Газетага язылу
  • Фото: «Татар-информ»

Тәртибен белеп кенә: Татарстанда мигрантлар ничек яши?

Татарстанда 109,6 мең чит ил кешесе яши. Ел ярым эчендә аларның саны 10 процентка арткан.

Тәртибен белеп кенә: Татарстанда мигрантлар ничек яши?

Патент өчен түләп кенә дә мигрантлар республика казнасына 320 млн сум акча китерә. Бездә патентсыз эшләү бары тик Беларусь, Казахстан, Әрмәнстан һәм Кыргызстан гражданнарына гына рөхсәт ителгән. Кызганыч, эшләргә килүчеләр арасында тәртип бозучылар да бар. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, ел башыннан республика судлары 2,7 мең мигрантны илдән куып чыгару турында карар кабул иткән.

Эшләргә дип килә

Татарстан мигрантларны үзенә җәлеп итә торган төбәкләрнең берсе булып тора. Икътисадка эшче куллар кирәк. Эчке эшләр министрының гражданлык һәм чит ил гражданнарын теркәү мәсьәләләре буенча урынбасары Денис Дзьоник сөйләвенчә, бу вазгыять хокук сакчыларыннан уяу булуны таләп итә.

– Мигрантлар нигездә эшләргә дип килә. Татарстанда хезмәт мигрантлары – 52 мең кеше. 40 меңнән артык мигрант патент буенча эшли. Шул ук вакытта патент бәясе, 8 процентка артып, 7,9 мең сумга җиткән. Шушы түләүләр буенча гына да мигрантлар республика казнасына 320 млн сум акча китерә, – диде полковник Дзьоник. – 9 меңнән артык мигрант Татарстанга квоталар буенча эшләргә килә. Аларны эшкә төрле предприятие, оешма һәм шәхси эшмәкәрләр җәлеп итә. Кагыйдә буларак, мигрантларның күп өлеше төзелеш тармагында яки җәмәгать туклануы урыннарында хезмәт куя. Татарстанда чит ил гражданнарын җәлеп итә торган эре эш бирүчеләр арасында «Алабуга» МИЗ, КАМАЗ, нефть химиясе сәнәгате предприятиеләрен атап була.

Татарстанда белем алучы чит ил студентлары турында да онытырга ярамый. Республикада хәзерге көндә аларның саны 10 меңгә якын. Денис Дзьоник әйтүенчә, мигрантлар саны арту белән, алар тарафыннан кылынган тәртип бозулар да арта. Быел гына да Татарстан судлары 2,7 мең мигрантны илдән куып чыгару турында карар кабул иткән. Алар Россия законнарын үтәмәгән. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре төзелеш тармагы һәм җәмәгать туклануы урыннарында даими рәвештә оператив-профилактик чаралар уздырып тора. Мондый тикшерүләр барышында эш бирүчеләрнең закон бозуы да ачыклана. Быел 8 айда гына да мигрантны эшкә законсыз җәлеп итү очрагы буенча 607 беркетмә төзелгән. Кирәкле документларны рәсмиләштермәгән юридик затларга карата 400 меңнән 800 мең сумга кадәр штраф җәзасы каралган яки аларга эшчәнлекләрен 14 тәүлектән 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору яный.

Тикшереп тору

Эшләргә килгән чит ил кешеләрен күз уңында тотуның тагын бер ысулы – махсус реестр. Бу исемлеккә эләгүчеләр банкта счет ача, транспорт йөртү хокукы ала алмый. Денис Дзьоник Татарстанда булган бер очрак турында сөйләп узды. Танылган бер банк реестрда булган мигрантка үзләрендә счет ача. Нәтиҗәдә алар җавапка тартыла. Татарстанда бүген 10 мең мигрант реестрга кертелгән.

Республикада мигрантларның эшләү урыннары гына түгел, ә яшәгән җирләре дә тикшерелә. Чит ил гражданнары, Россиягә килгәч, яшәү урыны буенча миграция исәбенә басарга һәм күченгән очракта органнарга хәбәр итәргә тиеш. Кызганыч, фиктив теркәлү очраклары булып тора. Министр урынбасары сүзләренчә, Татарстанда быел мигрантларны ялган теркәү буенча 500 дән артык җинаять эше кузгатылган. Бер фатирга күп кешене теркәүчеләр дә очрый. Билгеле инде, шулай итеп милекче акча эшли. Мондый адресларны ачыклау буенча даими рәвештә эш алып барыла.

Соңгы берничә көндә кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында Россиядән 10 көн өчендә 100 мең мигрантның китүе хакында мәгълүмат таратылган иде. Денис Дзьоник сүзләренчә, Татарстаннан күпләп мигрантлар китү күзәтелми.

– Төзелеш объектларында сезонлы кимү – гадәти күренеш. Язгы чорда чит ил гражданнары күпләп килә, ә көзен аларның саны кими. Шаккатарлык сәбәп күрмим, – диде ул. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре