Газетага язылу

Бәрәңге чүпләп утырганда

Бәрәңге быел суда гына утырды, шуңа черекләре бик күп. Беренче аралауда күренми калганнары икенчесенә ләшпәеп төшә. Шуңа күрә, базга салганчы дип, берничә кат тикшереп чыгарга туры килә. Сайланганнарын көлдә әүшәләп алам, шулай итсәң, төрле авыруларга бирешми, диләр.

Бәрәңге чүпләп утырганда

Мондый вакытта, вакытың бик әрәм үтмәсен өчен, аудиокитап яки яхшы музыка тыңларга кирәк. Бу юлы берни дә әзерләмәгәнмен, шуңа башка төрле уйлар керә. Тора-бара бәрәңге вакыт машинасына әйләнгән кебек була. Үзең дә сизмәстән, аның тарихына тартыласың, шуңа бәйле төрле хәлләр искә төшә.

 

Бай тарихлы яшелчә бит инде бу, фәлән мең еллар элек үк Көньяк Америка индеецлары үстергән ризык. Бүтән бернәрсә дә уңыш бирми торган төбәктә кечкенә аланнар ясап, шунда бәрәңге чәчә торган булганнар. Аны җыеп алгач, тауларга алып барып таратканнар. Төнлә туңган бәрәңгене көндез эссе кояшка куеп киптергәннәр. Берничә тапкыр шулай иткәннән соң, бәрәңге кечерәеп, сусызланып калган – кипкән. Моны алар «чуньо» дип атаганнар. Ул озак еллар буе саклана торган булган.  Чуньодан он һәм күмәч ясаганнар, хәтта алмашу товары буларак та файдаланганнар – үзенә күрә «бәрәңге акчасы». Бәрәңгене Көньяк Америка индеецлары гади ризык кына түгел, ә изге төшенчә, Ходай тарафыннан яшәү чыганагы буларак җибәрелгән нәрсә итеп күзаллаганнар.

 

Европага таралгач, хакимнәр аны үз илендә популярлаштырырга тырышкан. Тик халык белән эшли белмәгәннәрме – берни дә килеп чыкмаган. Бәрәңгене ничек кулланырга белмәгән кешеләр аның сабагында үскән алмаларны ашап агуланган. Шуңа аны «шайтан алмасы» дип атаганнар. Хәтта тамырындагы чын бәрәңгене дә саклый белмәгәннәр. Кояш астында озак тотып яшелләндергәннәр дә чи килеш ашап чиргә юлыкканнар. Ә хакимият, азык-төлек проблемасын хәл итү максатында, үстерергә кушкан.

 

Шулар нәтиҗәсендә «бәрәңге фетнәсе» дип аталган вакыйгалар килеп чыккан. 1840–1844 еллардагы бәрәңге фетнәләре Вятка, Казан, Пермь, Саратов һәм Оренбург губерналарын колачлый. Ярты миллионга җыелган крестьяннар бәрәңге басуларын яндыра, түрәләрне кыйный, чәчүлекләр тирәсендәге читәннәрне вата-җимерә. Аларга каршы артиллерия гаскәрләрен җибәрәләр. Мәетләр дә, яраланучылар да бик күп җыела...

 

Кызык инде бу халык... Менә хәмер заты бәрәңгедән дә тәмсезрәк бит инде, шуны эчеп авыручы-үлүчеләр бәрәңге ашап зарарланучыларга караганда меңгә артык. Тик кешелек тарихында беркем дә исерткеч эчемлеккә каршы фетнә күтәрмәгән. Ә бәрәңгегә... Файдалы нәрсәгә өйрәтәм, дисәң, халыкны кайвакыт мәҗбүр итәргә кирәк. Яки алдарга...

 

Ахыр чиктә, хакимият иң хәйләкәр чара кулланырга мәҗбүр була. Ул бәрәңге үстерүне тыя. Һәм хөкүмәт биләмәләрендә үскән бәрәңге басуларына сакчылар куя. Тыелган нәрсә кадерле була бит! Халык урлашырга тотына. Урлап алып кайткан бәрңгене яшереп кенә үз биләмәләрендә үстерергә керешә. Ә махсус күрсәтмә алган каравылчылар бурларны тотуга артык әһәмият бирмиләр. Менә шулай итеп, тыю һәм тыелганны урларга мөмкинлек бирү нәтиҗәсендә, халык үз теләге белән бәрәңге үстерә башлый.

 

Безнең якларда бәрәңгене әле Бөек Ватан сугышы чорында да татар авылларында бик күпләп үстермәгәннәр булса кирәк. Әти-әниләр кәлҗемә дип аталган черек бәрәңге урларга күршедәге урыс яки керәшен басуларына йөргән. Кәлҗемә ул – көздән җыелмыйча калып, кыш чыккан бәрәңге. Кыш буена туңа да, яз җиткәч, эреп йомшара, ярым черек халәткә килә.

Әнә шул черек бәрәңгене җыеп, тазартып төяләр дә табага салып коймак сыман итеп пешерәләр. Шул кәлҗемә дип атала.

 

Менә шундый бурлыкка баргач, каравылчылар бер малайның аягына күсәк белән тондырганнар. Үсмерләр капчыкларын ташлап, иптәшләрен күтәреп алып кайткан инде. Теге малай гомер буена гарипләнеп калган, әле безнең чорда да тыйтаклап-сикереп атлый торган иде. Һәм әби-бабайлар: «Ач үлемнән безне бәрәңге коткарып калды», – дип сөйләгән чагында мин гел шул абзыйны искә төшереп эчтән генә: «Бөтен кешене дә коткара алмаган шул», – дип куя торган идем. Кешеләрнең бер-берсенә карата мәрхәмәтсез булуында бәрәңгенең бер гаебе дә юк та соң инде...

 

Бер карасаң, бәрәңге кайда гына булмасын, гомере буена кешеләрне ачлыктан аралаучы вазыйфасын башкарган. Без малай чакта да авыл халкының төп ризыгы шул иде. Ярма белән токмач кибеткә бик кайтмый, кайтса да, кыйбат була. Итне дә бик мулдан җибәрә алмыйсың, хуҗалыкта асраган маллар саны чикләнгән. Шулай булгач, төп ризык бәрәңге белән йомырка иде бугай.

 

Бәрәңгене кешеләр егермешәр сутый утырта торганнар иде. Күпбалалы, туган-тумачалы гаиләләргә җиңел, алар ике-өч көндә ерып чыгалар. Без әни белән язын да, көзен дә, бакчадан чыга алмыйча, икешәр атна интегә идек. Аның ярты гомере колхоз эшендә үтә, бакча берүземә кала. Кәтмәнләү, күмү, чүп утауларын эшкә дә санаган юк әле аның. Шуңа бәрәңге миңа кешелекнең ачы дошманы булып күренә һәм «бәрәңге фетнәсе»н оештыручылар хаклы сыман тоела иде.

 

Ул чорлар да узды. Хәзер бәрәңге утырту ул, ризык ихтыяҗыннан бигрәк, тансык шөгыль кебек кенә. Яшьлекне, үткәннәрне искә төшерә торган. Сагындыра торган. Ул чорларда җир дә йомшаграк, бәрәңге дә татлырак сыман иде. Әти-әниләр дә исән-сау. Үзебез дә яшь һәм шат күңеллеләр идек.

 

Менә шулай моңсу гына бәрәңге аралап утырам. Илгә-көнгә иминлек, ачлык чорларның кире кайтмавын тели-тели. Дисбе тарткан шикелле.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре