Газетага язылу

Казанда «ЗООФЕСТ ЭКО» фестивале узачак

10 октябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә йорт хайваннарын яратучылар өчен беренче тапкыр «ЗООФЕСТ ЭКО» гаилә фестивале узачак.

Казанда «ЗООФЕСТ ЭКО» фестивале узачак

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, чараның төп максаты – күңел ачу гына түгел, ә дүрт аяклы дусларыбызның кеше өчен зур җаваплылык та булуын искә төшерү. Чарада бай программа әзерләнгән: монда күргәзмәләр дә, спорт ярышлары да, лекцияләр дә булачак. Изгелек эшләүгә аерым игътибар бирелә.

 «Токымнар аллеясы» һәм «йолдызлы» этләр

Фестивальнең иң җанлы өлеше «Токымнар аллеясы» булыр дип көтелә. Биредә кунаклар дистәләгән эт токымы белән таныша ала: бигль, такса, француз бульдогы һәм шпицлар. Дүрт аяклы дуслар өчен кызыклы программа әзерләнгән: спорт ярышларыннан тыш, аларның биюен дә, хәтта мода күрсәтүен дә күзәтеп булачак. Тамашаның иң кызыклы мизгеле – Оборона министрлыгы этләренең чыгышы да көтелә.

Аерым бер мәйданны «Йолдызлы эт» («Звёздный Пёс») клубы биләячәк. Бу – отставкадагы хезмәт этләре берлеге. Кунаклар герой-хайваннарның тарихын тыңлый, махсус озата баручы этләрнең эшен күзәтә алачак. Фестивальнең төп вакыйгасы исә – Россия кинология оешмалары берлегенең CACIB Татарстан Чемпионаты.

Экзотик дөнья

Чарада эт-мәчеләр генә түгел, экзотик хайваннар да тәкъдим ителәчәк. Биредә көзән, декоратив төлке, керпе, төрле кимерүчеләр, кошлар, балыклар, сөйрәлүчеләр, амфибияләр һәм бөҗәкләрне дә күрергә мөмкин. Аерым мәйданчыкларда аквариумнар, шәхси кошлар коллекцияләре урын алачак, шулай ук декоратив күсе, тычкан, әрлән, шиншилла һәм дегуларны да якыннан күреп булачак. Белгечләр мондый экзотик хайваннарны өйдә тәрбияләү нечкәлекләре турында сөйләячәк.

«Яшел зона»

Фестивальнең «Яшел зона»сы гөл яратучыларны җәлеп итәр. Биредә гади бүлмә үсемлекләре белән беррәттән сирәк очрый торганнарын да: суккулентлар, кактуслар һәм миләүшәләрне күрергә мөмкин. Чара кысаларында зур үсемлекләр маркеты да эшләячәк.

Дус табу мөмкинлеге

Махсус зонада 50 дән артык эт һәм мәче үзенә хуҗа, яңа гаилә көтәчәк. Ул «Дус тап» Төбәк иҗтимагый оешмасы һәм «Зоозабота» Татарстан яшьләр хәйрия иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылган. Теләүчеләргә волонтерлык һәм приютларга ничек ярдәм итеп булуы турында аңлатачаклар.       

Уку-укыту программасы

Фестивальнең уку-укыту программасы да бик эчтәлекле. Мал табиблары, кинологлар, зоопсихологлар, фелинологлар (мәчеләр белгече) һәм грумерлар (хайваннарның йон-тиресен тәрбияләү осталары) лекцияләр укыячак. Алар мәче алыр алдыннан нәрсәне белергә кирәклеген, этне үз гаиләңнең ритмына туры китереп ничек сайларга икәнен җентекләп аңлатачак. Песи хуҗалары песиләрнең физиологиясен, үз-үзен тотышын өйрәнә торган белгеч – фелинологлар һәм күпләп песи тотучылар белән аралаша, алардан киңәшләр ишетә алачак.

«ЗООФЕСТ ЭКО» кысаларында балалар өчен дә махсус зона оештырылачак. Ә Казан федераль университеты галимнәре кызыклы остаханәләр үткәрәчәк. Фестивальгә керү ирекле, ләкин алдан теркәлү кирәк. Яшь чикләве юк.

         

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре