Газетага язылу

Укытучы сукмагы

Җил-яңгырдан да, бураннан да курыкмый ул. Үзе Сарман районында яшәп, күршедәге Зәй районында урнашкан Бохарай мәктәбенә башта 25 ел җәяү йөри. Аннан велосипедка утыра, хәзер исә укучылары янына электр самокатында килә. Эшен яраткан кеше генә мондый кыенлыкларга түзә аладыр, мөгаен. Алсу Хәбибуллина йөргән сукмакларны без дә бер урап кайтыйк әле.

Укытучы сукмагы

Сарман районының Яшьләр авылында бүген ике йортта нибары өч кеше яшәсә, шуларның берсе – Хәбибулиннар гаиләсе.

 – Авыл инде бетү ягында. Хәзер колхозлар да юк, фермалар да бетте. Йортлары бар аның, кешесе генә юк. Ирем туган җиреннән китәргә теләмәде. Мин каршы килмәдем. Нигезе бит... Авылда юллар начар, газ-су кермәгән. Утынны үзебез әзерлибез. Өйне мичкә ягып җылытабыз. Әле ярый балалар кое казытып бирде. Бездә тормыш ХХ гасырда туктап калган кебек. Әмма зарланмыйбыз, – ди Алсу Хәбибуллина.

Тумышы белән Мөслим якларыннан үзе. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланган. Теләге нәселдән күчкән, күрәсең. Бабасы Мирзасалих Бөек Ватан сугышына кадәр мәктәп директоры булып эшләгән. Кызганыч, мәрхәмәтсез сугыш яраларыннан яшьли вафат булган. Әнисе исә – рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Шуңа күрә 8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң Алсуның Минзәләдәге педагогия көллиятенә китеп баруы беркем өчен дә яңалык булмый.

 Укып бетергәч, яшь белгечне юллама буенча Сарман районына эшкә юллыйлар. Хезмәт юлын гаҗәеп матур табигатьле Баткак авылы башлангыч мәктәбендә башлап җибәрә. Ике елдан күршедәге Яшьләр авылы егете Риф белән гаилә кора. Яраткан эшен Бохарай мәктәбендә дәвам иттерә.

 – Тормыш иптәшемнең әти-әнисе олы яшьтә булу сәбәпле, аларны ташлап китмәдек, бергә яшәдек. Кызганыч, хәзер мәрхүмнәр инде. Шулай итеп, Мөслим кызы, Сарман районында яшәп, Зәй районына эшкә йөри башлады, –дип, Алсу ханым яшь чакларын искә төшерде. – Авыллар арасы шактый ерак – 6 чакрым, барып кайту 12 өчен чакрым юл үтәргә кирәк. Ирем колхозда шофер булып эшләде, шунлыктан эшкә аның белән сөт машинасында барып, кайтканда җәяү атларга туры килә иде. Хәзер инде ул башка эштә. Шулай ел артыннан ел үтте, ике улыбызны үстердек. Алар да үзем белән Бохарай мәктәбенә йөреп белем алды. Өчебезгә дә велосипедлар сатып алып, мәктәпкә шуның белән йөри башладык. Инде хәзер икесе дә – югары белемле белгечләр. Гаилә корып, Әлмәт шәһәрендә яшиләр. Оныклар белән кунакка кайтып, безгә ярдәм итеп торалар.

Алсу Хәбибулиннаның мәктәптә эшли башлавына 37 ел булган инде. Лаеклы ялга чыгарга да күп калмый. Соңгы елларда сәламәтлеге сыната башлый, велосипед белән мәктәпкә йөрү дә кыенлаша. Шуңа күрә яңа транспортка – самокатка күчкән.

– Гомер буе машинада йөрергә хыялландым, әмма курыктым, кыюлык җитеп бетмәде. Укучыларыма минем велосипед, самокат белән эшкә килүем кызык тоела. Алар аны бала-чага уенчыгы дип күрә бит. «Апа, куркыныч түгелме? Егылмыйсызмы?» – дип, хәлемне сорашып торалар. Авыл мәктәбендә балалар аз хәзер. 2 нче сыйныфта нибары өч бала укый. 1 нче сыйныфка килүчеләр бар, – ди әңгәмәдәшем. – Эшкә соңга калмас өчен, элегрәк иртәнге бишенче яртыда ук торып, сыер савып, сөт аертып китә идем. Аннан җәяү бер сәгать тирәсе мәктәпкә йөгерәм. Электр техникасы юлымны кыскарткандай булды, ярты сәгатьтә үк килеп җитәм. Әмма юлларның пычрак вакытында ул дустым да файдасыз. Бураннарда инде шуышып диярлек, үрмәләп булса да барасың. Юл начар дип, дәрестән азат итмиләр бит. Яратып эшләгәч, анысына гына түзәсең. Укучыларым килүемне көтеп тора, ә мин, сөенеп, алар янына ашыгам. Төпле белем һәр тәрбия алып, ил-көнебезгә файда китерсеннәр, дип тырышам.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре