Газетага язылу

СВОда һәлак булган Илшатның әнисе: «Үзе кайтмаса да, исеме кайтты...»

Актанышта яшәүче Илшат Галиев 2022 елның июлендә махсус хәрби операциягә китә. Армиядә десантчы булып хезмәт иткән егетнең сүзе бер була: без бармасак, илне кем саклар? Әнисе дә, хатыны да каршы килми. Илшатның холкын яхшы белә алар: әйтә икән, эшли!

СВОда һәлак булган Илшатның әнисе:  «Үзе кайтмаса да, исеме кайтты...»
Фото: шәхси архивтан

– Улыма 38 яшь иде. «Алга» батальонында хезмәт итте. Өч ел ярым алгы сызыкта булды. Шул вакыт эчендә өч тапкыр контузия алды, ике тапкыр кулы яраланды. Әмма бер дә зарланганын ишетмәдем. Мактана да белмәде ул, бигрәкләр дә гади егет иде. Беркайчан да андагы хәлләрне сөйләмәде. Ялга кайткан вакытында кылларын тартып, сораштырып та карадым – ник бер сүз әйтсен...  «Бар да яхшы», – дип кенә торды, – дип сөйли әнисе Фәнирә ханым.

Илшатның: «Бабайлар исән кайткан, мин дә исән-имин кайтырмын», – дип әйткән сүзләренә әнисе ышанмыймы соң инде?! Әни күңеле матур күрешүләрне көтеп яши. Әмма насыйп булмый...

– Быел 2 гыйнварда улым минада шартлады. Гаиләсе, ике баласы калды. Санчастька барганда юлда үлгән. Баштан әллә нинди уйлар уза, күз алдына китереп, сорауларга җавап табарга тырышам. Канын туктатыр өчен тәненә жгут та салып булмагандыр инде аның... – дип, әнисе уйлары белән ерак җирләрне әйләнеп кайта. –  Әле ярый гәүдәсен озак көтмәдек. 13 гыйнварда инде алып кайтып җирләдек. Балам белән хушлашырга килүчеләр урамга сыймады. Шулкадәр хөрмәт иткәннәр икән...

Фәнирә ханым Галиева –  Татарстанның атказанган укытучысы. Ире белән ике ул тәрбияләп үстергән алар. Икесе дә армия сафларында хезмәт итеп кайта. Әти-әниләре улларын чын егетләр итеп үстерә. Курку белмәс егетләр итеп.

– Улымның исемен мәңгеләштерү йөзеннән, ул уйнап үскән төп йортта «Хәтер тактасы» ачылды. Шунда килгән кешеләр арасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев та бар иде. Аның улым хакында әйткән сүзләре йөрәгемә үтеп керде. «Намуслы, тырыш, кыю егет булды Илшат. Иң авыр эшләрне беренчеләрдән булып үз өстенә ала торган иде, курку белмәде», – диде. Бу чынлап та шулай. Мин аның шундый ватанпәрвәр булуына сокландым да. Баламның үлемен кичерү авыр булса да, мин аның батырлыгына сокланам, – ди Фәнирә ханым. – Улымның бик күп медальләре калды. Уллары өчен әтиләре – бик зур өлге, батырлык үрнәге. Олысына – 23, кечесенә 8 генә яшь әле. Киленем Альбина белән бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, шулкадәр дус-тату яшиләр иде. Кызганыч, улыбызның гомере кыска булды менә. Инде бер теләк: Илшатның иптәшләре әниләре янына исән-сау әйләнеп кайтсын иде. Ана өчен баласын салкын җиргә салудан да авыры юк. Йөрәк кенә чыдасын! Батырларны онытмау яшь буынга үрнәк булып тора. Илшатның исемен мәңгеләштергән элмә такта аның туган йортын бер өлеше хәзер. Үзе китсә дә, даны яши. Илшат кайта алмаса да, исеме кайтты!

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре