Эшләр шәһәрнең төп магистральләрен, бистәләрдәге юлларны һәм квартал эчендәге машина юлларын колачлый. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләде.
Бистәләргә игътибар
Аның сүзләренчә, юл челтәрен ремонтлауга 18,2 млрд сум тотылган. Моннан тыш, яңгыр канализациясен ремонтлауга – 890 млн сум, юл объектларын төзү һәм реконструкцияләүгә – 3,5 млрд сум, ә «Безнең ишегалды» программасына 4,6 млрд сум бүлеп бирелгән булган. Барлыгы 204 юл участогы тәртипкә китерелгән.
– Казанда быел аеруча бистәләрдәге юлларга аерым игътибар бирелде. Юлларны ремонтлау программасы буенча 30 бистәдә 85 участок яңартылды. Эшләр 95 урамны колачлады. Бу максатларга 2,6 млрд сумга якын акча юнәлдерелде. Бу участокларда өслекнең тузганлыгы 90 проценттан артып киткән иде. Кайбер урамнарда асфальт юл бөтенләй булмаган, – диде Игорь Куляжев.
«Узган ел без бистәләрдәге 102 урамны төзекләндердек. Быел тагын 95 бистә урамына асфальт җәелде һәм яктыртылды», – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин. Моннан тыш «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән ишегалларына уңайлы керү юллары булдыру өчен, квартал эчендәге 16 км озынлыктагы юллар ремонтланган. Авиатөзелеш районында «Руно» һәм «Солонка» бакча ширкәтләрендә 1 чакрымга якын юл яңартылган. Бакча ширкәтләренә керү юлларын төзү буенча җиде ел эчендә Казанда 29 СНТга 26 км озынлыктагы 20 керү юлы төзелгән.
Казанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 8 чакрым озынлыктагы 14 юл участогы ремонтланган. Аерым алганда, Натан Рахлин урамында юл өслеге яңартылган, йөрү өлеше киңәйтелгән, тротуарлар һәм тукталыш мәйданчыклары төзекләндерелгән. Мәүлетов урамында исә юл өслеге ремонтланган, бетон киртәләр куелган һәм яңа тротуарлар төзелгән. «Тормыш өчен инфраструктура» проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Казан юлларының норматив халәттәге өлеше 85 процентка җиткән.
Илсур Метшин сүзләренчә, «Имин һәм сыйфатлы юллар» проекты, республика һәм шәхсән Рәис Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән юлларны ремонтлауның югары темплары саклап калына.
– Быел 130 км юлны тәртипкә китердек. Бу эш автомобильчеләргә дә, җәяүлеләргә дә, шәһәребез кунакларына да сизелә. Бу максатларга барлыгы 27 млрд сум юнәлдерелде. Сүз зур суммалар турында бара. Акча ишегалларын һәм юлларны, яңгыр сулары канализациясен, тышкы яктыртуны ремонтлауга тотылды, – ди Казан мэры.
Кунаклар кабул иткәндә
Казанда халыкара чаралар еш уза. Татар халкы кунак чакыра икән, бар җире дә җитеш булырга тиеш. Казан Россия-АСЕАН саммитына килүчеләрне гомуми озынлыгы 6 чакрымнан артык булган җиде юл участогына ремонт ясап каршы алды. Эшләр Николай Ершов, Татарстан, Ташаяк, Сибгат Хәким, Сәхипгәрәй Сәетгалиев, Рөстәм Яхин һәм 2 нче Турин урамнарында башкарылды. Игорь Куляжев сөйләвенчә, гомуми озынлыгы 30 км чамасы булган тагын 41 участок нык тузган асфальт-бетон юлларны ремонтлау программасы кысасында яңартылган. Исемлеккә шәһәрнең төп магистральләре һәм керү юллары: Ямашев һәм Җиңү проспектлары, Ленская, Восстание, Журналистлар урамнары, Беломорская, Имәнлек, Мамадыш тракты кертелде. Тынычлык, Габишев, Имәнлек урамнарында, шулай ук Себер трактында өстәмә рәвештә 8 км велосипед юлы төзелгән.
– Дәүләт автоинспекциясе белән килештерелгән урыннарда велосипед юллары булдырабыз. Бер ел эчендә 8,5 км велоюл төзү шулай ук начар күрсәткеч түгел. Моннан тыш, юл-транспорт һәлакәтләре еш теркәлгән 66 участокта билгеләр, коймалар, светофорлар урнаштырылды, җәяүлеләр өчен дә, транспорт өчен дә саклануның башка чаралары күрелде, – диде шәһәр башлыгы.
Программа төгәлләнә
Шулай ук Казанда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел 418 күпфатирлы йорт территориясе төзекләндерелде, 600 мең кв. метр асфальт-бетон өслеге ремонтланды.
– «Безнең ишегалды» программасының ролен бәяләп бетергесез. Киләсе елга бу программаны төгәлләячәкбез. Хәзер без бу эшләргә масштаблы якын киләбез. Быелгы иң зур территория Кызыл Позиция, Гастелло, Гвардия һәм Гадел Кутуй урамнарындагы 21 йортны берләштергән ишегаллары комплексы булды. Аның мәйданы 75 мең кв. метрдан артык, монда 8 меңләп кеше яши. Программа гамәлдә булган җиде ел эчендә Казанда 3172 күпфатирлы йорт территориясен төзекләндердек. Уңай үзгәрешләр шәһәрдә яшәүче 700 меңгә якын кешегә кагылды, – ди Илсур Метшин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез