Газетага язылу

Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгына акча кайдан кереп, ничек чыга?

Чакрымнар белән үлчәнгән челтәрләр, нәтиҗәле программалар, өстәмә акча. Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгына акча кайдан кереп, ничек чыга?

Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгына акча кайдан кереп, ничек чыга?

Республикада инфраструктураны яңарту өчен тарифта каралган һәр сум конкрет нәтиҗә бирергә тиеш. Яңа челтәрләр булдыру, заманча җиһазлар белән тәэмин итү, коммуналь хезмәтләрнең ышанычлылыгын арттыру булсынмы – акчаларның, чыннан да, объектларга барып җитүен, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуны бурыч итеп куя Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты. Бу хакта матбугат очрашуында комитет рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников ассызыклап узды.

– Татарстанда 2026 елда җылылык, су, электр белән тәэмин итү, юынтык суларны агызу, каты кадыклар (ТКО) белән эш итүдә 196 оешма эшли. Бу өлкәләрдә 77 инвестиция программасы расланган (җылылык белән тәэмин итү буенча – 17, су белән тәэмин итү буенча – 26, юынтык суны чыгару буенча – 21, ТКО белән эш итү буенча – 2, электр энергетикасы буенча –11), – дип аңлатты Дмитрий Сапожников. – Инвестиция программасы тарифларны җайга салу эшенең аерылгысыз өлеше булып тора. 2026 елның 1 яртыеллыгында җылылык белән тәэмин итү буенча инвестиция программаларын үтәү барышына да тукталыйк. Расланган планның челтәрләр төзү буенча – 44 проценты, реконструкцияләү һәм модернизацияләү буенча – 41 проценты, җиһазларны алмаштыру буенча 17 проценты үтәлгән.

ТКХ тармагын бүген инженерлык челтәрләренең торышы канәгатьләнерлек булмау борчый. Шул сәбәпле игътибар да җитәрлек. Гомумән, моңарчы коммуналь инфраструктураның хәзерге күләмдәге ярдәмне күргәне булмаган.

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә федераль программа белән беррәттән 2025 елдан коммуналь инфраструктураны яңарту өчен республика программасы эшли башлады. Ике программа акчаларының гомуми күләме 12,5 млрд сумнан артык. Шуның нәтиҗәсендә 168 объект эшләнде, 419 км инженерлык челтәре алмаштырылды. Республикада яшәүче 700 меңнән артык кеше өчен хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшыртылды, – дип белдерде Татарстан Төзелеш һәм архитектура министрлыгының ТКХ үстерү идарәсе башлыгы Айрат Галләмов.

Бу елда республикада федераль программа буенча 2 млрд 514 млн сумлык 17 объект эшләнә. Хәзерге көндә 14 объект тәмамланган инде, өчесендә эшләр дәвам итә. Гомуми үтәлеш 97 процент тәшкил итә. Нәтиҗәдә 49 чакрымлык инженерлык челтәре алыштырылачак. Республика программасы буенча 116 чара каралган, шуларның 78 ендә эшләр тәмамланган. Гомуми үтәлеш – 88,5 процент, дип белдерделәр. Программа кысасында 238 чакрым инженерлык челтәрен алыштыру планлаштырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре