Агроном Хәким Моратов иң мөһимнәрен искә төшереп үтте.
Корткычларга каршы. Сезон азагында авырулар һәм корткычларга каршы көрәшне туктатмагыз. Юкса киләсе елда бакчаның мул уңыш бирүе икеле. Коелган яфраклар гөмбәчек авырулары китереп чыгара. Аларны җыеп яндырырга яки өстенә мочевина эремәсе (10 л суга 500–700 г мочевина) бөркергә кирәк. Көл сибәргә дә мөмкин. Коелган яфракны мүлчә урынына кулланмагыз. Юкса көзге яңгырларда нык юешләнеп, соңыннан катып китәчәк һәм үсемлек тамырларына һава үткәрмәячәк. Хәзер корткычлар кышка әзерләнә: личинкалары курчакка әйләнеп, туфрак эченә кереп ояларга тырыша. Алар тирәнгә китми, җимеш агачлары төбендә кышлый. Шуңа күрә, суыклар башлангачы, тамырларына зыян китермичә, туфрак кантарларын ватмыйча гына, агач төбен ябалдашы киңлегендә саклык белән казып чыгарга кирәк.
Игътибар! Быел җәй явым-төшем күп булу сәбәпле, лайлач әкәм-төкәмнәр котырды. Көздән юк итү чаралары күрелмәсә, киләсе елда алар тагын да ишәергә мөмкин. Ник дигәндә, көзен күкәй салып, туфрак эчендә кышлыйлар. Язын исә яшь корткычлар яңа көч белән зыян сала башлый. Бакчаны үсемлек калдыкларыннан, чүп-чардан тулысынча чистартыгыз. Лайлачлар шулар астына кереп кача чөнки. Туфракка төрле урыннарга, бераз күтәртеп, юеш такталар куеп чыгыгыз. Иртән тозакларны карап, шунда җыелган корткычларны юк итәргә кирәк. Пирчәткә кимичә, лайлачка кагылмагыз. Юкса аннан паразитлар йоктырырга мөмкин. Октябрь аенда бакчаны казыгыз: лайлач әкәм-төкәмнәр һәм күкәйләре өскә чыгачак. Аларны кошлар чүпләячәк, калганнары суыкта катып үләчәк.
Агачларны агарту. Яз көне акшары яңгырда юылып бетмәсен өчен, көзен җитлеккән алмагач яки груша агачы кәүсәсен агартканда, кибет акшарына бераз гына ПВА яки обой җилеме өстәргә мөмкин. Әмма күп түгел: 10 литрга 50–100 миллилитрдан арттырмаска! Акшарны үзебез дә әзерли алабыз. Моның өчен 10 л суга 2 кг сүндерелгән известь, 300–500 г бакыр купоросы, 100 мл ПВА җилеме кирәк. Гөмбәчек авыруларыннан саклаячак, тиз генә юылып та төшмәячәк.
Яшь үсентеләр, абрикос, шәфталу ише нәзберек агачлар кәүсәсен җилемле акшар белән агартырга ярамый. Юкса, кайрысы бурсып, чери башлаячак. Гомумән, бер еллык агачларны акшарламыйлар. Кимерүчеләрдән, кояшта пешүдән саклау өчен, кәүсәсе рубероид яки башка материал белән чорнап куелса, шул җитә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез