Соңгы тапкыр укытучым белән 1 сентябрьдә элемтәгә чыктым. Хәләл җефете Флүрә апа (ул да минем укытучым) белән икесен Белем көне белән котладым. Илдус абыйның хәле әллә ни шәптән түгеллеге сөйләшүеннән аңлашыла иде, әмма ул һәрвакыттагыча көр күңелле булып калырга тырышты, сер бирмәде. «Менә азрак авырып киттем әле», – дигән булды. Флүрә апа гына: «Хәле авырайды инде», – дип әйтеп куйды. Күңел ышанмаган иде әле, чөнки Илдус абый искиткеч көчле рухлы кеше булды. Педагогия училищесында 41 ел (шуның 21 е – директор, 8 е – завуч, калганнарын укытучы булып) эшләү дәверендә ул кемгә генә белем бирмәгән дә кемне генә җылы сүзе белән юатмаган икән. Илдус абый бер генә укучысын да игътибарсыз калдырмагандыр дип уйлыйм. Газетада язмам чыккан саен, олы башын кече итеп, миңа да гел шалтыратты: мактады да, тәнкыйтьләп тә алды, киңәшләрен дә җиткерде, әмма беркайчан да күңелне төшермәде.
Илдус абый белән Флүрә апа – бик кунакчыл гаилә. Өзми-куймый чакыргач, бервакыт өйләренә гаиләм белән дә барып чыккан идек. Журналист гадәте инде, анда да тик утыра белмәгәнмен, сораулар биреп йөдәткәнмен. Ә Илдус абый, иркенләп, хатирәләре белән уртаклашкан...
Балачак
– Биектау районындагы безнең Урал авылы 14 йортлы гына иде. Әтиебез сугышның беренче көннәреннән үк хәбәрсез югалды. Без – 6 баланы әниебез Бибимәрзия җыеп-җыйнап үстерде. Укуга бик һәвәс булдык. Мәйданы 40 кв. м булган агач йорт иртәнге якта колхоз идарәсе, сәгать 8 дән соң – мәктәп, кич белән клуб булып хезмәт итте. Без, 20 ләп бала, барыбыз бер бүлмәдә укыдык. Ленин ордены белән бүләкләнгән Габдулла исемле укытучыбыз беребезне дә тик утыртмады. Кара тактада 2–3 укучы берьюлы нидер яза. Кечкенә генә китапханә дә бар. Чиратлашып укыдык.
Дәресләр тәмамланганнан соң йорт эшләре көтеп тора. Каз көтәбез, кич белән сыерны көтүдән алырга барабыз. Ял көнне колхоз көтүенә чыгабыз. Төнгә бер эш – китап уку. Берәр җайлы почмакта лампаны яндырасың да, укыйсың да укыйсың. Безнең авылда китап укымаган бала юк иде. Мин күбрәк тә укып ташлаганмын, ахры. Кечкенәрәкләр, нинди китап укыдың, әйдә, сөйлә әле, дип уратып алалар да җибәрмиләр иде. Уралда башлангычны тәмамлагач, 8 чакрым ераклыктагы Ямаширмә мәктәбенә юл тоттык. Математика белән физиканы Әгъләм абый укытты. Казан педучилищесына укырга керергә дә ул тәкъдим ясады.
Казан
Мәктәпне «бишле»гә генә тәмамлаганга, имтихансыз гына алдылар. Әле ярый шулай булган. Югыйсә рус теленнән диктантны яза алмаган булыр идем. Укый башлагач та, иң беренчесен язгач, үз күзләремә ышанмадым: кып-кызыл, шыр хата. Булдыра алмыйсың дип кайтарып җибәрергә дә исәпләре бар иде. Директор Абдулхак абый Касыймов кына коткарып калды, чөнки ул математикадан укыта иде, ә ул фәнне мин яхшы беләм. Тырыша торгач, педучилищены «бишле»гә генә тәмамладым.
Армиядә хезмәт итеп кайткач, Казан педагогия институтына имтихан бирергә килдем. Билеттагы мәсьәләләрне бик тиз чиштем, әмма теоретик яктан аңлату кыен. Онытылган. Шулчак бүлмәгә булачак деканыбыз Бари Газизов килеп керде. Минем азапланганны карап торды да: «Әйдә, «бишле» куегыз, укый торган егет бу», – диде. Шулай итеп мин студент булдым. Тик матди яктан хәлнең начар булуы сиздереп тора. Дәресләрдән соң вагон бушату, кайда нинди эш бар, шунда ябышу туйдырды. Беренче курсны тәмамлагач, Дәрвишләр бистәсендәге оптика-механика заводына бардым да лаборант булып урнашырга сөйләшеп кайттым. Заводтан чакыру килгәч, декан янына кердем. Хәлем җиңел түгел, читтән торып укырга күчәм, дидем. Ул мине җибәрмәде, шул көннән Ленин стипендиясе билгеләде. Үзем дә тырыштым инде. Төнгә кадәр тулай торакның уку залында утыра идем. Уку тәмамлангач, аспирантурада калырга да кыстадылар, әмма без Флүрә апаң белән гаилә корып, бала көтә идек инде. Юллама белән Арчага юл тоттык.
Арча
Без килгәч, директор итеп Мөнәвир Ибраһимовны билгеләделәр. Бу чорда Арча педучилищесы иң алдынгы урынга чыкты. Киләчәккә карап эш йөртә белде ул. Укучылар саны елдан-ел арта бара, ә бинаның мәйданы кечкенә. Мөнәвир Гәрәевич проект-смета документлары әзерләтте. Әмма аңа эшне башларга рөхсәт бирмәделәр. Үз урынына мине калдырганда, бинаны төзетергә наказ әйтеп калдырды. Шул проект турында сөйләшергә дип, райкомның беренче секретаре янына кердем. «Миңа сезнең педучилищегыз бернәрсәгә дә кирәкми», – дип борып чыгарды. Миннән берни килеп чыкмый икән, дигән фикергә килдем дә, директорлыктан азат итегез дип, гариза яздым. Мәгариф министрлыгына юл тоттым. Министр урынында булмады. Урынбасары безнең училищены тәмамлаган кеше булып чыкты. Әйтмәгән сүзен калдырмады, сүгеп кайтарып җибәрде. Аның каравы, әллә нинди юлларын табып, яңа бина төзетергә ярдәм итә алды. Без аны хуҗалык ысулы белән салдык. Бу инде барлык укытучылар да төзелештә катнаша дигән сүз. Шулай булып чыкты да. Хәзер дә гаҗәпләнәм: ник бер кеше зарлансын, ник бер кеше сүз әйтсен шунда. Ярты көн укытабыз, яртысы эшләп үтә. Бер җаена төшенгәч, тукталып калмадык, шул ук ысул белән укытучыларны да фатирлы иттек.
Гаилә
Флүрә апаң белән өч бала үстердек. «Кайда йөрисең, ник өйдә эшләмисең?» – дип битәрли белмәде. Бер коллективта укыткач, берәрсен тәнкыйтьләсәң, үзеңнекен кара, дип әйтүләре дә бар иде. Тик мондый сүзләргә форсат булмады: Флүрә апаң һәр дәрескә ныклап әзерләнеп, бар күңелен биреп укытты. Хәзер инде балалар, оныклар, оныкчыклар белән әвәрә килеп яшәү – безнең өчен зур сөенеч.
Аңлашыла инде, Илдус абыйның тыйнаклыктан әйтелгән сүзләре генә иде бу. Кая инде аңа өйдә бикләнеп яту?! Эштән киткәч тә, район ветераннары оешмасын җитәкләде, берничә ел буена өлкән кешеләр мәнфәгатен кайгыртып мәш килде. Арчада үткәрелгән һәр чарага беренче чиратта чакырулы иде ул. Шул ук вакытта меңнәрчә укучысына киңәшче, ярдәмче булып торырга да өлгерде. «Ватаным Татарстан»ның да якын дусты булды. Арчада китап, газета, театр көннәре үткәргәндә, без Илдус абыйның бу районда «ВТ»ны озак еллар яздырып укый торган кешеләр арасында беренче урында торганын да ачыклаган идек.
...Арча урамнарында Илдус абый белән йөргәнем бар. Юлда очраган һәр кеше аны таный, йөгереп килеп, хәлен сораша. Сездән дә бәхетле кеше юктыр, Илдус абый, дигән идем шулвакыт, сокланып. Ул моның, чыннан да, шулай булуын кире какмады. Үзе берәмтекләп төзегән тормышта бәхеткә, хөрмәткә төренеп яшәде Илдус абый. Көллиятне тәмамлаучыларның гомуми чатында бик еш: «Арча, без – аның укучылары ятим калдык», – дигән фикер кабатлана. Бу сүзләр белән килешергә дә, шул ук вакытта килешмәскә дә мөмкин, чөнки Илдус абый безне ташлап китмәде: эш-гамәлләре – җир өстендә, ә канатлы сүзләре яктылык булып, күңелләребездә яши.
Белешмә
Илдус Габдрахман улы Сәгъдиевнең мәгариф өлкәсенә керткән өлеше турында алган исемнәре, бүләкләре сөйли. Ул – Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Арча районының мактаулы гражданины. Аның шулай ук Татарстан Президентының Рәхмәт хаты, «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» билгесе, «Мактаулы остаз» күкрәк билгесе һәм башка бүләкләре бар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез