Чара Казанда 28 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр үткәрелә торган фән атналыгы кысаларында уза. Ул физика һәм химия өлкәсендә Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәрен берләштерә.
Премия беренче тапкыр 1991 елда тапшырылган. Быел 35нче тапкыр бирелде. Аңа Россия Фәннәр Академиясе мөхбир-әгъзасы, профессор, физика-математика фәннәре докторы Александр Смирнов лаек булды. Бүләкне Татарстанның Премьер-министры Ләйлә Фазлыева тапшырды.
– Без 1991 елда профессор Кев Салихов инициативасы белән салынган традицияне дәвам итәбез: ел саен 1944 елда Казан университетында парамагнит резонансы күренешен ачкан Завойский мирасын үстерүче галимнәрнең эшчәнлеген билгеләп үтәбез. Әлеге югары дәрәҗәле бүләкне бай фәнни традицияләре булган Казан шәһәрендә тапшыру – Россиянең генә түгел, ә бөтен дөньяның интеллектуаль киңлекләрендә әһәмиятле вакыйга. Безнең бурыч – галимнәрнең казанышларын билгеләү белән бергә, академик галимнәрне берләштерү өчен шартлар тудыру, халыкара хезмәттәшлекне, инфраструктура, кадрлар үсешен тәэмин итү, – диде ул.
Ләйлә Фазлыева Александр Смирновны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән котлады.
– Сезне лаеклы бүләк алуыгыз белән котлыйм. Сезгә яңа ачышлар, ә бүген залда утырган фән атналыгында катнашучыларга нәтиҗәле эш, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм фәнни уңышлар телим, – диде ул үз чыгышында.
Премияне тапшыру буенча халыкара комитет Рәисе, Россия Фәннәр Академиясе академигы Кев Салихов сүзләренә караганда, быел Бельгия, Германия, Россия һәм АКШтан 14 кандидат көч сынашкан. Җиңүче Александр Смирновны бертавыштан сайлап алганнар. Аңа премия ЭПР ысулы белән кристалларда спин системаларының квант-тәртипсез халәтен тикшерү өчен тапшырылды.
– Мин Казанда беренче тапкыр гына түгел, һәм бу урын мине фәнни яктан да үзенә тартып тора. Биредә фән үсеш ала. Монда, Евгений Завойский тарафыннан ачылган парамагнит резонансының туган җирендә чыгыш ясау – зур дәрәҗә. Евгений Константинович эшчәнлеге белән безгә фәнгә хезмәт итү үрнәген күрсәтте. Бу премияне алу минем өчен зур хөрмәт билгесе, – диде премия иясе Александр Смирнов.
Тантанада катнашучылар ассызыклаганча, Е. К. Завойский исемендәге халыкара премия елдан-ел дөньякүләм дәрәҗәсен раслый. Бу бүләк Россия галимнәренең фундаменталь тикшеренүләрдәге ролен билгеләү белән бергә, киләчәк буын физиклары өчен дә зур этәргеч булып тора.
– 2026 ел үзенчәлекле, чөнки нәкъ 35 ел элек Завойский исемендәге премия генә түгел, безнең Фәннәр Академиясе дә барлыкка килде. Сер түгел, әлеге премияне «магнит резонансы буенча Нобель премиясе» дип тә атыйлар. Әлбәттә, бүген электромагнит резонансы методы химиягә, биологиягә, квант технологияләренә үтеп керде. Быел бүләкне Россия галиме алу да сөенечле. Димәк, без фән өлкәсендә дә алдынгы урында, – ди Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңнеханов.
28 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Казан дөнья һәм Россия фәнни җәмәгатьчелеген җәлеп итү үзәгенә әверелә: шәһәрдә ике зур фәнни вакыйга – Казан фән атналыгы (Kazan Science Week) һәм молекуляр нигездә магнетиклар, органик радикаллар һәм электрохимия буенча конференция уза. Оештыручы – Россиянең алдынгы фәнни үзәкләренең берсе булган «Россия Фәннәр Академиясенең Казан фәнни үзәге» Федераль тикшеренү үзәге.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез