ди Гүзәл. – Өлкәннәр белән эшләр өчен сабырлык кирәк. Һәрберсенең үз холкы бар. Көйләреннән генә торсаң, эшләп була.
…Биштәрең буш булмасын, дип әйтәләр бит әле. Берәү дә бу дөньядан биек йортын да, кесә тулы акчасын да, кыйммәтле машинасын да алып китә алмый. Аны бары тик игелекле гамәлләре генә озатачак. Ә алар күп булсын иде. Биштәребез буш кала
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез