Бу шөгыль бөтен күңелемне биләп алды, алманы җырлый-җырлый турый башладым. Һәм, ни хикмәт, алма сүзе кергән җырларның бихисап булуыннан егылып китә яздым. Башка бер генә җимешкә дә болай мөкиббән китми икән бәндә баласы, кирәксә-кирәкмәсә дә, алма «кушып» сөйләшә, алма «кушып» җырлый.
Бу гадәт күптән килә, сабый дөньяга аваз салгач та, аңа «алмам», «багалмам» дип дәшә башлыйлар. Иркәләү, назлау хисләреннән ташып торган бу сүзләр бары тик татарда гына бар бугай. Башка милләтләрдә «Алмагачлары» дигән җырлар да юктыр әле. Бу җырны җырламаган татар да юктыр дип беләм. Аны Камал театры сәхнәсендә беренче Президентыбыз Минтимер ага Шәймиев тә җырлаган иде. Танылган артистыбыз Равил Шәрәфиевнең юбилей кичәсендә җырлады ул аны һәм бөтен халык гөрләтеп кул чапты.
Шуны уйлап утырам әле: бу дөньяда «Алмагачлары» яңгырамаган бер генә татар авылы, бер генә урам, бер генә тыкрык, бер генә йорт та юк бугай. Хәтта Африка егете Оливер Мукенди, Казанга килгәч, бу җырны туган илләрендә яратып җырлауларын әйткән иде. Монысы бәлки татарны яратуны белдерер өчен бераз күпертеп әйтү булгандыр. Булса соң? Иң кызыгы, кара тәнле егет татарның башка җырын телгә алмады бит, көйләп тә күрсәтмәде, ә «Алмагачлары»н рәхәтләнеп җырлады.
Бу җырның кайда, кайчан туганын ачыклап бетерә алмадым. Татар аны гомере буе җырлый кебек. Алманы төрле образлар тудырганда да файдалана. Әйдәгез, кайбер җырларны искә төшереп, бер җырлашып утырыйк әле.
Алмагачы чәчәк ата
Майның унбишләрендә.
Алмагач чәчәге кебек
Минем дус-ишләрем дә.
Алма бит ул, алма бит ул,
Алма бит ул түгәрәк.
Шул түгәрәк эчләрендә
Яшик, дуслар, бергәләп.
Үзегез дәвам итәсезме, әллә тагын бер куплет өстәп языйммы? Әй, языйм әле, гел җырлыйсы килеп тора бит.
Алмагачның ботагыннан
Кашык юндым мин сиңа.
Уналтыда, унҗидедә
Гашыйк булдым мин сиңа.
Эстрада артисты Рамил Закиров «Алмагачлары»н инглиз телендә дә башкарган икән, дип укыганым бар. Маладис, Рамил дус, милләт – җырны, җыр милләтне яшәтә ул.
Их, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары.
Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый,
Сагындыра башлады.
Сагынганда да, моңланганда да, шатланганда да җырлыйк! «Алмагачлары»н җырлап яшәргә язсын.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез