Анда 7 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Шул ук вакытта мәдәни үзәкләрдә 508 студия һәм түгәрәк бушлай эшли. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Мәдәният идарәсе җитәкчесе Алия Заһидуллина сөйләде.
Аның сүзләренчә, түләүле шөгыльләрнең бәясе 800 сумнан башлана һәм 5 мең сумга җитә. «Безнең өчен мәдәният йорты – ял итү мәйданчыгы гына түгел, ә төрле яшьтәге шәһәр кешеләре өчен тотрыклы үсеш мохите», – дип ассызыклады Алия Заһидуллина.
Шәһәр башлыгы Илсур Метшин, үз чиратында, мәдәният йортлары һәм социаль өлкә учреждениеләре – безнең чын горурлыгыбыз, дип белдерде.
– Яңартылган мәдәният йортларына энергиянең кире кайтуы сөендерә. Анда үз эшен яраткан талантлы, креатив профессионаллар эшли. Бүген мәдәният йортлары тулы белем бирү һәм иҗат мәйданчыкларына әверелде. Биредә балаларга һәм яшьләргә үзләренең сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итәләр. Моннан тыш, һәр мәдәният йорты – тулы канлы концерт мәйданчыгы, анда безнең балалар, үсмерләр һәм өлкәннәрдән тыш даими рәвештә профессиональ артистлар һәм театр эшлеклеләре чыгыш ясый, тамашачыларга музыкаль спектакльләр, программалар һәм иҗат кичәләре тәкъдим итә, – ди Илсур Метшин.
Алия Заһидуллина әйтүенчә, учреждениеләрдә балалар һәм яшүсмерләр генә шөгыльләнми. Кичен бирегә эшләүче шәһәр кешеләре, гаиләләр килә. Мәсәлән, Ленин исемендәге мәдәният йортында «халык» исемен йөртә торган тугыз коллектив эшли. Алар арасында «Раздолье» рус хоры, татар җыр ансамбле һәм «Полет» хезмәт ветераннары хоры бар. Соңгысы 1962 елда барлыкка килә, ә «халык» исеме 1978 елда бирелә. Константиновка бистәсе мәдәният йортында Латин Америкасы биюләре студиясе эшли. Коллектив халыкара һәм бөтенроссия фестивальләрендә катнаша.
– Казанда бер генә гомумшәһәр чарасы да мәдәни үзәкләр коллективлары катнашыннан башка узмый, – ди Алия Заһидуллина. – Учреждениеләр иҗат белән шөгыльләнергә яки үз көчен зур сәхнәдә сынап карарга теләүчеләрнең барысы өчен дә ачык. Казанда «Йөзьяшәрләр» шәһәр проекты кысасында яңа юнәлеш – «Алтынбикә» студиясе ачылган. Ул мода театры, актерлык осталыгын берләштерә.
– Инде ун ел мәдәният йортларында «Йөзьяшәрләр» проекты гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә кешеләрнең аерым берләшмәсе формалашты. Бүген шәһәр проекты 106 шәһәр мәйданчыгында 20 дән артык юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла. Дәресләр даими нигездә 16 мәдәни үзәктә һәм шәһәрнең барлык китапханәләрендә уза, – диде Илсур Метшин.
Алия Заһидуллина сүзләренчә, өлкән буын кешеләре өчен Казанда 160 тан артык түгәрәк һәм берләшмә бар. Программа иҗади, белем бирү һәм савыктыру юнәлешләрен үз эченә ала. Проектта катнашучылар арасында бию белән шөгыльләнүче 89 яшьлек Рафаил Граник, вокал һәм театр иҗаты белән мавыгучы 87 яшьлек Гөлсимә Сөләйманова һәм гармунчылар ансамблендә катнашучы 90 яшьлек Разый Хәмзинны аерым атап була.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез