Газетага язылу

100 яшен каршылаучы Рәбига әби: «Юбилейга бүләк кирәкми»

Азнакай районының Сөендек авылында гомер итүче Рәбига Шәйхетдинова шушы көннәрдә 100 яшен бәйрәм итә. Дүрт баласы, кияү-киленнәре, онык-оныкчыклары, әбиләрен котлап, туган йортка җыелачак. Барысы да әбиләрен, нәрсә бүләк итик, дип аптырата икән бу арада. Әбекәй берни көтми, бар якыннарының бергә җыелуы – аның өчен үзе зур бүләк.

100 яшен каршылаучы Рәбига әби: «Юбилейга бүләк кирәкми»

– Ноябрь аена кергәннән бирле инәйдән гел: «Нәрсә алып бирик?» – дип сорыйм. Ә ул болай ди: мин киткәч, ул әйберләрне нишләтерсез? Әмма күңеле белән нидер көткәнен беләм инде мин. Сиздерми генә үзе. Инәйне кадерләп кенә яшәтү түгел, тагын да сөендерәсебез килә. Гомерен безгә багышлаган ана бит ул, – ди төпчек кызы Вәсилә апа. – Инәй мәктәптә 7 ел укыганнан соң, тракторчылар курсында белем ала. Аннары колхозда эшли башлый. Гомеренең 15 елын шушы һөнәргә багышлый. Олы кызы Кәтифә апа тугач, эшен алыштырырга туры килә. Фермада механизатор булып эшли башлый. Әтием Нурулла белән дүрт балага гомер бирә алар. Апам Кәтифә артыннан Кәшифә, аннары абыем Илгизәр, соңрак мин туганмын. Тик безгә әтиле булып озак яшәргә язмаган. 1967 елда ул бакыйлыкка күчкәндә, иң олы апам 4 нче класста укый, миңа нибары 5 яшь иде. Шуннан соң инәебезгә әти дә, әни дә булырга туры килде.

Дүрт баланың өчесе Азнакайдагы интернатта укый. Кызлар атна буе шунда яши, ялларга авылга кайталар. Илгизәрләре исә авылда белем ала. Рәбиганың башка чарасы калмаганга шулай эшләнә бу.

– Инәй миннән: «Сезне янымда үстерә алмадым, кызым, үпкәләмисезме?» –  дип, еш сорый. Кая үпкәләү ди инде? Киресенчә, без аңа бик рәхмәтле. Беренчедән мөстәкыйль тормышка өйрәндек, икенчедән русча белеп үстек. Тамак тук, өстебез бөтен булды, – ди Вәсилә апа. – Әниебез гомер буе ирләр эшен башкарды. Ирсез яшәү дә җиңел булмады. Хәзер ул бөтенесен искә төшереп сөйли. Үткәннәрен тыңласаң, ирексездән күздән яшь ага. Өй түбәсен ябарга калай сорап, колхоз идарәсенә бара – бирмиләр. Малларга салам кирәк дип килгәч тә, юк, дип кире боралар.

Ике авыл арасын кычкырып елап кайткан чаклары күп була аның. Үз хәлен үзе генә белгәндер инде.

Әтидән яшь калу, өстәвенә дүрт баланы аякка бастыру җиңел булмагандыр. Инәйнең йөзенә кызыллык китереп яшәмәдек. Апаларның берсе – Ижауда, икенчесе Пензада яши. Абыем белән мин авылда. Дөрес, башта ирем белән без дә, бәхет эзләп, читкә киткән идек. 1994 елда авылга кайтып, төп йортыбыз каршысына өй салдык. Инәй гомер буе абыем һәм җиңги тәрбиясендә яшәде. 2019 елда апаларым кунакка кайткач, бездә җыелыштык. Инәй дә кергән иде. Шул көннән соң бездә яшәде дә калды инде. Кайда торса да, аңа җылы караш, тәмле ризык, кадер-хөрмәт.

Рәбига әби, моннан өч ел элек егылып, бот сөяген сындырган булган. Шөкер, Әлмәт табиблары операция ясап, әбине аякка бастырган. Таяк белән дә йөрисе килми икән әле үзенең. Балалары кушканга гына, ходункига тотынырга ризалашкан.

– Инәй бернидән зарланмый. Үз йомышын үзе үтәп, беркемгә дә борчу китермичә яши. Соңгы елларда күзләре генә начарланды. Гомер буе китап, газета укыды. Дөнья яңалыкларын әле дә аннан ишетеп беләбез. Телевизор карый, радио тыңлый. Бар хәбәрне дөрес итеп, саннары белән әйтеп бирә. Аллаһы Тәгаләгә адым саен рәхмәтен укый ул. Озак яшәгәнен дә белә, шуңа сөенә дә, – ди Вәсилә апа. – Ә без, балалар, әнинең озын гомерле булуын үзебезчә аңлыйбыз. Әтисез үскәнгә күрә, әле дә әни җылысын тоябыздыр инде, дибез. Инде үзем онык сөйсәм дә, әни кирәк. Барыбызны бергә җыеп, туганлык хисләрен саклатып яшәтә ул. Бүләк дигән идек бит әле, чынлап та, әнигә инде берни кирәкми. Мин аңа сәламәтлек бирер идем, ә ул сатылмый. Шуңа аның күңелен дәвалап яшәргә тырышабыз.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре