Без бергәләп төрле түгәрәкләргә дә йөрдек. Уку кайгысы булмады дип әйтә алмыйм, шәхсән үзем Ирнис Рәхимуллин җитәкләгән татар хорына да йөрдем. Ул чакта Зилә Сөнгатуллина, Руслан Дәминов хорда башлап җырлаучылар иде. Балет артисты Габдрахман Сәлимов җитәкләгән «Каз канаты» бию ансамбленә, Харис Нигъмәтҗанов җитәкләгән халык уен кораллары оркестры, Камал театры артисты Хәлим Җәләлов оештырган татар театры студиясенә йөрергә дә вакыт таптым.
Әле болар гына түгел, шул елларда Шамил Закиров студентларның «Сәяр» ансамблен оештырган иде. Казан химия-технология институтында укып, сәнгать дөньясына чумган бу егет үзе «Сәяр» концертларын алып та барды. Аннан Комсомол өлкә комитетында эшли башлагач, концертлар алып баруны миңа тапшырды. Җае чыккач, бераз мактаныйм әле: ул елларда, күрәсең, конферансье буларак даным бераз тарала башлаган булган, университетка килеп, мине үзе эзләп тапты Шамил. Әлбәттә, шатланып риза булдым. Әле җитмәсә, ансамбльгә башлап җырлаучы итеп Таһир Якуповны чакырган булганнар. Ә Таһир инде – татар дөньясында таныла башлаган җырчы. «Сәяр» – күчеп йөрүче, сәяхәтче дигән мәгънәдә бит, безнең ансамбльнең шулай аталуы юкка гына түгел. Аз гына буш вакыт булдымы, гастрольләргә чыгып китә идек. Таһир Якупов исеме язылган афиша үз эшен эшләде: барган һәр җирдә клублар, мәдәният йортлары тамашачы белән шыгрым тулы була иде. Халык, әлбәттә, Таһирны тыңларга килде.
Мин аның гадилегенә шаккаттым: беркайчан да борын күтәрмәде, «мин» дип күкрәк сукмады. Алай гына да түгел, кеше күзенә бик күренеп йөрергә дә яратмады Таһир. Хәтерлим, филармониядән өенә кайтканда да кеше сирәк йөргән урамнарны сайлый иде. Ә авылларга концерт белән чыккач, халык көпә-көндез клубка килеп киткәли башлады, аларның Таһирны сәхнәдә генә түгел, гадәти тормышта да күрәсе килгәндер, мөгаен. Ә Таһир: «Нишләп йөри инде алар, мин зоопарктагы маймыл түгел бит», – дип куя иде. Сүгенә белмәде Таһир, аның авызыннан бер генә яман сүз дә ишеткән булмады. Һәрхәлдә, хәтерләмим. Иң яраткан сүгенү сүзләре: «Маймыл», «баламут» иде. Төсе-бите ямьсез булганнарга түгел, теләсә ни кыланганнарга әйтә иде ул бу сүзләрне. Кайвакыт яратып та «маймулинька» дип куяр иде.
Әтисе Абдулла абый оста гармунчы иде. Ә гармун булган гаиләдә җырчылар тууы табигый. Белгечләр әйтүенчә, бала әле ана карынында вакытта ук җыр-көйләрне сиземли. Таһир әнисе Фатыйма апаның иренә кушылып җырлауларын сөйли иде. Ә «Карачтау авылы көе»н Таһир иң әүвәл әтисеннән ишеткән. Әтисе Абдулла абый Теләче районының Карачтау авылында туган. Бу җыр Таһир Якупов башкарганнан соң татар күңеленә ныклап кереп урнашты, дип уйлыйм. Без Таһир белән туган авылым – Арча районы Субаш-Аты авылында концерт куйган идек. Шуннан соң авыл яшьләре кичләрен «Карачтау авылы көе»н җырлап урам әйләнә торган булдылар. «Олы юлның тузаны», «Себер татарлары җыры», «Мин килермен каршыңа», «Өнсә авылы көе» кебек җырларны да Таһир аша күңелгә сеңдердек дип әйтә алам. Аларны хәзер дә яратып тыңлыйм һәм Таһирның кабатланмас тавышына, киң сулышына, бормаларны ничек җиңел, матур алуына сокланам. Җыр аның күңеленнән үзе ургылып чыга иде.
Аны искә төшереп утырганда бүген дә гаҗәпләнеп куям. Тамакка салкын тидермәү, тавыш саклау дигән нәрсәләрне белмәде ул. Элек бөтен колхозларда да автобуслар юк иде. Безне авылдан-авылга күбрәк йөк машинасында йөрттеләр. Менә шунда да рәхәтләнеп җырлап бара иде Таһир. «Тавышыңны сакла!» – дигәч, яңгыратып көлеп җибәрә һәм кайбер җырчыларның ничек «распевка» ясауларын күрсәтә иде. Почмаккарак борылып баса да, яшелле-зәңгәрле тавыш чыгарып кычкырып куя бу. Без көлгәч: «Ник авыз ерасыз, маймулинькалар?!» – дип шелтәләгәндәй итә.
Концертның ике бүлегендә дә җырлады Таһир. Халык аяк тибә-тибә дигәндәй кул чапты аңа. Беренче бүлектә җиде-сигез җыр җырлый, әмма тамашачының аны сәхнәдән җибәрәсе килми. Мин, алып баручы буларак, халыкны тынычландырмакчы булам. «Борчылмагыз, җәмәгать, җырлый әле ул», – дип, берәр скетч башкарырга телим. Залдан: «Тагын бер генә җырласын да, такмазаңны аннан сөйләрсең!» – дип кычкыралар. Ә инде концерт беткәч, тамашачы ишек төбендә аның чыкканын көтеп тора иде.
Минем бөтен студент елларым Таһир Якупов белән концертлар куеп узды. Әлбәттә, укуны да онытмадым. Университеттан соң, 1972 елда мине юллама белән Азнакай районына укытырга җибәрделәр һәм концерт эшчәнлегебез онытылып торды. Онытылып торды, диюем бик үк дөрес түгел инде, шул елны өйләнеп җибәрдем, тормыш мәшәкатьләре беренче урынга чыгып, сәхнәдән ерагая башладым. Таһир белән элемтә өзелмәде үзе, әмма бергәләп концерт сәхнәсенә менүләр бетте.
Мин Таһирның бөтен тормыш юлын язарга алынмадым. Аның ничек һәм ни өчен онытылуы – аерым бер тема. Иң әһәмиятлесе: татар җыр сәнгате тарихында кабатланмас тавышлы Таһир дигән егет бар. Без бүген дә: «Таһир Якупов башкарган җыр...» – дигәнрәк сүзләр әйтәбез икән, димәк, ул үзе дә, аның җырлары да яши дигән сүз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез