«Россия эше» кадрлар бүлеге җитәкчесе Тимур Муллин әйтүенчә, өлкәнәя башлагач, күңелгә ятышлы эш табу кыенлаша. Шуны истә тотып, республикада «Кадрлар» илкүләм проекты ярдәме белән теләге булганнарны, шул исәптән пенсия алды яшендә булган кешеләрне дә бушлай яңа һөнәрләргә укыталар.
– Эш сорап килүчеләр шактый. Инде аерым бер белгечлектә тәҗрибәләре булса да, кайчагында замана таләпләренә туры килеп бетмәгән һөнәрләрен яңасына алыштырырга телиләр. Яшьләрдән аермалы буларак, өлкән буын әле дә бәхетне эштә таба, – ди Тимур Муллин. – Быел 50 яшьтән өлкәнрәк 530 кеше яңа һөнәргә укыды. Күбесе ветеринар ярдәмчесе, массаж белгече, ясалма фәһем белән эшләүче хезмәткәр, экскурсовод эшенә өйрәнде. 496 кеше яңа белгечлеге буенча эшли дә башлады. Узган ел исә 870 өлкән яшьтәге кеше башка һөнәрләргә укыган иде. Алар арасында тәрбияче ярдәмчесе, тегүче, өлкәннәрне тәрбияләүче, кече шәфкать туташы, БПЛА операторы кебек һөнәрләрне сайлаучылар булды. Без эшкә урнашырга килгән кешеләргә һәр яктан ярдәм итәбез. Хәтта борчылу, куркуны да җиңәргә булышабыз. Моның өчен алар белән психологлар эшли.
Кукмарада гомер итүче Мәдинә Хәмзина 61 яшендә тегүчелеккә укыган. Гомерлек хыялын тормышка ашырган шулай.
– Әниләрнең сүзен тыңламый булмады. Фермага эшкә төшәсең, дип бер генә әйттеләр. Мәктәп бетердем дә кияүгә чыктым. Ә аннары фермада бозау карадым. Шулай тормыш үз көенә тәгәрәде. Ә күңелдәге хыял яши бирде. Яңа һөнәргә укып була икән, дип ишеткәч, ике дә уйламыйча тәвәккәлләдем. Хәзерге эшемне бик яратам, – ди ул.
Яшел Үзәндә яшәүче Нина Гомәровага 57 яшь. Гомер буе сатучы булып эшләгән. Интернетта утырганда бер кызның торт пешерергә өйрәткәнен күреп алган. Әнә шул видео бар тормышын үзгәрткән дә инде.
– Кондитерга укыдым. Баштарак булмас кебек иде. Әмма эшеңне яратсаң, бар да була икән ул. Кулларым да тыңлады, рәсем ясый белүемнең дә кирәге чыкты. Бүген көненә бишәр торт пешерәм. Үз эшемне ачып җибәрдем, – ди Нина. – Пенсиягә чыгам, инде ничек яшәрмен, дигән идем. Юк икән! Әле яши генә башладым. Беләсезме, хәтта армыйм да бит. Бу эшем күңелемә шул кадәр рәхәтлек бирә. «Нинаның тортлары тәмле аның», – диләр. Шундый җылы сүзләр ишетеп торгач, ничек ялкауланып ятасың инде?!
64 яшьлек Лилия Салихова Казанда яши. 40 ел заводта эшләгәннән соң яңа һөнәр үзләштерә ул. Дустының балалар бакчасына эшкә урнашканын ишетә дә, үзе дә яңадан укырга хәл итә. Курслар үтеп, хәзер маникюр остасы булып эшли.
– Пенсиягә чыгар вакыт җиткәч, үзеңне кирәксез итеп тоясың. Гаиләдәгеләр дә сине бала карашырга гына көтә сыман... Замана баласын җиңеп кара! Элеккеге кебек сүз әйтеп тә, каеш эләктереп тә булмый. Үз әти-әнисе тәрбиясендә үсеннәр, дим. Әнә шул оныклардан «качып», мин дә яңа һөнәрле булдым, – ди Лилия ханым. – Салонга килеп керүгә, үз яшемне онытам. Аннары янымдагы кызларның кайсы каш ясый, кайсы керфек. Мине бөтенләй яшәртеп бетерделәр инде. Үз клиентларым бар, киләм, дип торучылар шактый. Кайчагында яшьләр әбиләре яшендәге апа кабул иткәнгә аптырап та китәләр. Әмма тиз дуслашабыз, рәхәт итеп сөйләшәбез. Кичләрен дә тик тормыйм, биюгә йөрим. Менә шулай картлыкны куркытып торам әле!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез