Газетага язылу

Эш тәмен белүчеләр: унике баланың бишесе – авыл хуҗалыгында

Саба районының Сәрдә авылында яшәүче Нурия апа белән Рәшит абый Гыйлаҗетдиновлар унике бала тәрбияләп үстергән. Шуларның барысы да туган җирдә, авылда яши һәм бишесе тормышларын авыл хуҗалыгына бәйләгән.

Эш тәмен белүчеләр: унике баланың бишесе – авыл хуҗалыгында

Нурия апага хәзер 72 яшь, Рәшит абый белән гаилә коруларына да 50 елдан артык вакыт узган.

– Әти ферма мөдире иде. 8 нче сыйныфны укып бетергәч, лагерьга алып менде дә, сыерларны бүлеп биреп: «Мә, кызым, сау!» – диде. Яшьли кияүгә чыктым. Шуннан соң бер-бер артлы унике бала алып кайттым. Тугыз кыз һәм өч малай. Итәк тутырып бала тапсам да, өйдә озаклап утырмадым. Әлеге дә баягы әтием бер дә тынгылык бирмәде. «Әйдә, кызым, әйдә, без алып барасы инде ул ферманы», – дип әйтә иде дә алып чыгып китә иде. Балалар да берсе артыннан икенчесе безнең арттан фермага килә башлады, – дип искә алды Нурия апа.

Унике бала. Әйтү генә ансат. Шулкадәрле баланы тәрбияләп аякка да бастырасы, таңнан ук авыр эшкә дә чабасы бар бит әле.

– Күп бала табып үстерүемә бер дә үкенгәнем булмады. Алар белән өйдә иркәләнеп утырырга вакыт булмаса да, авырып та, көйсезләнеп тә җәфаламадылар. Барысы да хезмәт белән үсте. Әрсез булдылар, тормышларын тырышып, җилкәсеннән умырып тарттылар. Әтиләре белән миңа да, бер-берләренә дә иптәш, ярдәмче булды алар. Һөнәрләрен дә үзләре сайлады. Авылда калыгыз дип тә, китегез дип тә әйткәнебез булмады, – ди Герой ана.

Шулай итеп, бүген аларның биш баласы, кияүләре терлекчелектә эшли. Араларында механизаторлар да, сыер савучылар да, терлек караучылар да, мал табиблары да бар. Нурия апа белән кызлары Рушания апа һәм кияүләре Радим абый йортында күрештек. Рушания – республикада да танылган сыер савучы.

– Әнинең эшкә өйрәткәнен, фермага барырга кирәк, дип әйткәнен көтеп тә тормадык. Ул, бәби алып кайткач, бер атналап өйдә тора иде дә эшкә чыга иде. Шуңа күрә өйдәге балаларның кечкенәләрен зурраклары карап үстерде. Әти-әнигә ияреп, фермага йөрдек. Ул заманда бөтен бала-чага фермада үсте. Мал да карашканбыз, уенын да уйнап кайтканбыз инде шунда. Башта әти-әтигә ярдәм булсын дип йөрдек, аннан кияүгә чыккач, шул бер юлдан бардык та бардык. Эш сайлап йөрергә вакыт та, теләк тә булмады. Эшли тордык, балалар үсә торды, йорт-каралтыны җиткезә тордык, – ди Рушания.

Ике апасы да сыер савучы булып эшләгәч, бергә җыелышканда үткән белән бүгенгене чагыштырып алу гадәтләре бар икән туганнарның.

– Сыер савучының хезмәте ул чакта да, хәзер дә җиңел булмаган. Иртән торулар, авыр хезмәт әле дә бар. Бүген алты хатын-кыз меңнән артык сыер савабыз. Компьютер булса да, кул белән эшлисе эшләре дә җитәрлек. Гел аяк өстендә булу да арыта. Дөрес, элеккеге шикелле капчык күтәрүләр, салкында эшләүләр юк инде анысы, – ди ул.

Нурия апа да, безнең сөйләшүгә кушылып, үзенең фикерен әйтеп куйды:

– Мин аларга кызыгып карап торам. Ясанып чыгып китәләр, машинага утырып йөриләр. Без Шекшедән көненә өч тапкыр теге якка, өч тапкыр бу якка йөри идек, Сыерны кул белән сауган чаклар да булды.

Фермада эшләгән арада тормышын да алып барырга кирәк. Раушания җырларга да өлгерә, бәйгеләрдә дә катнаша. Ике ел элек «Ел хатын-кызы» бәйгесендә «Минем язмышым – минем һөнәремдә» номинациясендә беренче урынны яулаган иде. Берничә ел рәттән республиканың иң өлгер сыер савучылары белән ярышып, алдынгы урыннарга чыккан. Күптән түгел генә килеп ирешкән тагын бер сөенече белән уртаклашты: Татарстанның электрон Мактау тактасына керткәннәр икән үзен.

– Сыер савучы кызлар арасында бригадир вазыйфасын да башкарам. Сөтлебикәләр кәефсезләнеп торса да, үзара эш тәртибен оештырып җибәрергә кирәк булса да, хәл итеп җибәрәм. 80 мең сумнан артык хезмәт хакы алабыз. Хезмәтеңне бәяләгәндә, башка чараларда катнашырга мөмкинлекләр тудырганда, ничек эштән туеп булсын инде? Шулай булса да, кызганыч, яшьләр юк фермада. Иң яшебезгә – 38. Безнең буын эштән туктаса, белмим, фермада кемнәр калыр икән? – ди «Игенче» хуҗалыгы сыер савучысы.

Ире Радим абыйның да эше фермада. Ул мал табибы ярдәмчесе булып эшли.

– Заманында тракторда да, комбайнда да эшләп алдым. Соңгы еларда мал табибына ярдәм итәм. Вакытында карамасаң, дәваламасаң, шунда ук аксаклый башлыйлар. Ә аксак малдан яхшы нәтиҗә көтәсе юк. Хатын белән бергә эшләүнең авырлыгы турында сорыйсыз инде. Аның ни кыенлыгы булсын? Фермадан исе дә бергә кайта бит, бер-беребезгә сүз әйтеп булмый, – дип елмая Радим абый.

Менә шулай бердәм, дус-тату булып яши Нурия апа белән Рәшит абыйның балалары. Кызганыч, берничә ел элек бер ир туганнары каты авырудан гүр иясе булган. Ул чагында да туганнар авырлыкны бергә күтәргән.

– Апа-абыйларым күп булу – зур бәхет ул, – ди Рушания. – Авырлыкны бөтен кеше дә уртаклаша аны, сөенечеңә чын күңелдән туганың гына куана белә. Күмәк күтәргәндә эштә дә, ашта да рәхәт.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре