Фильм шагыйрәнең балачагын, сугыш елларын, Әлмәткә ничек күченеп килүен, нефть техникумында укытучы, шәһәр радиокомитеты мөхәррире һәм партия комитеты лекторы булып эшләгән елларын, иҗатын колачлый һәм каты авыруга каршы көрәшен тасвирлый.
Фильмны Казан режиссеры Александр Далматов төшерә. Ул тамашачыга халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә, җыры кала» повесте буенча төшерелгән телесериал аша таныш. Әлеге проект та Компания ярдәмендә гамәлгә ашырылды. «Бөтен командабыз исеменнән күрсәткән ярдәмнәре өчен «Татнефть»кә зур рәхмәтемне җиткерәм», – ди режиссер.
Александр Далматов сүзләренчә, алар картинада Саҗидә Сөләйманованың тормыш юлын күрсәтүне генә түгел, ә шагыйрәнең тормыш юлын заманча кино теле белән сөйләүне һәм яшь буынны иҗаты белән таныштыруны күз уңында тота.
.jpg)
Саҗидә Сөләйманова ролен тормышының төрле чорларында Алсу Каюмова (Камал театры), Зәринә Сафина (Тинчурин театры) һәм Таңсылу Әхмәдиева (Әлмәт театры артистлары Ләйсән һәм Рифат Әхмәдиевләрнең кызы) башкара. Фильмда Татарстан театрлары актерлары, шул исәптән Әлмәт драмтеатры артистлары да катнаша. Атап әйткәндә, шагыйрәнең тормыш иптәше, язучы һәм шагыйрь Әдип Маликов ролен Татарстанның атказанган артисты Илсур Хәертдинов башкарачак.
Киноның документаль өлешен язучылар, шагыйрьләр һәм татар әдәбияты белгечләренең хатирәләре тәшкил итәчәк. Саҗидә Сөләйманова, аның иҗади юлы һәм әсәрләренең Татарстан мәдәнияте өчен әһәмияте турында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, язучы Ринат Мөхәммәдиев, халык шагыйрьләре Ренат Харис һәм Рәдиф Гаташ, әдәбият белгечләре Дания Заһидуллина, Фоат Галимуллин һәм башкалар сөйли.
– Саҗидә Сөләйманова иҗаты күптән инде халык байлыгына әйләнде. Аның «Урсал тауда», «Туй җыры» кебек шигырьләрен һәм җырларын татарлар яшәгән һәр тарафта беләләр, – ди Александр Далматов. – Безнең бурыч – бу мәдәни кодны заманча кинематография теленә күчерү.
Фильмның сценарий авторлары – Алсу Хәбибуллина һәм Резеда Хәертдинова, консультанты Саҗидә Сөләйманованың улы, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Әнвәр Маликов.
Эпизодларны Казанда, Әлмәттә һәм шагыйрәнең балачак һәм яшьлек еллары үткән Башкортстанның Тәтешле районында төшерәләр.
Саҗидә Сөләйманованың юбилеена «Гөлбадран» повестен да кабаттан бастырып чыгарырга ниятлиләр. Бүген ул китап форматында юк диярлек. «Татнефть» хәйрия фонды «Рухият» нәшрият программасы кысасында повестьның яңа басмасын татар һәм рус телләрендә әзерли. Татар текстында автор кулъязмасының элекке басмаларга кермәгән аерым фрагментлары кире кайтарылган, ә әсәрнең рус теленә тәрҗемәсе яңадан ясалган. Шул рәвешле шагыйрәнең 100 еллыгына аның мирасы халыкка берьюлы берничә форматта – әдәбият һәм кино аша тәкъдим ителәчәк.
Гөлназ Гыйззәтуллина
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез