Шунда яши, эшли һәм иҗаты да шунда башлана. Саҗидә Сөләйманованың 16 җыентыгы дөнья күрә. Алар арасында укучылары аеруча яратып кабул иткән «Гөлбадран» повесте да бар. Язучының 100 еллыгы уңаеннан «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә «Рухият» нәшрияты «Гөлбадран» повестен татар һәм рус телләрендә яңадан бастырып чыгарды.
Әлмәтнең горурлыгы
Саҗидә Сөләйманова 1926 елның 3 октябрендә дөньяга килгән. Ел саен октябрь башында язучылар, шагыйрәне хөрмәтләп, Әлмәт шәһәренә җыела. Быел да карлы-яңгырлы, салкынча көз иртәсе булуга карамастан, иртәдән үк Татарстаннан да, Башкортстаннан да юлга кузгалды алар. Әлмәттә кунакларны урам буйлап утыртылган кып-кызыл миләш агачлары каршы алды. Аларга сокланып баручылар: «Саҗидә миләшләре», – дип куйды. Миләш агачы шагыйрәнең һәйкәле янәшәсендә дә көзге сары яфраклары һәм кызыл җимешләре белән аны җил-яңгырдан саклагандай басып тора.

Саҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел тулуга багышланган чара да һәйкәл янында башланды. Халык шактый җыелган. Шагыйрәне якыннан белүчеләр дә, иҗатын яратучылар, яшьләр, якыннары да килгән. Бик күп җылы сүзләр яңгырады. Митингка җыелучыларны Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ирина Павловская сәламләде.
– Саҗидә Сөләйманова иҗатының нәкъ менә Әлмәттә үсүе белән горурланабыз. Үз иҗатында хатын-кызларга хас борчуларны да, туган якка булган хисләрне дә, нефтьчеләребез хезмәтен дә чагылдыра. Без аны һәрвакыт күңелебездә сакларбыз, – диде ул.
Саҗидә Сөләйманова 1955 елда Әлмәткә күчеп килгәч, башта нефть техникумында, аннары шәһәр радиоүзәгендә, әдәбият берләшмәсендә эшли. Ә ире Әдип Маликов, мондагы язучыларны туплап, әдәби түгәрәк оештыра. Татарстан Дәүләт Совет депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла үз чыгышында язучы Гариф Ахуновка бәйле кызыклы гына бер хатирәне искә төшерде:
– Әлмәткә күчеп килгәч, Гариф Ахунов монда әдәби берләшмәне җитәкли, Әдип Маликовның фатирына килә. «Сары гына чәчле хатыны чыгып, безгә ашарга әзерләде дә аш бүлмәсенә кереп югалды, башка чыкмады. Ул вакытта аны булачак бөек шагыйребез Саҗидә Сөләйманова дип кем уйлаган», – дип искә алган иде язучы...
Ахматова түгел мин, бүтән...
Шагыйрә үз иҗатын соң башлый, ләкин тиз арада таныла. Исән чагында ук өч тәрҗемә җыентыгы дөнья күрә.
– Аны Анна Ахматова, Белла Ахмадуллина, Фазу Алиева, Тәнзилә Зумакулова һәм башкалар белән дә чагыштырдылар, ләкин Саҗидә Сөләйманова ул үзе – Саҗидә. Безнең олы татар шагыйрәбез. Халкыбыз яшәгәндә, ул кадерле булачак. Без аны онытмабыз, – диде Ркаил Зәйдулла, шагыйрьләргә хас булганча хисләнеп. Һәр төрле чагыштыруларга карата Саҗидә Сөләйманованың үзе язып калдырган шигъри җавабын да искә төшереп сөйләде ул. «Бу йөрәктә минем күпме үкчә,//Үксеп чыга аннан җыр, ютәл.//Йөрәгемнән сикереп, җиргә чумдым,//Ахматова түгел, мин бүтән».

Халык шагыйре, Г. Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров: «Саҗидә Сөләйманова – хатын-кызлар арасында безнең шигъриятне профессиональ нигезгә салучы зат. Кирәк вакытта ул хатын-кыз була белде, кирәк вакытта ир-ат та, егет тә булды», – дип, шагыйрә иҗатына үз бәясен җиткерде. Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай премиясе лауреаты Марсель Галиев Саҗидә Сөләймановага бәйле үз истәлекләрен яңартты. «Әлмәткә килгәч, аның белән сөйләшеп утырырга ярата идем. Ачык зәңгәр күзле, сары чәчле, зыялы ханым... Артык сүз сөйләшмәс, җитди. Яшь шагыйрьләргә игътибарлы булды. Хатын-кыз, ир-ат шигърияте дигән бәхәс элек тә, хәзер дә дәвам итә. Ләкин Саҗидә ханым – үз иҗаты белән әлеге киртәләрне беренче тапкыр җимергән кеше. Аның шигърияте саллы, образлы һәм тирән мәгънәгә ия. Ул чәчән булып кына түгел, тирән фикерле шигырьләр иҗат итте. Һәм Әлмәт аны безнең татар халкының сөекле шагыйрәсе итеп үстерде. Ул татар әдәбиятында лаеклы тәхетен алып, мәңге яшәр дип уйлыйм», – диде Марсель Галиев, киләчәккә өмет белдереп.
Бу өмет, һичшиксез, акланырга тиеш. Саҗидә Сөләйманованың иҗаты – бүгенге хатын-кыз шагыйрәләребез өчен үрнәк тә, алга юл күрсәтүче маяк та. Г. Тукай премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллина әнә бит нәрсә ди: «Кулына каләм алган хатын-кыз гомеренең билгеле бер чорында уйлана башлый: гаилә учагын саклап, балалар анасы булып, шул ук вакытта шагыйрь булып та яшәп буламы? Була, Саҗидә апа шулай булдырган. Казаннан, әдәби мәркәздән читтә, сүзеңне ишеттерерлек шагыйрь булып буламы? Була, Саҗидә апа шундый булган». Лилия Гыйбадуллина үзе дә – Чаллыда яшәп иҗат итүче, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә лаек шагыйрәләрнең берсе. Әлеге әдәби бүләк 2006 елда «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан булдырылган иде, ике елга бер тапкыр уңышлы иҗат итүче каләм ияләренә тапшырыла ул. Шулай ук югары уку йортларының, көллиятләрнең әдәбият өлкәсендә үзләрен күрсәткән студентларына Сөләйманова стипендиясе дә түләнә. Әлеге олуг бүләккә лаек булган Лилия Гыйбадуллина, Луиза Янсуар, Илүсә Нәбиуллина, Минзифа Әхмәтшина һәйкәл янында үзләренең Саҗидә Сөләймановага багышлап язган шигырьләрен сөйләделәр.
100 елга – 100 шигырь
Шагыйрәнең һәйкәле янында тагын бер матур мизгелнең шаһиты булырга туры килде. Быел 10 майда интернет челтәрләрендә әдәби марафонга старт бирелә. Ул «100 елга – 100 шигырь» дип атала. Шунда ук «Саҗидә миләшләре» дигән акция дә оештыралар. Әдәби марафонда катнашучылар шагыйрәнең туган көненә кадәр социаль челтәрләрдә аның йөз шигырен тәкъдим итәргә тиеш була. Марафонны оештыру идеясе белән янып йөрүче кеше – ветеран укытучы, Әлмәт районының «Татар гаиләсе» иҗтимагый фонды җитәкчесе, әдәби әйдаман Гөлия Җамалиева. Җәй буе дөньяның төрле почмакларында яшәгән татарларны Саҗидә Сөләйманова иҗаты берләштерә. 12 кеше марафонда 100 шигырен куеп бетергәнче катнаша. Гран-прига ия булучыларны Әлмәткә чакырганнар. Шагыйрә һәйкәле янында дипломнарны аларга Гөлия Җамалиева һәм Саҗидә Сөләйманованың килене Асия Маликова тапшырды. «Бүгенге хисләремне аңлата алмыйм. Биредә сөйләнгән сүзләр, шигырьләр барысы да йөрәккә барып җитте, алар шулкадәр ихлас, – дип, күз яшьләре аша дулкынланып сөйләде Асия Маликова. – Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең булдырылуы шагыйрәнең исемен мәңгеләштерүдә, танытуда һәм яшь каләм ияләренә иҗат итүдә бик зур этәргеч булды». Әлеге ярдәм өчен «Татнефть» җәмгыятенә һәм Язучылар берлегенә рәхмәтен җиткерде.
Урамдагы салкын һава торышын бер-бер артлы яңгыраган хисле чыгышлар җылытып җибәргәндәй булды. Митинг Саҗидә Сөләйманованың һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Шагыйрәнең һәйкәл тирәсе миләш кебек үк кызыл канәфер һәм роза чәчәкләренә күмелде.
Гөлбадран – өмет чаткысы
Шагыйрәнең якты истәлегенә багышланган кичә алга таба Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә дәвам итте. Биредә Саҗидә Сөләйманованың «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә «Рухият» нәшрияты чыгарган «Гөлбадран» повестен тәкъдим итү чарасы узды. Аның Яшьләр үзәгендә үтүе дә очраклы түгел. Бу бинада элек Максим Горький исемендәге клуб урнашкан булган. Әдип Маликов оештырган, аннары Саҗидә Сөләйманова да килеп кушылган әдәби түгәрәк нәкъ менә шунда эшләгән.

Китапны тәкъдим итү чарасы «Гөлбадран» повестена нигезләнеп эшләнгән инсценировка белән башланды. Аны тамашачыларга Әлмәт театры артистлары тәкъдим итте. Актриса Бибиса язмышы, аның яман чиргә каршы көрәше, эчке хис-борчулары күңелгә тия. «Гөлбадран» – автобиографик әсәр дә әле. Саҗидә Сөләйманова гомеренең соңгы елларында үзе дә онкология белән көрәшә. Повестьны да авырган вакытта яза. Әсәрендә табибларның катлаулы хезмәтен, үзара мөнәсәбәтләрен дә тасвирлый. Инде үзе дә операция кичергән кеше буларак, Саҗидә Сөләйманова табиблар рөхсәте белән алар операция ясаганда шунда катнаша, эш процессын күзәтеп иҗат итә. «Гөлбадран» әнә шулай барлыкка килә. Әсәр бәхетле тәмамлана, Бибиса аңа гашыйк яшь онколог ярдәмендә терелә, гөлбадран үләне, саф мәхәббәт хисләре кызга чирне җиңәргә булыша. Язучы әлеге повесте ярдәмендә кешеләр күңелендә ышаныч уята. Гөлбадран өмет чаткысына әверелә.
Повестьны яңадан бастырып чыгару идеясе белән «Татнефть» хәйрия фондына язучының улы Әнвәр Маликов мөрәҗәгать иткән. «Гөлбадран» повестендагы язмыш бик күпләргә таныш. Бүгенге тамашаны да мин эчтән борчылып, күңелемә якын алып карап утырдым.
– «Гөлбадран» повестен яңадан бастыру идеясе өчен Әнвәр Маликовка рәхмәтле без. Аның тәкъдимен хуплап кабул иттек. Әсәрне яңадан бастырып кына калмадык, ә татарча һәм русча тәрҗемәдә бер китапка туплап бирдек. Татарча нөсхәсенә автор кулъязмасындагы моңа кадәр бастырылмаган өлешләрен дә керттек. Ә рус теленә тәрҗемәне Әнвәр Маликов үзе әзерләде», – дип сөйләде «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова.
«Гөлбадран»ны яңадан бастыруның сәбәбе дә билгеле. Әсәрне укырга теләүчеләр шулкадәр күп була ки, «Китапны каян алып була икән?» дигән сорау белән шагыйрәнең якыннарына мөрәҗәгать итәләр. «Онкология белән авыручылар аз түгел. Әсәрне укучылар: «Саҗидә апаның хис-кичерешләре безгә шулкадәр таныш», – диләр. Тормышта бик күп авыр хәлләр була. Бернинди өмет, яшәү мәгънәсе калмаска мөмкин. Ә монда автор үзендә яшәү көчен тапкан образны гәүдәләндерә. Аның кичерешләре дә фантазия түгел, ә кешенең чынбарлыктагы хисләре, уйлары», – дип фикерләре белән уртаклашты Асия Маликова. Повестьның татарча вариантын ул үзе әзерләгән.
Китап чыгу үзе зур бәйрәм булса, яңа басмасы чыгу – икеләтә бәйрәм. Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, димәк, әсәр онытылмаган, һәрвакыт укылачак. Язучылар берлеге рәисе татар әдәбиятын үстерү һәм Саҗидә Сөләйманова исемен мәңгеләштерү буенча башкарган эшләре өчен «Татнефть» оешмасына рәхмәтен җиткерде. «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Маминга, хәйрия фонды директоры Эльмира Газизовага Г. Тукайның 140 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлек медален дә тапшырды.
«Гөлбадран» повесте – бик бәхетле әсәр, дисәк тә артык булмас. Аны шагыйрәнең 100 еллыгы уңаеннан Татарстан китап нәшрияты да бастырып чыгарды. «Без ел саен юбилейлары булган язучыларның дистә еллар чыгарылмаган китапларын да бастырабыз. Аларны халык көтеп тора һәм тиз арада алып бетерә. Саҗидә апаның да «Гөлбадран» повестен һәм хикәяләрен бер китапка туплап бастырдык. Аның бүген чәчмә әсәрләре дә бик актуаль», – ди нәшриятның генераль директоры Рөстәм Галиуллин.
«Матур апа», «Курчак апа» дип искә алалар
Саҗидә Сөләйманованың 100 еллыгы уңаеннан «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә «Саҗидә» дип исемләнгән документаль фильм да төшерелә. Аның режиссеры – Александр Далматов. Документаль фильм булса да, анда нәфис фильм элементлары да бар. Өлкән яшьтәге Саҗидә ролен Камал театры артисты Алсу Каюмова, яшь чагын Тинчурин театры артисты Зәринә Сафина, балачагын Әлмәт театры артистлары Ләйсән һәм Рифат Әхмәдиевләрнең сап-сары чәчле матур кызы Таңсылу башкара. Төшерү эшләрен режиссер октябрь аенда тәмамларга планлаштыра. Документаль-нәфис фильм бик кызыклы килеп чыгар кебек. Александр Далматов кичәгә аның бер өлешен монтажлап алып та килгән. Билгеле инде, тамашачы яратып кабул итте.

– Башкортстанның Тәтешле районында йөргәндә шуны аңладым: Саҗидә апаны шулкадәр яраталар икән. Ул анда 1944–1946 елларда укытучы булып эшләгән. Мин аның укучыларын таптым, аларга инде 90 яшь. Хәзер дә Саҗидә апаны «Матур апа», «Курчак апа», «Әкият апа» дип искә алалар. Район үзәгеннән килгән 18 яшьлек кыз бик матур була. «Без аны әкияттән, кинодан килгән дип уйлый идек», – диләр. Укучылары гына түгел, аларның оныклары да шагыйрә турында матур истәлекләрне саклыйлар, сөйлиләр. «Ул вакытта аңа бит икенче бер шагыйрь гашыйк иде», – диләр. Ул Әнгам Атнабаев булып чыкты. Ләкин Матур апа аңа мәхәббәт белән җавап кайтармаган. Әнгам абый: «Беребез – кояш чыгышында, беребез – баешында», – дип, Саҗидә апага атап шигырьләр, хатлар да язган, – дип сөйли Александр Далматов.
Шагыйрәнең 100 еллыгына багышланган кичә әнә шундый җылы истәлекләр, хатирәләр белән көн буе дәвам итте. Татарның күренекле шәхесләрен оныттырмыйча саклап торучы, халыкка җиткерүчеләр, «Татнефть» җәмгыяте җитәкчелеге кебек мәдәниятебезгә, сәнгатебезгә игътибарлы кешеләр булганда, бай мирасыбыз киләчәк буынга да барып җитәр. Һәм андый хәйриячеләр җәмгыятебездә күбрәк булсын иде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез