– Кар барсларын өйрәнү буенча беренче үзәк Алтайда эшли иде инде. Монысы икенчесе булачак. Инде белгәнегезчә, барсларның бу төре Кызыл китапка кертелгән. 2026 елда Россиядә 96 барс барлыгы билгеле, – ди урынбасар. – Югалып баручы һәм сирәк төр кошларның санын арттыру дәвам итә. 4 ел эчендә Татарстан урманнарына 49 лачын-балобан очыртылды. Аларның соңгыларын безнең республикада моннан 50 ел элек күргән булганнар. Бу проектның максаты – ел саен табигатькә 20 лачын чыгару. Тагын шул ягы бар – әлеге кошларның барысына да GPS-трекерлар кидертелә. Без аларны күзәтеп торабыз.
Быел Казан зоопаркындагы кошлар бала чыгарган. Дөресрәге, алар салган йомыркаларны инкубаторга куеп, 16 яшь лачын баласы алганнар. Зоопарк белгечләренә бик тырышып эшләргә, бар тәҗрибәләрен кулланырга туры килгән.
– Зоопарк шәһәр эчендә урнашкач, төрле яктан тавышлар ишетелә. Ә лачыннарга тынычлык кирәк. Башта без аларны кеше күзеннән яшерер өчен читлекләрен тышладык. Ә аннары икесен генә калдыргач, үрчер өчен бар шартлар булдырырга тырыштык. Ул чакта хәтта хезмәткәрләр дә, читлеккә янына еш килмәде. Асларын җыештырмый тордык, ашарларына куеп кына китә идек, – дип сөйли зоопаркның «Орнитология» бүлеге җитәкчесе Евгения Артомонова. – Йомыркаларын чукый башлагач, без кош балаларын инкубаторда чыгарырга кирәк дигән фикергә килдек. Шөкер, кошлар чыкты. Бераз үсә төшкәч, әти-әниләре янына күчердек. Инде хәзер бу юнәлештә дә тәҗрибә җыелды.
«Лачын ауларга яратучылар һәм ерткыч кошларны саклау» коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Илдар Еналиев очрашуга лачын белән килгән иде.
– Тарихка күз салсак, безнең төрки бабаларыбыз да лачын белән дус булган, – ди ул. – Солтанга 2 яшь ярым. Ул Казанда туган кош. Ул 22 нче завод янәшәсендәге очып китү полосасына җыелган кошларны куркытып тора. Тарихка күз салсак борынгы төрки бабайлар лачынны ауга йөрткән. Тиздән бездә «Күчмә тормыш алып баручы халыкларның дөньякүләм уеннары – 2028» башлана. Ә анда лачыннар кирәк булачак дип уйлыйм мин. Явыз Иван заманында ук лачыннарны аулаганнар. Без лачын төрен генә торгызмыйбыз, мәдәни байлыгыбызны да саклыйбыз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез