«Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләр фестивале – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән булдырылган масштаблы чара. Татарстан Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Владислав Усанов сүзләренә караганда, Россиядә бүтән мондый фестивальләр юк.
«Наше время – Безнең заман» фестиваленең үзенчәлеге шунда: ул «Созвездие – Йолдызлык»ны дәвам итә һәм яшьләргә үзләрен күрсәтергә, шәхес буларак үсәргә ярдәм итә. Бу фестивальне республикабызның бренды дисәк тә, ялгыш булмас. Ул төрле оешмаларда эшләүче яшьләрне табарга, әзерләргә, сәләтләрен үстерергә булыша. Әлеге фестивальдә моңа кадәр барлыгы 12 меңнән артык кеше катнашты, хәтта яңа танышулар нәтиҗәсендә яңа гаиләләр туды», – дип белдерде Владислав Усанов.
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов фикеренчә, фестиваль иҗат итү мөмкинлекләрен булдырып кына калмый. «2013 елдан бирле әлеге хәрәкәт эшләп килә, чара гел югары дәрәҗәдә уза. Катнашучылар да елдан-ел арта. Фестиваль уйларны эштән читкә юнәлдерә, бераз булса да ял иттерә. Яңа хис-кичерешләр һәм танышулар бүләк итә», – ди ул.
Оештыручылар сүзләренчә, быел квоталарның чиреге остазлар өчен бүлеп бирелгән.
«Берничә ел эчендә без күпме сәләтле, күзләре янып торган яшьләрне күрдек. Бүген, укытучылар көнендә остазларга рәхмәт әйтәсем килә. Катнашучылар үзләрен иҗат юлына юнәлдергән остазлары турында үзгә бер җылылык белән сөйлиләр», – ди «Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе» берлеге рәисе Елена Кузьмичева. Аның фикеренчә, фестиваль катнашучылар өчен тәҗрибә уртаклашу урыны да. «Алар бер-берсе белән аралашалар, хезмәт урыны турында сөйләшәләр, республикабыз турында яңа мәгълүмат алалар», – ди ул.
Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Татарстан һәм Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясе мактаулы остазы, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов быел фестивальнең Татарстан Рәисе карары белән халыкара дәрәҗәдә узачагын әйтте. Хәзерге вакытта БДБ илләре белән сөйләшүләр алып барыла.
«Наше время – Безнең заман» фестивале Рәисебезнең хезмәт кешесе – республикабызның төп этәргече булуы турындагы сүзләрен тагын бер кат дәлилли. Иҗат белән шөгыльләнүчеләр тормышны җанландыра. Көнкүрештә иҗат итү мөмкинлеге булу бик мөһим. Алга таба фестиваль халыкларны, илләрне дуслаштырсын иде», – ди Дмитрий Туманов.
Бүгенге көндә фестивальгә 108 гариза килгән. Гомуми приз фонды – 3,5 миллион сум. Зона этаплары 16-17 октябрь – Яр Чаллы, 6-7 ноябрь – Яшел Үзән, 23-24 октябрьдә Әлмәт шәһәрләрендә узачак. Финал елдагыча Казанда, Пирамида концертлар залында булыр, дип көтелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез