Газетага язылу

Юл күрсәтүче

Беркөнне шәһәр урамнары буйлап әйләнеп-тулганып йөрергә туры килде.

ашинамны Гадел Кутуй урамындагы автосервиска алып барырга тиеш идем. Навигаторга адресны яздым, кем әйтмешли, барам шулай, барам, ә юл күрсәтүчем миңа әледән-әле йә уңга-сулга, йә кирегә борылырга куша. Автосервисның кайда икәнен чамалап белә идем, тик навигатор турырак юлны күрсәтәдер дип уйлап, тулысынча аңа ышандым. Ә инде әледән-әле бер үк урамга, бер үк йортлар янына килеп чыга башлагач, күңелгә шик керде: саташа түгелме соң бу навигатор дигәннәре! Бу электрон җайланманың моңа хәтле мине алдаганы, хыянәт иткәне булмады. Аны уйлап табучыларга рәхмәт укый-укый йөрдем. Ялгышмасам, аны ХХ гасыр башында Англиядә уйлап тапканнар.

 

Ярар, уйлап тапсыннар да ди. Тик менә бу җайланманың ялгышкалавы күңелдә төрле уйлар, курку хисләре уятты. Теләгәндә, аны «юлдан яздыру» берни дә тормый икән бит! Ул көнне башкалабыз халыкара олы җыенга әзерләнә иде. Казанга дөньяның төрле дәүләтләреннән кунаклар да килә башлады. Дөньялар бик үк тыныч булмаганга? Казан күген «ябып» торганнар икән. Минем навигатор да кыйбласын югалтты.

Шөкер, Казан урамнарын кат-кат урап йөрүемнән берәүгә дә зыян килмәде, вакытында автосервиска гына килеп җитә алмадым. Ә менә поездларның, күктәге очкычларның юл күрсәтү җайланмаларын эштә чыгарсалар яки ялган мәгълүмат бирә торган итсәләр һәм алар үзара бәрелешә башласалар нишләргә?

 

Кешелек акылы гасырлар дәвамында камилләшә, югары дәрәҗәләргә ирешә бара. Бу исә техник-технологик алгарышка илтә. Һәм кешелек иң зур казанышларны төрле максатларда файдалана да башлый. Шуларның берсе, мәсәлән, мониторлар алында утырган килеш төрле сугышлар алып бару. Моны безгә телеэкраннар аша көн саен күрсәтәләр. Арабызда бу хәлгә шатланучылар да табыла әле, янәсе, корал тотып һөҗүмгә бармагач, күпме солдат исән кала. Андыйлар дистә, йөз чакрымнарга оча торган ракеталар барлыгын һәм аларның төймәләргә басып идарә ителүен белмиләр, йә белергә теләмиләр. Кешелек, гомумән, һәр фәнни-техник ачышның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген уйлап бетерми кебек. Йә уйлыйсы килми. Бәлки шуңа күрә кеше уйлау вазыйфасын ясалма фәһемгә күбрәк йөкли башлагандыр да. Мәсәлән, аны сугышта куллану да бүген көн тәртибендәге мәсьәләгә әйләнде. Кораллы көчләр, сугыш хәрәкәтләре, гомумән, хәрби өлкәгә кагылган барлык гамәлләр ясалма фәһемгә тапшырыла бара. Белгечләр әйтүенчә, бу сугышларның асылына кайбер үзгәрешләр кертәчәк икән. Мәсәлән, корбаннар саны азаячак, тактик хаталар кимеячәк. Шул ук вакытта төрле ялгышлардан арыну мөмкин түгел, дигән фикерләр дә бар. Сүз башында мин телгә алган навигатор да – шул ук ясалма фәһем бит.

 

Әгәр аңа тулысынча ышанмасам, үз акылымны, үз хәтеремне җигеп эзләсәм, автосервисны бәлки тизрәк тапкан булыр идем. Сәгатьләр буе Казанда әйләнеп-тулганып йөрмәс идем. Монысын күңел юату өчен генә яздым инде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре