“Татарстан-яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте сәяси советы башкарма комитетының җитәкчесе Алсу Абдрахманова әйтүенчә, максатлары – җырлар аша яшь буында туган илгә мәхәббәт уяту. – 10 елдан артык төрле чаралар үткәрәбез. Быелгысын ватанпәрвәр җырлар фестивале дип атадык. Биредә мәктәп балаларыннан алып югары уку йортларында белем алучы студентлар катнаша. Вокал төркемнәр хәрби җырлар әзерләде. Казан консерваториясе студентлары исә “Солдат хаты” дигән җыр белән чыгыш ясаячаклар, – ди ул. – Яшьләр тарихны белергә, үткәнне онытмаска, истә тотарга тиеш.
Алар хәзерге вакытта илдә барга вәзгыятьне дә аңласын, Ватаныбызны саклаучыларны белеп торсын дибез. Җыр аша без яшьләрнең күңеленә барып җитә алабыз. Яшьләр дигәннән, Арча районында урнашкан Үрнәк бистәсе көллияте егетләре бәйгегә “Таң җыры”н алып килгән. – Сәхнәгә 4 яшемнән чыга идем инде. Укырга кергәч тә күңелемә ошаган шөгылемне таптым. Вокал ансамблендә чыгыш ясау бик ошый миңа, – ди Балтач районының Пыжмара авылы егете Ислам Әсхәдуллин.
– Минем бабам да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ватанпәрвәр җырлар алар һәрвакыт күңелне айкый, уйландыра, хисләрне кузгата. Әлеге вакытта СВОда булган ир-егетләргә дә җиңү теләп калабыз. Кукмарадан килгән Адель белән Альярга 11 генә яшь булса да, бик күп сәхнәләрдә чыгыш ясаганнар инде. “Йолдызлык” фестивалендә дә катнашалар икән. – Җырларга бик яратабыз. Әлеге фестивальдә дә матур чыгыш ясарбыз дип уйлыйбыз. “Пока не поздно” дигән җыр әзерләдек, – ди алар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез