Газетага язылу

Психолог Гөлназ Галиева: «Үз эчендә казынучының тормышына зыян килә»

Уйлар – котылгысыз нәрсә. Начарлары да, яхшылары да. Алар безнең тормышны яхшы якка да, начар якка да үзгәртергә сәләтле. Уйларны ничек йөгәнләргә? Йөгәнләп буламы, гомумән? Ни өчен йокларга яткач безне хафалы уйлар биләп ала? Бертуктаусыз уйлану, үзеңдә казыну нәрсәгә китерергә мөмкин?

Психолог Гөлназ Галиева: «Үз эчендә казынучының тормышына зыян килә»
Фото: социаль челтәрдән

Бу һәм башка сорауларга җавап табарга клиник психолог Гөлназ Галиева ярдәм итте.

– Нинди кешеләргә һәрвакыт үзләрендә казыну, үткәннәрне анализлау, һаман саен үзләрен тәнкыйтьләү хас?

– Игътибарын бер нәрсәдә «тоткарлаган» шәхес төре бар (застревающий тип личности). Алар еш кына үз-үзләрендә казына, үз-үзләрен тәнкыйтьли, эчтән «ашый», игътибарны җиңел генә башка нәрсәгә күчерә алмый. Ә бар ниндидер зур стресс яки тетрәндергеч вакыйгадан соң үз эчләрендә казына, үзләренә бәя бирә башлаган кешеләр. Кимсетелгән, нахак сүз ишеткән, кире кагылган яки ялгыз калганнар. Алар үзләрен яхшы яки начар, идеаль яки идеаль түгел, лаеклы яки лаеклы түгел кебек категорияләргә бүлеп бәяли башлый.

Ә иң куркынычы – болай да үзләрендә казынудан арына алмаган кешеләрнең ниндидер зур тетрәндергеч вакыйга кичерүләре. Алар, кагыйдә буларак, бу хәлдән үзләре чыга алмаска мөмкин. Бу очракта инде, билгеле, белгеч ярдәме кирәк.

– Үз эчеңдә казыну һәм теге яисә бу вакыйганы яки кылган гамәлләреңне анализлау арасында чик кайда? Кайчан бу халәт кешене «җимерә» башлый?

– Һәркемнең баланс «тәгәрмәч»е (колесо баланса) бар. Моңа сәламәтлек, мөнәсәбәтләр, гаилә, рухи дөнья, шәхси үсеш, хобби, иҗат, акча, карьера, мәхәббәт – кыскасы, тормышның бөтен өлкәсе дә керә, берсенә генә зыян килсә дә, тәгәрмәч әйләнми. Һәрвакыт үзен «ашый» торган, үз эчендә казына, һаман саен үткән вакыйгаларны һәм, гомумән, тормышны анализлый торган кеше бер урыннан кузгала алмаска мөмкин. Чөнки аның башка тормыш өлкәләре дә аксый башлый. Әйтик, ул мөнәсәбәтләр кора алмаска, карьерада, шәхси үсештә уңышка ирешә алмаска мөмкин. Аның сәламәтлеге дә, рухи дөньясы да какшый. Кыскасы, кешенең тормышына зыян килә. Менә чик шушында була инде. Бу чикне узгач, кеше бер ноктадан кузгала, максатларына ирешә алмый. Чөнки аның уйлары һаман шул казынуда.

Моннан тыш, тагын берничә критерий бар. Әйтик, дин ягыннан караганда, кеше үзе өчен шуны билгеләргә тиеш: үз эчеңдә казыну ярый торган гамәлме, әллә дингә каршы киләме? Тагын өч критерий: бу гамәл файдалымы-юкмы, максатка илтәме-юкмы, нәтиҗәлеме-юкмы.

Үз эчеңдә казыну сине һәм тормышыңны яхшы якка үзгәртми, киресенчә, боза гына икән, чик шунда. Димәк, моны туктатырга кирәк. 

– Авыр уйлар турында да сөйләшик әле. Кайчак барыбызны да биләп ала бит алар. Миңа калса, бу – котылгысыз нәрсә. Менә шул уйлар упкынына ничек егылмаска?

– Бу мәсьәләдә дә чик уздырырга кирәк. Кайчак авыр уйлар гадәти нәрсә генә түгел, ә рухи тайпылыш билгесе дә булырга мөмкин. Кайбер кешеләргә обсессив-компульсив тайпылыш (ОКР) хас. Бу очракта башта һаман саен әйләнеп йөргән уйларны контрольдә тотып булмый. Сагыз кебек ул: һаман бер үк нәрсәне уйлыйсың, шуңа бәйле рәвештә тормышыңда да начар якка үзгәрешләр башланырга мөмкин. Болар – ОКРга хас билгеләр, әмма бу диагнозны, ким дигәндә, клиник психолог куярга тиеш. Ягъни авыр уйлар чиктән аша, яшәргә комачаулый башлый икән, монда инде кеше үз-үзенә ярдәм итә алмый, һичшиксез белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Авыр уйларга бирелү, үз эчендә казыну хас булган кешеләргә, беренче чиратта, уй-фикерләү белән эшләргә кирәк. Менә безнең гадәтләр бар бит инде. Негатив фикерләү дә – гадәт ул. Әйтик, урамнан барганда, безгә нинди генә кешеләр очрамый. Уйларны кешеләр урынына куегыз. Һәр кешегә ябышсак, һәрберсен туктатсак, аның белән сөйләшә башласак, безнең белән ни буласын күз алдына китерәсезме? Без рухи яктан тәмам көчсезләнәчәкбез бит. Уйлар белән дә нәкъ шулай. Башыбызга ниндиләре генә килми! Ләкин, әйткәнемчә, аларның барысына да игътибар итәргә кирәкми. Начар уй исеңә төштеме – син аны җибәр дә фикерләреңне яхшыга юнәлт. Бу – гадәт.

Кеше негативка тиз бирелә икән, димәк, ул шулай гадәтләнгән. Без беребез дә андый булып тумыйбыз.

Шулай ук позитив фикерләүне дә гадәткә әйләндереп була. 45 яки, ким дигәндә, 21 көн буе һәр нәрсәнең бер уңай ягын табарга өйрәнегез. Башта бу авыр булырга мөмкин. Ләкин хәтта чүплектә дә чәчәк үсә ала бит – бары күрә белергә генә кирәк. Шул рәвешле үзегезне күнектергәннән соң гадәт формалаша, һәм кешегә уңай уйларны сайлау җиңелрәк була.

– Ә ни өчен төнлә, йокыга китәр алдыннан кешене начар уйлар биләп ала?

– Көне буе нидер эшләп йөрибез дә туктап калабыз һәм йокларга ятабыз. Алай гына да түгел, үз-үзебез белән ялгыз калабыз. Ә баш миенең шундый үзенчәлеге бар: үзебез генә калганда, без ешрак моңсуланабыз, негативка биреләбез. Ләкин бу һичшиксез шулай булырга тиеш дигән сүз түгел, бу бары тик безнең бер үзенчәлек кенә. Бу очракта да уйларга башка юнәлеш бирергә мөмкин. Әйтик, син көн дәвамында нәрсәгә ирешә алмавың турында уйлыйсың ди. Бу уйны башыңда әйләндереп интекмә, нәрсә ошамый, нәрсә ошый, нәрсәне үзгәртәсең килә – барысын да язып куй. Аны ахырына җиткер, ситуацияне тулысынча анализла, нәтиҗәләр яса.

Гомумән, йоклар алдыннан кешенең нинди дә булса бер гадәте булса яхшы. Уйлар биләп ала башламасын өчен, дога укырга, кулга китап алырга була.

Моннан тыш, психолог буларак мин клиентларыма уйларны күзәтергә кушам. Ниндидер начар уй килдеме, «тотып» аласың һәм бу турыда телең белән әйтәсең. Уйны контрольгә алгач, аны башка юнәлешкә борып җибәрү җайлырак. Практикада ул болайрак була инде: «Әһә, начар уйлар килә башлады, иптәш кызым белән күңеллерәк нәрсә турында язышып алыйм әле».

Әмма шуны онытмаска кирәк: хафалы, начар уйлар ниндидер шәхси конфликтның нәтиҗәсе булырга да мөмкин. Кешенең тормышында хәл ителмәгән ситуациясе булса, һаман саен шуның өчен кайгырса, үз-үзе белән элемтәдә, эчке дөньясы белән гармониядә булмаса, зур кайгы кичерсә, ул тынычлана алмый. Моннан котылу өчен эчке проблемаларны вакытында хәл итәргә, бу хафалануның сәбәбен табарга кирәк. Кешенең моңа үз көче җитмәсә, я булмаса, сәбәбен табып та, аның белән нәрсә эшләргә кирәген белмәсә, вакытында яхшы белгеч табып, аңа мөрәҗәгать итү хәерлерәк.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:

– Начар уйдан соң гөнаһ килә. Без гөнаһтан качарга тиеш. Начар уйлардан качарга кирәк. Начар уйлар ишекне ача. Алар үзләре гөнаһсыз булса да, алар гөнаһка китерәләр.

(Социаль челтәрләрдән)

Туфан Миңнуллин, Татарстанның халык язучысы:

– Кичтән соң ятсам да, төнге сәгать икеләрдә йокым туеп уяндым. Мондый чакта мин, гадәттә, укыйм. Бу юлы нигәдер укыйсы да килмәде. Сергач агайлары әйтмешли, потолокка бактым да каттым. Баш фәлсәфи уйларга көйләнгән булып чыкты. Үзенең көче җитмәслек нәрсәләр турында уйлый. Дөньяда яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә, янәсе. Гомумән, нәрсә ул яшәү?

Әгәр дә мин бу якты дөньяга үз теләгем белән килгән булсам, ул чакта аңлашыла: мин яшәргә килгән, нәрсәнедер үзгәртергә килгән, минем үземә генә билгеле максатым булган. Әмма мине бу дөньяга үземнән сорап-нитеп тормыйча тудырганнар. Яшәсен, дигәннәр. Ничек яшәргә? Әлбәттә, яшәүнең әлифбасын өйрәткәннәр. Калганын тормыш үзе өйрәтер, дигәннәрдер. Менә тормыш үзенекен эшләде: мин алтмышка җитеп килүче «мыжик баласы», яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә, дип уйланып ятам...

 («Төнге уйлар» тупланмасыннан)

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре