Мин моңа ышанам, юкка гына гомер-гомергә өйдә эт-мәче асрамаганнардыр. Мин авыл өйләрен әйтәм инде. Минем әбием Мәүлиха да мәче асрады, аның белән көн буе сөйләшеп йөрде. Татар өендә эт яки мәче булмау – үзе үк сәер күренеш иде.
Хайваннар белән аралашуның файдасы турында фикер әйткән кеше үзе хайван асрады микән? Сүз йорт хайваннары турында гына бара микән? Сыер, сарык, кәҗәләр дә күңелне тынычландыра, кан басымын көйли торган хайваннарга керә микән? Песи аңлашыла инде, ул гел синең тирәдә буталып йөри, аяк очыңа ятып йоклый. Аның йомшак кына мырлавы үзе үк күңелне тынычландыра.
Тик менә шәһәр фатирында эт яисә мәче асрау – бик кыен эш. Сыер, сарык турында авыз да ачасы түгел инде. Шәһәрдә авылдагы кебек иркенлек юк. Ә хайваннардан кан басымнарын көйләтеп, ун елга озаграк яшисе килә. Эт-мәчене сыйпыйсы килгән саен авылга кайтып булмый бит инде. Кешеләрнең кайчак бер-берсенә «хайван», «сарык», «дуңгыз» дип дәшүләре, дөресрәге, кычкырулары, бәлки шул аралашу җитмәүгә бәйледер? Кеше бер-берсен йорт хайваны итеп күрергә телидер? Алай дисәң, үзара аралашудан хайваннар үзләре бернинди дә тәм тапмыйдыр, аларның кан басымнары да көйләнмидер.
Тукта әле, хайваннарда «кан басымы» дигәннәре, гомумән, бармы соң ул? Кызыксындым, бар икән. Из кызыгы, гомер буе кеше белән янәшә булган эт-мәчеләрдә кан басымы безнеке кебегрәк: 120/75, 145/90 тирәсе. Димәк, кайчак бер-беребезгә юкка гына: «Эт икәнсең, сабакы!» – димибездер. Хәтта кешенең һәм эт-мәчеләрнең кан басымы олыгайган саен бер төрлерәк үзгәрә икән. Күсе дә бездән калышмый ди. Алар да безнең кебек үк стресслар кичерә һәм мондый халәт аларның бөерләренә, йөрәкләренә тискәре йогынты ясый ди.
Бу язганнарым кемгә кирәк инде, җә! Үзем шулай дим, үзем хайваннарны һаман да кеше белән янәшә куеп карыйм. Һәм... артык аермабыз юк икән, дигән фикер ныгый бара. Аерма шунда гына: кеше башын җүләргә сала, төрле этлекләр эшли, ә хайваннарның һәр гамәле табигый инстинктларга бәйле. Нинди генә аермабыз булса да, без гомер буе хайваннарга тартылабыз, күбрәк аралашырга омтылабыз. Хайван буласы килеп түгел, гомеребезне озайтасы килә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез