Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле аны илебезнең кайсы төбәкләрендә генә башкармый. Хәзер җырның 18 халык җырчысы башкаруында тагын бер варианты яздырылды. Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Шәрифуллина, Фердинанд Сәлахов, Салават Фәтхетдинов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Рәсим Низамов, Илсөя Бәдертдинова, Рамил Төхвәтуллин, Айдар Фәйзрахманов, Габделфәт Сафин, Илсаф, Вил Усманов, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Закир Шаһбан, Алинә Шәрипҗанова, Эльмира Кәлимуллина тавышлары белән баетылган җырның клибы да төшерелде. Бу эшне башлап йөрүче – Татарстанның халык артисты, җырчы, композитор Вил Усманов белән сөйләштек.
– Вил, «Халкым» җыры ничек язылды, кем идеясе бу?
– Бу җыр 6–7 ел элек барлыкка килде. Шагыйрь Наил абый Касыймов миңа шалтыратты да: «Соңгы арада матур гына җырлар яза башладың. «Ак чәчәкләр» фильмындагы җырларыңны да ошаттым. Сиңа бер шигырь җибәрәм әле. Патриотик юнәлештә яза аласыңмы?» – ди. Минем җырларымның күбесе мәхәббәт турында, туган якка багышланганнары да бар. «Белмим инде, җибәреп карагыз», – дидем. Бер-ике көннән көе язылды. Ул аны шунда ук ошатты. Соңыннан гына белдем, Наил абый бик нәзберек кеше икән. Ул «Халкым» шигырен берничә кешегә биреп караган булган инде. Ошатмаган, күрәсең. Ә минекен кабул итте. Җырны башта үземнең концертларымда башкардым. «Татар моңы» конкурсының гала-концертында лауреатларга да, җырчы гаиләләргә дә җырлаттык. Алинә һәм Азат Кәримовлар: «Вил абый, бу җырны үзебезнең концертларга алсак ярыймы?» – дип сорадылар. Җыр җырланырга тиеш, ризалык бирдем. Алар аны интернетка да чыгарды. Ләкин «Халкым» җыры – зур масштабта башкарылырга тиешле җыр ул. Наил абый белән дә киңәшләштек тә, җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитовка бирдек. Ул аны шунда ук күтәреп алды, хор өчен эшкәрттеләр, клибын да чыгардылар. Айрат Хәмитовка да, ансамбльгә дә бик зур рәхмәтлемен. Җырны халыкка чыгарганчы коллективның иҗади эшендә Наил абый Касыймов үзе дә катнашты. «Эшкә йөргән кебек йөрдем», – диде ул соңыннан. Җыр ансамбль тарафыннан барлык чараларда, барлык төбәкләрдә, Сабан туйларында җырлана. Халык күңеленә әнә шулай керде ул.

– 18 халык җырчысын шушы җырга туплап, тагын бер клип төшерү нинди максаттан эшләнде?
– Без – җырчылар, җырыбыз аша татар милләтен башка халыкларга танытучылар. Наил абыйга: «Халык артистларын гына җыеп шушы җырга клип төшерәсем килә», – дидем. Исемлек тә төзедем. Җырчылар да каршы килмәде, бер-икесе генә вакыт юкка сылтап баш тартты. 18 җырчы белән җәй буе студиядә тавыш яздырдык. Минем хыялым өч буын җырчыларны җыю иде. Шулай булды да.
– Мондый популяр җырларың киләчәктә дә булып торсын. Үзең язган җырлар шактый җыелгандыр инде. Санап караганың бармы?
– Минем өчен саны мөһим түгел. Юбилеем якынлашып килә, шул уңайдан җырларымны җыеп бер китап чыгарырга уйлыйм. Шуңа әзерләнеп йөреш. Йөздән артык җырны туплап куйдым инде. Җырларым кеше күңеленә кереп калсын иде. Мин җырчылар өчен аерым язмыйм бит. Кайчагында заказлар була, язып бирәм. Ләкин үз алдыма акча эшләү максатын куеп иҗат иткәнем юк.
– Синең күңелеңдә кайчан көйләр туа башлады?
– Мәктәптә укыганда такта янына чыгып шигырь сөйләгәндә, укытучы: «Вил, син шигырьне җырламый гына сөйли аласыңмы?» – дип сорый иде. Шигырьне дә көйгә салып сөйлим шулай. Ул чагында ук күңелдә булгандыр инде ул, аңлап кына бетермәгәнмен. Әлмәт физкультура техникумында укыганда, 16–17 яшьләр тирәсендә гитарада уйнарга өйрәндем. Русча җыр текстлары килеп чыга, көен белмим. Шуннан үзем көйләп, гитарада уйнап җырлый идем. 1988 елда беренче популяр җырым – «Юлымда синең эзләрең» җыры язылды. Ул чагында миңа 20 яшь иде. Аннары инде иҗат юлыннан киттем, музыка училищесын, педагогия институтының музыка факультетын тәмамладым.
– Арттан яшьләр куып килә, кайчан да булса сәхнәдән китәргә дә туры килер, дигән уйлар куркытмыймы?
– Сәхнәдә үземне яхшы хис итәм, күңел дә яшь. Әлегә төшенкелеккә бирелмим. Иҗат итәм, яңа җырлар туа. Алмашсыз булмый, билгеле. Без дә бит кемнәргәдер алмаш булып килгән. Моңа тыныч карарга кирәк. Көрәштә дә шулай бит: көрәшәсең, көрәшәсең дә, ун елдан соң сине җиңә башлыйлар. Җыр сәнгате дә искәрмә түгел. Берәүләр администратор эшенә күчә, икенчеләре мәдәният сараенда эшли башлый, укыта башлаучылар да бар.
– Син көрәштән киткән кеше буларак, беренче чирканчыкны алган инде алайса. Ә сәхнәдән киткәч, нәрсә белән шөгыльләнәчәксең? Үзеңне кайсы һөнәрдә күрәсең?
– Китсәм, мәктәптә физкультура дәресе укыта алам. Спорт мәктәбендә тренер да була алам. Моның өчен белемем дә, дипломым да бар. Бүген мин яхшы формада, спорт белән шөгыльләнәм, төшеп калган кеше түгел. Китү турында уйланмыйм дисәм дә, «Солянка» концертларында катнашканда, сәхнә артында егетләр, Вил абый, дип күрешкәч, сәер булып китә. «Неужели инде мин Вил абыйга әйләндем?» – дим. Аннары як-ягыма карыйм да, алар арасында иң өлкәне мин икәнен аңлыйм. Сәхнәдә «Юлымда синең эзләрең» җырын җырлый башлагач, уйлап куйдым әле үзем дә: 1988 елда мин бу җырны язганда, сәхнә артындагы яшьләр әле тумаган да булган бит. Юкка гына абый димиләр икән, вакыт уза.
– Хәзер гел концертлар куеп йөрмисең, буш вакытың күбрәктер. Ничек уздырасың?
– Буш вакытым юк. Иҗат итәм, «Пушкин картасы» буенча махсус программа эшләп, балаларга концертлар куям. Әле менә бүген дә көндез «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә концертым булачак.
– Балаларга нинди җырлар җырлыйсың?
– Минем татар һәм рус телендә махсус программаларым бар. Ике телдә дә эшли алам. Балаларга Совет чоры композиторлары иҗат иткән патриотик җырларны башкарам.
– Хәзер татар җырчылары еш кына русча җырлар да чыгара башлады. Моңа ничек карыйсың?
– Уңай карыйм, бу яңалык түгел. Үзем дә 1980 нче елларда русча җырлар җырлап йөрдем бит. Рус телендә язган берничә җырым да бар. Музыканың теле юк, җырласыннар. Чит төбәкләргә чыксаң, анда татар телен аңлап бетермәүчеләр дә килә. Соңгы вакытта популяр җырчыларны күрергә, нәрсә җырлаганнарын ишетергә концертларга башка милләт кешеләре дә йөри, диләр. Үзебез дә русчасын да, инглизчәсен дә тыңлыйбыз бит. Мине башка нәрсә борчый. Кайбер җырчылар хәзер концертларда татарча җырлый, русча сөйли. Менә монысы килешеп бетми. Без – татар теле сагында торучы кешеләр, татарча сөйләшергә тиешбез. Ә концертта бер-ике русча җыр җырлауның зыяны юк, минемчә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез