Газетага язылу
  • Фото: «Түбән Кама Нефтехим» матбугат үзәге

СИБУР Түбән Камада инновацияләр үсеше өчен яңа мәйданчык ачты

СИБУР Түбән Камада «СИБУР ПолиЛаб» гамәли эшләнмәләр үзәген ачты. Ул Түбән Кама химия-технология институты бинасында фәнни-мәгариф кластерының бер өлеше булачак. Анда белгечләр әзерләнәчәк, тикшеренүләр белән җитештерү берләштереләчәк.

СИБУР Түбән Камада инновацияләр үсеше өчен яңа мәйданчык ачты

Түбән Каманың «СИБУР ПолиЛаб» яңа мәйданчыгының эше полимерларны анализлауга, шулай ук пластикларның һәм каучукларның үзлекләрен өйрәнүгә юнәлтеләчәк. Резина катнашмаларның һәм компаундларның яңа рецептларын да эшләячәкләр монда.

Яңа үзәктә барлыгы 400 берәмлектән артык җиһаз, шул исәптән аналитик приборлар, катнаштыру җайланмалары һәм экструдерлар бар. Техниканың бер өлеше махсус тармак лабораторияләрендә генә кулланыла. Җиһазларның күпчелеге Россиядә һәм дустанә илләрдә җитештерелгән.

«СИБУР ПолиЛаб Түбән Кама» яңа мәйданчыгын ачу – Татарстанда фән, мәгариф һәм җитештерүнең бердәм системасын булдыру буенча СИБУР стратегиясенең бер өлеше. Казанда инде «СИБУР инновацияләр» фәнни-тикшеренү үзәге төзелеше тәмамланып килә, анда 350 дән артык галим эшләячәк. Казан үзәгендә яңа полимерлар һәм катализаторлар эшләнер дип көтелә, ә Түбән Кама «ПолиЛаб»ы – кирәкле продуктлар чыгару өчен полимерны куллануны җайлаштырачак.

Белгечләр әзерләүдә 2025 елның маенда НХТИ территориясендә ачылган «СИБУРИНТЕХ-НК» үзәгенең дә роле зур. Ул 42 уку аудиториясен, 47 стенд һәм тренажерны, шулай ук «Түбән Кама Нефтехим» базасындагы биш полигонны үз эченә ала. Үзәктә 130 дан артык программа гамәлгә ашырыла, аларның 80 процентын гамәли эшләр тәшкил итә. Монда ел саен 15 меңгә якын кешегә белем алу мөмкинлеге бар.

Идарә әгъзасы – СИБУРның башкарма директоры, «Түбән Кама Нефтехим» Директорлар советы рәисе Игорь Климов:

– Бездә фәнни университет диварларында ачылган «ПолиЛаб» фәнни үзәге юк иде әле. Бу – фән, җитештерү һәм дәүләт партнерлыгының дәвамлы һәм яхшы билгесе. НХТИ аудиториясеннән «ПолиЛаб» аудиториясенә күчәчәк университет студентлары саны яңа үзәкнең нәтиҗәлелеге күрсәткече булачак дип уйлыйм.

«ПолиЛаб» компания үсешен һәм җитештергән продуктларны көйләү буенча гомуми молекуланың мөһим өлеше булып тора. Нәкъ менә «ПолиЛаб» – җитештерү бүлекчәләрен, R&D-үзәкләрен һәм клиентларны бәйли торган мөһим звено. Мин бу проектның НХТИ диварларында, СИБУРИНТЕХ-НК янында гамәлгә ашырылуына шатмын. Барысы да хәере белән башланды, хәерле юллар! Яшь студентлар, белгечләр шәһәрдә калыр һәм бик күп яңа техник чишелешләр уйлап табар дип ышанам.

Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама мэры Радмир Беляев:

– Элек без бу хакта хыяллана да алмый идек. Без НХТИның нинди хәлдә булуын хәтерлибез, һәм бүген Владимир Путин, Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән СИБУР белән берлектә эшләүнең искиткеч нәтиҗәләрен күрәбез. Түбән Каманы бөтен Россия нефть химиясе мәгариф үзәге итә торган искиткеч үзгәрешләр бу. Мин моның өчен бик рәхмәтле. Безнең балаларыбыз теоретик белемнәр белән генә чикләнмичә, аларны куллана да алсыннар иде. «ПолиЛаб» һәм «СИБУРИНТЕХ»ның югары уку йортында урнашуы бик дөрес. Алар арасында аралашу бара, студентлар һәм яшьләр үсеше өчен шартлар тудырыла. Яшьләрнең үз диварларында укуын дәвам итүе бик мөһим.

«ПолиЛаб Түбән Кама» директоры Денис Муромцев:

– Проектның максаты – фәнне җитештерү чылбырының даими бер өлеше итү. Университетта лаборатория урнаштыру яңа кирәкле продуктлар булдырырга һәм беренче курстан ук реаль сәнәгать бурычларын хәл итә торган белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирә. Бу идеядән аны кертүгә кадәрге юлны шактый кыскарта.

«СИБУР ПолиЛаб» – Россиядә СИБУРның гамәли эшләнмәләренең сигез үзәгеннән торган экосистема ул. Мәскәүдә, Воронежда, Красноярскида, Түбән Новгородта, Казанда, Пермьдә, Всеволожскида һәм Түбән Камада урнашкан алар. Аларда 250 дән артык эксперт эшли, 1000 берәмлектән артык тикшеренү һәм сынау җиһазлары, 20 дән артык сәнәгать эшкәртү линиясе һәм әзер эшләнмәләрне сынау өчен 100 берәмлек җиһаз кулланыла.

«ПолиЛаб»ның төп бурычы – төрле базар таләпләре өчен идеяләрне яңа продуктларга әверелдерү. Үзәкләр чималны анализлаудан һәм рецептура эшләүдән алып СИБУР предприятиеләрендә һәм аның клиентларында масштаблаштыруга кадәр барлык процессны тәэмин итә. Алар шулай ук партнерларга фәнни-техник ярдәм күрсәтәләр һәм студентлар әзерләүдә катнашалар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре