Газетага язылу

Ашаганда өмет бар: «ВТ» хәбәрчесе мәктәп ашханәләрендәге хәлләрне белеште

Быел бездә тәмлерәк ашата башладылар. Әти-әниләр мәктәп ризыгы турында әнә шулай ди. Табынга шашлыгы да, итле шарчыклар, төрле запеканкалар да менгән чөнки. Бу инде ботка тәлинкә төбендә калмый дигән сүзме? Менюда ниләр үзгәргән? Төшке аш күпмегә төшә? «ВТ» хәбәрчесе мәктәп ашханәләрендәге хәлләрне белеште.

Ашаганда өмет бар: «ВТ» хәбәрчесе мәктәп ашханәләрендәге хәлләрне белеште

– Яңа уку елыннан балаларга шашлык бирә башладылар. Улым кайтып әйткәч, башта ышанмыйча тордым. Дөрес, бу инде мангалда әзерләнгән түгел. Таякчыктагы тавык ите. Сәмир ризыкны талымламый үзе. Әле бер көнне хәтта өчәр кәтлит ашап кайткан. «Кызлардан калганны әрәм итмәдем», – ди. «Оятка калдырасың бит», – дим. Ә менә кызыбызга ярап булмый. Ипи белән чәй генә эчә. Шулай да 1000 сум түлибез инде, – ди Арчада яшәүче Светлана Шиһабиева.

Гөлгенә Гыйниятова Арча районының Югары Пошалым мәктәбендә пешекче булып эшли. Башлангычта нибары дүрт бала укый. Алар барысы да бушлай туклана.

– Әле беркөнне бер баланың әнисе белән сөйләшеп тордым. Әле ярый мәктәп эшли башлады, алайса, балабызны өйдә ашатып булмый, дип сөенә. Гөлгенә апаныкы кебек тәмле пешермисең, ди икән. Тәлинкә төбендә ризык калмый. Өстәп тә сорыйлар әле. Бәрәңге боламыгын яратып ашыйлар. Сыер маеның яхшысын гына җибәрәләр. Мае булгач, сые да тәмле була, билгеле. Шашлык бирмибез. Әмма итсез ризык ашатмыйбыз. Кыстыбый, коймаклар да пешергән юк. Менюга артык әйбер өсти алмыйбыз, тәртибе шундый. Бүген менә чөгендер салаты, бәрәңге боламыгы, балык, компот, ипи белән сыйладык, – ди Гөлгенә Гыйниятова. – Бакчада үстергән яшелчәләрне ашатырга ярамый шул. Шулай ук бәрәңгене дә. Боламыкны да күбрәк салыр идем югыйсә. Химиясез үстерәбез бит. Менә шуларны рөхсәт итсеннәр иде. Хезмәт хаклары аз инде. Ярты штат өчен 15 мең сум чыга, ә салымны чигергәч, кулга тагын да аз кала.

Балтач мәктәбенең Шеңшеңәр мәктәбе директоры Нурзалия Гарифҗанова әйтүенчә, быел алар балыкны күбрәк бирә башлаган.

– Яңа ризыклар да кертелде. Әйтик, бәрәңге, ит, сырдан ясалган запеканка, тавык ите өстенә салынган бәрәңге боламыгы. Укучыларга бик ошый. Быел аеруча мактап ашыйлар. Тәм-томы да эләгә. Полуфабрикатлар бетерелде. Чәйне лимон белән эчәләр. Сөт белән ярамый башлады. Боткага әллә ни исләре китми. Токмач белән сосисканы, тавык итен яраталар. Кәбестә салаты да бар, – ди Нурзалия Гарифҗанова. – Мәктәп бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Анысын инде ярминкәдә сатабыз. Чөгендер, кишер, суганны авыл халкы да сатып ала. Башлангыч сыйныф укучылары, әтиләре СВОда катнашкан, коррекция сыйныфында белем алучы балалар бушлай туклана. Күп балалы гаиләләр ярты бәяне генә түли. Төшке аш бәясе 77 сум 76 тиен тора. Шуның 10 сум 70 тиенен дәүләт түли.

1 сентябрьдән Казан мәктәпләрендәге ашханәләр дә яңа ризыклар белән баетылган. Төрле халыкларның милли аш-суын өстәгәннәр. Алар арасында Азия, Кавказ, итальян кухнясы сыйлары да бар. Барлыгы 12 яңа ризык кертелгән. Бу хакта башкаланың азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Римма Мөхәммәтшина әйтте.

– Быел яңа төрле сыйлар да барлыкка килде. Мәсәлән, венгрча гуляш, тавык ите һәм сырдан зразы, итле шарчык (митбол), итальянча пешерелгән сырлы балык, эремчекле равиолла, ризотто, «Рим каникуллары» пастасы һәм башкалар. Балык төрләрен популярлаштыруны дәвам итәчәкбез. Башлангыч сыйныф укучылары аны бик теләп ашамый. Шуңа күрә балаларга файдасы турында күбрәк сөйләргә тырышабыз. Ә менә шашлыкны берничә ел элек үк керткән идек. Ул балаларның яраткан ризыгына әйләнде, – ди Римма Мөхәммәтшина.

Департамент җитәкчесе әйтүенчә, яңа уку елында бәяләр шул килеш сакланып калган. Башлангыч сыйныф укучылары бушлай туклана. Зурраклар ирекле меню сайлый ала. Бәясе – 93 сум. Моннан тыш, һәр укучы аерым аш алырга мөмкин. Шулай ук укучыларга 45 сумлык иртәнге аш яки төштән соңгы әбәт һәм 66 сумлык берничә төрле ризыктан торган сый да тәкъдим ителә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре