Газетага язылу

Илсур Метшин: «Казанда эш һәм иҗат өчен шартлар тудырыла»

Узган уку елында Казан педагоглары 184 млн сумнан артык төрле ярдәм чаралары алган.

Илсур Метшин: «Казанда эш һәм иҗат өчен шартлар тудырыла»

Шәһәрдә яшь белгечләрне җәлеп итү өчен проектлар булдырыла, ә укытучылар йорты төрле буын педагогларын берләштерә һәм һөнәри үсеш өчен яңа мөмкинлекләр тудыра. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде. 

Аның сүзләренчә, шәһәр өчен өстенлекле бурычларның берсе булып яңа белгечләр җәлеп итү һәм педагогларга үсәргә шартлар тудыру тора. Педагоглар һәм мәгариф оешмалары өчен өстәмә мөмкинлекләр булдыру кадрлар сәясәтенең мөһим юнәлеше булып кала. Шәһәрдә «Казанның яңа педагогик сыйныфы» һәм «Иң яхшы инклюзив мәктәп һәм балалар бакчасы» проектлары гамәлгә ашырыла. 

–Республика дәрәҗәсендә Казан педагоглары «Безнең яңа укытучыбыз», «Безнең яңа тәрбиячебез» проектларында, шулай ук туган тел педагогларына ярдәм программаларында катнаша. Моннан тыш, белгечләр өчен торак сертификатлары һәм торакны арендага алу чыгымнарын компенсацияләү каралган. Сентябрь аенда ачылган Укытучылар йорты Казан педагогларының һөнәри үсеше һәм тәҗрибә уртаклашу өчен төп мәйданчык булды, – диде Ирек Ризванов. – Бирегә беренче айда төрле чараларда катнашу өчен 1,5 меңгә якын мәктәп укучылары һәм студентлар, яшь һәм тәҗрибәле педагоглар, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагогик хезмәт ветераннары килде. 

Мәгариф идарәсе башлыгы сөйләвенчә, укытучылар йорты – кадрлар проектларын, остазлыкны һәм педагогик бергәлекнең һөнәри үсешен берләштерә торган киңлек булып тора. Йорт КФУның педагогик юнәлешләре студентларын кабул итә. Танышу практикалары һәм магистрантлар белән очрашулар оештыра. Биредә Свердловск өлкәсе мәгарифне үстерү институты вәкилләре, шулай ук Кытайның Чэнду шәһәреннән мәгариф өлкәсе идарәчеләре делегациясе булып киткән. Ирек Ризванов сүзләренә караганда, бу Казан тәҗрибәсе белән кызыксынуны раслый һәм Укытучылар йорты турында һөнәри үсеш, остазлык һәм практикалар алмашу үзәге буларак сөйләргә мөмкинлек бирә. 

– Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсе күрсәткечләренең берсе-һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашу. Быел 11 педагог шәһәрне Россия дәрәҗәсендәге конкурсларда тәкъдим итте. Иң зур уңышка 78 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Бербина иреште. Ул «Россиянең Ел тәрбиячесе – 2026» конкурсының җиңүчесе булды. Бу Казан һәм Татарстан мәктәпкәчә белем бирү тарихында беренче шундый җиңү. Киләсе елда бәйгенең финалы Казанда узачак, – диде җитәкче. – Шәһәрнең мәгариф системасының башка вәкилләре дә югары нәтиҗәләр күрсәтте. 11 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Курамшина «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» конкурсында икенче урынны, 358 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева өченче урынны яулады. «Без көн саен иң яхшы Россия һәм халыкара тәҗрибәләрне өйрәнәбез, алга барабыз, алардан иң нәтиҗәле алымнар алабыз һәм Казан мәгариф системасына кертәбез. Бу эшне педагоглар, балалар һәм бөтен тармак үсеше мәнфәгатьләрендә дәвам итәчәкбез. Шул ук вакытта без профессиональ хезмәттәшлеккә әзер», – диде Ирек Ризванов.

Казан мэры Илсур Метшин үз чиратында, Казанда 31 мең мәгариф хезмәткәре бар, шуларның 17 меңгә якыны – педагогик хезмәткәрләр – үз эшенә гашыйк булган профессионаллар армиясе, дип атады. 

– Алар безгә һәр көнне үз эшләре – балаларыбызның уңышлары һәм тырышлыгы белән горурланырга сәбәп бирәләр. Шунысы да мөһим без озак вакыт дәвамында республикада һәм Россиядә, шулай ук чит илләрдә предмет олимпиадаларында төрле җиңүләр саны буенча лидер булып торабыз. Бүген безнең укытучыларыбыз һөнәри конкурсларда беренче урыннарны яулыйлар. Без үз чиратыбызда, эш һәм иҗат өчен шартлар тудырабыз һәм педагогларыбызга һәм аларның башлангычларына ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез, –диде Илсур Метшин. – Безнең команда исеменнән педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Укытучы һәр кеше тормышында аерым урын алып тора.

Шуны да әйтергә кирә: Казанда педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр билбордларында һәм медиафасадларында котлау күркәм традициягә әверелде. Ирек Ризванов сөйләвенчә, икенче ел рәттән «Ак Барс Арена» статионы медиафасадында укытучыларга котлаулар урнаштырыла. Бәйрәм уңаеннан Казан телеманарасында да ут кабыначак. Бүген кич аның фонында «Укытучы көне» язуы барлыкка киләчәк. Ә 4 октябрьдә исә Казанда «Укытучыга открытка» шәһәр акциясе узды, ул өченче ел Россия Почтасы ярдәмендә үткәрелә. Мәктәп укытучыларына гына түгел, тәрбиячеләргә, өстәмә белем бирү педагогларына һәм остазларына да рәхмәт сүзләре язарга мөмкин иде. Акция барышында укытучылар 1,7 меңнән артык котлау алды. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре