Хәтта балалар өчен тынычлык турында җырлар, шигырьләр җыентыклары да чыга иде. Бу совет чоры идеологиясенең бер өлешен тәшкил итте. Һәм без тыныч дөньяга шулкадәр ияләштек ки, кайдадыр сугыш чыгу мөмкинлеге безнең өчен ниндидер бер уйдырма, булмастай хәл кебек кабул ителә башлаган иде. Ә бактың исә бу нәләт безнең бусагадан әллә ни ерак китмәгән.
Мин дөньяда бөтенләй сугышсыз яшәгән илләр бармы-юкмы икәне белән кызыксындым. Бөтенләй сугышсыз, бөтен халыклар үзара дус һәм тату яшәгән җирләр юк икән. Андый җәмгыять, гомумән, була алмый. Хәтта кабилә булып яшәгән заманнарда да кеше үзара сугышып-бәргәләшеп алган.
Әмма авыр сугышлар күрмәгән халыклар бар икән. Мәсәлән, Танзаниядә яшәүче датога дигән халык үтә дә тыныч холыклы булып танылган. Аларда юк-бардан тавыш куптару юк ди. Ә инде берәрсе кеше үтерсә, аны, гомумән, илдән-җирдән куалар икән. Бу халык хәзер ишле түгел, йөз меңгә дә тулмый. Әмма, «кечкенә дә төш кенә» дигәндәй, бәндә баласына хас иң матур сыйфатларны саклап яшиләр ди. Киң күңелле, кешелекле, миһербанлы булган өчен аларны киметергә әзер торучы халыклар да бар ди.
Әлбәттә, Африкада яшәүче халыклар арасында бүгенге цивилизация кереп җитмәгәннәре дә бар әле. Шуңа күрә аларны, мәсәлән, Европа халыклары белән чагыштырып булмый. Әмма кешелек үткәннәрдән үрнәк алып яши дип уйласак, нигә әле без төрле халыкларның иң гүзәл сыйфатларын үзебезгә алмыйбыз. Мәсәлән, шул ук датога халкының кунакчыллыгын. Алар бөтенләй белмәгән кешене үзләрендә ашатып-эчертеп, кундырып чыгара икән. Хәтта ир кешегә бер кичкә хатынын да биреп тора ди. Алла сакласын, мондый «кунакчыллык» безгә кирәк түгел инде. Аларның цивилизациягә гомумән каршы булуларын да хуплый алмыйбыз. Ә менә аларның беркайчан да, беркем белән дә сугышмавы безне уйландырырга тиеш. Бу яктан датога халкы дөнья йөзендә иң цивилизацияле халык түгел микән әле?! Мөгаен, шулайдыр. Чөнки «цивилизацияле җәмгыять» үзе үк кешеләрнең үзара бергә яшәү өчен уңайлы шартлар, бердәм кагыйдәләр тудыруына, алдынгы казанышларны бергә файдалануына ишарә бит. Ә ни өчен сугышлар кешелек нәкъ менә цивилизациягә атлаганда ешая икән? Монысы – бернинди «бердәм кагыйдә»ләргә сыймаган гайре табигый хәл инде.
Риман Гыйлемханов
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез