Газетага язылу

“Гомере буе газета дип яшәде”

“Гомере буе газета дип яшәде”

“Яшибез әле!”. “Ватаным Татарстан”ның элеккеге баш мөхәррир урынбасары Нургали Булатов моннан бер ай элек кенә әнә шулай, дигән иде. Берничә ел яман чир белән көрәшкәненә карамады, яшисе килү теләге зур иде аның.

 Нургали абый – минем юлыма тормышымның иң авыр чакларында очрады. Дөресрәге, университетның 3 курсында укыганда мине “ВТ” га практикага җибәрделәр. Коридор тулы исемнәре бөтен дөньяга таныш апа-абыйлар. Уңайсызланып кына баш мөхәррир урынбасары ишеген шакыйм. Ә ул әйтерсең мине көткән! Шул арада кер әйдә, кайсы як кызы буласың, дип каршы алды. Беренче көннән үк эшләтте ул мине. Үзе ат шикелле эшләде, мине дә тик тотмады. Ул елларда бер санда әлә ничә язмам дөнья күрә иде. Яшь журналистка юл күрсәтүне авырсынмады. Әтисез икәнемне белгәч, бөтенләй үз канаты астына алды. Бер генә авыр сүз ишетмәдем.  Кеше алдында да, артында да кимсетмәде. 22 яшьлек кыз булсам да,  миннән олырак апа-абыйлар эшләгән коллективка бик тиз ияләштем.

 Тормышта төрле чаклар булды. Авылдагы әтиемнең апасының хәле авыр икәнен белүгә үк, Нургали абый мине эштән кайтарып җибәрде. “Күчтәнәчкә акчаң бармы?”, дигән иде. Ул эштән киткәч тә, арабыздагы җылылык югалмады. Аның белән генә түгел, кызлары Гүзәл һәм Наилә апалар белән дуслаштым. Нургали абыйның колаклары ишетми башлагач, бөтен хәбәрләшү кызлары аша иде. Ә Нургали абыйның  ике кыз белән ничек горурланганын белсәгез иде! Кызганыч, ковидтан соң Гүзәл апаның сәламәтлеге какшап, вафат булды. Кызы Наиләнең ире дә кинәт кенә үлеп китте. Янәшәсендәге Наиләсенә бигрәк тә рәхмәтле булды ул.

 – Карале, Гөлгенә, Наилә апаң нинди матур! Кызлар шикелле әле. Пенсиягә дә чыкмаган үзе”,  – дип сокланыр иде. Ике кызына да дөрес тәрбия биргән, аларны укыткан кеше иде ул. Үзе дә балаларның игелеген тоеп, аларның тәрбиясендә бакыйллыкка күчте. Моннан бер ай элек Наилә апа мине үзләренә чакырды. Бер сүзе җитте, бөтен эшне ташлап, аларга киттем. Нургали абый мине бик сагынган иде.

 Наилә апа әтинең инде ашавы да кимеде, чәй дә эчми, дисә дә, кара-каршы утыргач, алдындагы ризыкка үрелде әле Нургали абый. Рәхәт итеп сөйләштек. Дөресрәге, ул сорый, мин йә кул һәм авыз белән аңлатам, йә инде язып бирәм. Редакция хәлләрен сорашты, газетасыз яши алмыйм, бер хәрефен дә калдырмыйча укып торам, диде.

Көчле рухлы, чын ир-ат иде! Беркайчан да бирешмәде, зарланмады.  Аны соңгы юлга озатырга килүчеләрнең барысы да аңа булган ихтирамын җиткерде. “Ватаным Татарстан”ның элеккеге мөхәррире Габделхак Шәмсетдинов аның белән бергә эшләгән чакларын искә төшерде.

– Аңлашып эшләдек, – диде ул. – Нургали Булатов татар генералларын туплап, китаплар чыгарган кеше ул. Моңарчы бу теманы берәү дә күтәрмәде. Әле дә татар генераллары турында язучы юк. Бу эшне дәвам итәргә иде.

Хезмәттәшебез Габделбәр Ризванов Нургали абыйның кешелекле булуын, җаны-тәне белән газета өчен тырышуын әйтте.

– Татар матбугаты өчен зур өлеш керткән кеше ул. Яшьләргә дә, өлкәннәргә дә хәерхаклы булды, – диде.

 Озак еллар бергә эшләгән, хәзер лаеклы ялдагы элеккеге хезмәттәшебез Зөфәр Талипов Нургали абыйга ихластан рәхмәтен җиткерде.

– Андый кеше башка юк. Без аның белән бер чорда эшләдек. Сүзләребез дога булсын, – диде ул.

 Нургали абыйның үзенең васыяте буенча туган ягында Теләче районының Алан авылында җирләделәр. Җеназага район башлыгы Айрат Фәтхуллин да килгән иде. Нургали абый турында бик җылы сүзләр әйтеп, аңа туган ягын данлаган өчен рәхмәтен җиткерде.

Кызы Наилә исә, әтисен зурлап соңгы юлга озаткан һәркемгә рәхмәтен җиткерә. Күңелдәге бушлыкны берничек тә аңлатырлык түгел, ди ул.

– Әни үлгәндә, без әле күп идек. Гаиләнең тулы чагы. Минем янымда ирем, сеңлем, киявебез, әтием бар. Аннары иремне югалттым. Әти белән Гүзәл терәк булды. Әти белән икәү бергә Гүзәлнең дә үлемен күтәрә алдык. Ә хәзер мин бөтенләй ялгыз калдым. Әтием миңа иптәш иде. Әле үзенең дә яшисе килде. Язларга кадәр генә торсаң иде дия идем. Тик булмады. Авыруы әтине шундый тиз алып китте. Авылда җирләнүенә дә сөенәм. Кайткан саен әти дип кайтырмын инде, – ди Наилә апа.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре