Газетага язылу

Татарстанда үсмерләр төбәкнең балалар лидерын сайлады

Ноябрьдә Татарстанда IV чакырылыш Алдынгылар советы рәисе сайланган.

Татарстанда үсмерләр төбәкнең балалар лидерын сайлады
Фото: «Алдынгылар хәрәкәте»нең матбугат хезмәте

Казанның 139 нчы гимназиясендә укучы Самат Гаврилов (тумышы белән – Әгерҗе районыннан) балаларның яңа лидерына әйләнгән.

Алдынгылар советы – «Алдынгылар хәрәкәте»нең балалар җирле үзидарә органы. Сайлау өч этапта узган: башта – башлангыч бүлекләр, муниципаль районнар дәрәҗәсендә үткәрелгәннән соң гына Алдынгыларның төбәк советы рәисе сайланган.

Быел рәис вазыйфасына кандидатларга берничә сынау этабы узарга кирәк булган. Алар остазлары белән өйрәнгән, социаль челтәрләрдә агитация уздырган, Россиядә, Татарстанда яшьләр сәясәте һәм дәүләт төзелеше буенча тест узган, утырышлар залында туры эфирда дебатларда катнашкан.

Алдынгыларның төбәк советы рәисе өчен тавыш бирү җанлы форматта, шулай ук vk.ru платформасында онлайн узган. Интернет аша 500дән артыграк кеше тавыш биргән. Мөһим үзгәреш – хәзер Алдынгыларның төбәк советында юнәлешләр лидерлары булмаячак.

Командада балалар проектлары лидерлары, шулай ук “Медиа һәм коммуникацияләр” юнәлеше лидеры пәйда булачак. Хәзер Самат Гавриловка төбәк советының яңа командасын булдырып, «Алдынгылар хәрәкәте» эшен дәвам итәргә кирәк булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре