Газетага язылу

«Миндә начар чир барлыгын белгән көнне хыянәтче ирем шалтыратып, өйгә кайтырга теләвен әйтте»

Фәридә моннан 15 ел элек иренең хыянәт иткәнен белеп ала. Кем белән әле! Кайчандыр дус булып йөргән якын кеше керә ир белән хатын арасына. Әмма балалар да бар бит әле. Шулар хакына гаиләсен саклап калырга тырыша хатын.

«Миндә начар чир барлыгын белгән көнне хыянәтче ирем шалтыратып, өйгә кайтырга теләвен әйтте»
Фотолар: шәхси архивтан

Тик тешне кысып сабыр итү, барысына да түзәргә тырышу, бар булганны эчкә җыю эзсез узмый – язмыш аңа да, иренә дә зур сынау әзерли. Фәридәгә яман шеш диагнозы куялар, озак та үтми, ире Ринатны кулга алалар.

– Ирем белән Түбән Камада таныштык. Гаиләләре белән Кыргызстаннан Татарстанга күченеп кайтканнар иде. Үлеп гашыйк булдым һәм 20 яшемдә кияүгә дә чыгып куйдым. Тормышыбыз бик матур башланды. Гомер буе шулай булыр дип уйладым. Ә бер көнне арабызга чит хатын килеп керде. Мин ул вакытта икенче сабыем белән авырлы идем, – дип сөйли Фәридә. – Чәчтараш булып эшләүче танышыбыз янына ияләште Ринат. Баштарак аны-моны уйламасам да, аралар көннән-көн суына барды. Әмма иремне кешегә бирәсем килмәде. Авыр булса да, хыянәтен кичердем. Кабат сулга борылмас, дип өметләндем. Кая ул: ике арада йөрүен дәвам иттерде. Быел исә ирем өйдән чыгып китәргә теләвен әйтте. «Фатир сиңа, йорт миңа була, анда без яңа хатыным белән торачакбыз», – диде. Мин фатирны бикләп, ике баламны ияртеп, йокы киеменнән йортыбызга чыгып чаптым. Икәү тапкан малны чит хатынга калдырыйммы? Ирем күнде. Аерылышу турында башка сүз чыгармады. 

Нәкъ менә шул көннәрдә Фәридәнең дус кызы Лаеш районында пекарня ачарга җыенуын әйтә. Фәридәне эшкә чакыра. «Кеше арасында онытылырсың, күңелең күтәрелер», – ди ул. Сатучы булып эшләр өчен медицина күзәтүе узып кайтырга куша. Ризалаша Фәридә.

– Теләр-теләмәс кенә сырхауханәгә киттем. Хатын-кызлар табибына кердем. Ә ул мине карады да, тагын бер кат күренергә кушты. «УЗИ уздырыйм әле, сезнең өчен бик борчылдым», – ди бу. Тагын кабинетка кереп киттем. Ә анда берничә табиб миндә яман шешкә охшаш әйбер күрделәр, – ди Фәридә. – Ун көн эчендә бирмәгән анализ калмады. Иң куркытканы биопсия иде. Миндәге шешнең чынлап та куркыныч икәнлеген раслаган нәтиҗә килде. Аяк астында җир убылгандай булды. Ярый әле улым өйләнгән, үз гаиләсе белән яши. Әле бит минем алма кебек ике кызым бар. Берсенә – 15, икенчесенә 13 кенә яшь. Ул чактагы хисләремне үзем генә беләм. Ир дип елаулар, төшенкелеккә бирелеп, дөньядан ваз кичүләр нәтиҗәсе инде бу.

Күп тә үтми, Фәридәгә операция ясыйлар. Шештәге яман күзәнәкләрнең яңа гына килеп чыккан вакыты була. Табиблар Фәридәнең вакытында килүен әйтә. Әлегә тагын берничә анализ нәтиҗәсен көтәләр. Ә аннары инде, чир таралмасын өчен, нурланыш алырга кирәк булачак.

– Сынау ялгыз гына килмәде. Миндә начар чир барлыгын белгән көндә ирем, шалтыратып, өйгә кайтырга теләвен әйтте. Кертмим, дидем. Иртәгәсен аны кулга алдылар. Әлегә тикшерү бара. Законлы хатын булгач, бөтен җиргә мине чакыралар. Ирем хәзер берәүгә дә кирәкми. Мине ташлама дип ялына, – ди Фәридә. – Ә ташлыйсы калган. Теге вакытта ук. Хыянәтен белүгә, иргә ябышасы калмаган икән. Күпме йокысыз төннәр, күпме борчу, күз яшьләре. Куркыныч диагноз! Хәзерге акылым булса, мин башкача эшләр идем. Тик инде артка юл юк. Аллаһы Тәгалә мине чир белән сынады, ә иремне, берәүгә дә булмасын дигән, күрәсең.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре