Бәйрәмдә тантаналы өлештән соң зур концерт булды. Баксаң, анда бары тик академия хезмәткәрләре генә катнашкан икән. Дөрес, сәхнәдә таныш йөзләр күренде күренүен, әмма зал тулы тамашачыны сокландырырлык бу күренеш яңа проектның яңгырашы дип, мөгаен, залдагы күп кешенең башына да килмәгәндер. Гадәти көннәрдә армый-талмый фән белән шөгыльләнүчеләр җырлады, биеде, музыка коралларында уйнады – кыскасы, сәхнәне дер селкетте.
– Академиядә төрле яклап талантлы кешеләрнең күп булуыннан хәбәрдар идем. Үзебез дә булдырабыз дип, шушы проектны кыска гына вакыт – бары тик бер ай эчендә тормышка ашыра алдык. Әлбәттә инде, укытучылар ярдәме белән. Сокланып та, сөенеп тә карап, тыңлап утырдым. Бу команда – минем горурлыгым, – диде Рифкать Миңнеханов. Барысына да зур рәхмәтләрен җиткерде.
Әлбәттә инде, команда дигәндә, бу исемлеккә башка хезмәткәрләрне дә, ветераннарны да кертүен әйтергә онытмады.
Юбилей кичәсе Камал театрында узды. Театрның фойесында Фәннәр академиясенең фәнни казанышларын яктырткан күргәзмә оештырылган иде. Җиде институт үзләренең хезмәт нәтиҗәләрен күрсәтте. Шулай ук Татарстанның фән һәм технологияләр фонды да проектларын тамашачылар хозурына чыгарды.
Академия хезмәткәрләрен Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады. Шулай ук Абхазия һәм Үзбәкстан Фәннәр академиясеннән коллегалары да килгән иде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин:
– Татарстан Фәннәр академиясе беренче көннәрдән үк фәнни учреждение булып кына түгел, ә бәлки чын мәгънәсендә республикабызның интеллектуаль үзәге булып хезмәт итә. Шушы вакыт эчендә ул үзенең тотрыклы һәи кирәкле булуын исбатлады. Монда математика, физика, химия, биология, медицина, гуманитар һәм иҗтимагый фәннәр өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләр үткәрелә, – диде.
Премьер-министр татар теле, татар әдәбияты, тарих һәм археология өлкәсендә үткәрелгән хезмәтләрнең мөһимлеген аерым ассызыклады.
– Татарстан Фәннәр академиясе – бүген заманча, динамикалы үсеш алган фәнни оешма, – дип өстәде.
Тантаналы өлештән соң төрле төбәкләрдән һәм илләрдән килгән галимнәр секция утырышларына таралыштылар. Алда аларны яңа ачышлар көтә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез