Режиссеры – Айдар Җаббаров, инсценировка авторы – Резеда Гобәева. Әсәрнең нигезендә бала күңеленең самимилеге, өмет-хыяллары һәм аларның өлкәннәр тарафыннан җимереп ташлануы ята. Шуңа күрә авторлар спектакльне «җимерелгән әкият» дип тә атый. Айтматов «Ак пароход» повестен 1970 елда язган. Ләкин язучы күтәргән проблемалар бүген дә телдән төшми һәм көн кадагында тора. «Ак пароход» – яшьләр һәм әти-әниләр өчен психология дәресе кебек. Тик аны бар асылына төшенеп, ахырына кадәр карап бетерү өчен сабырлык та кирәк булыр.
Болан-Ана һәм бала фаҗигасе
Спектакльдәге вакыйгалар Кыргызстанда бара. Әсәрнең төп герое – 7 яшьлек ятим малай (Инсаф Хәләүтдинов). Әти-әнисен белми. Әнисе – шәһәрдә, ә әтисен ак пароходта хезмәт итә, дип уйлый. Аны тәрбияләп үстерүче бабасы Момун шулай дигән. Малай хыял дөньясында яши. Бабасы аңа адәм балаларын үлемнән коткарып, кешеләр нәселен саклап калган Болан-Ана турында әкият сөйләгән. Малай боланның аның теләкләрен тормышка ашырачагына, әтисен ак пароход белән кайтарачагына ышана. Хәзергә ул, хыялында балыкка әйләнеп, шул пароход янына йөзеп бара һәм әтисе белән уйларында сөйләшә. Малайның иң якын дусты – Балтек исемле эт. Бу рольне башкаручы Илназ Хәбибуллин спектакльнең йөзек кашы булды.

Ул үз ролен шулкадәр бирелеп, осталык белән уйный һәм тамашачы беренче чыгышында ук Балтекны яратып кабул итте. Гомумән, малай образын, аның эчке кичерешләрен ачуда эт роле үз эшен эшләде, режиссер куйган максатны тулысынча тормышка ашырды.
Спектакльнең эчтәлегенә кайтсак, әкияттә сөйләнгән мөгезле Болан-Ана (Алсу Фәйзуллина) чынбарлыкта да яши булып чыга һәм ул кешеләр янына килә. Малай белән Болан-Ананың аралашуы – бала белән әни арасында гына була торган мөнәсәбәтләр, ярату, назлау хисе буларак күрсәтелә. Алсу Фәйзуллина бу образны үзенә бер җылылык, гадилек белән бирә алды. Болан-Ана рәссам Булат Ибраһимов тарафыннан да илаһи бер зат дәрәҗәсендә чагылдырылган. Ләкин кешеләр рәхимсез. Момунның кияве Орозкул, бабайны куркытып, боланны атып үтерергә мәҗбүр итә. Өлкәннәрнең мондый явызлыгын, бабасының хыянәтен 7 яшьлек бала күтәрә алмый, елгага ташлана...
Беркем дә яратмаса, кеше үлә...
Спектакль ике бүлектән тора. Повесть булганлыктан, сәхнәдә сюжет эзлеклелеген тапшыру өчен, текст та күп бирелә. Яшьләр театры өчен озынрак һәм бераз ялыктыра. Ләкин спектакльне һичшиксез гаилә белән барып карарга кирәк. Бу – әти-әни буларак та үз-үзеңә читтән караш. Балаңны, аның күңелен, уйларын аңлау өчен мөһим. Чыңгыз Айтматов 1970 нче елларда ук инде чаң суккан. Әмма өлкәннәрнең янәшәсендәге баласына битарафлыгы бүген тагын да көчлерәк. Спектакльдә нәселеңне, синең өчен иң кадерле булган нәрсәләрне саклый, ярата белергә белергә кирәклегенә дә ишарә ясала. Малай теле белән бик күп гыйбрәтле сүзләр яңгырый. «Кешеләргә һәрвакыт кемнеңдер яратуы кирәк, – ди бабай. – Беркем дә яратмаса, кеше үлә...» Кызганыч, сабый күңеленә шул фикерне сеңдергән Момун явызлыкка каршы торырга үзендә көч таба алмый...
Режиссер Айдар Җаббаров бүгенге проблемаларны өскә күтәреп күрсәтә, уйландыра торган әсәрләрне сайлый белә. Һәм «Ак пароход» әсәрен Кариев театрында сәхнәләштерүе бик вакытлы. Төрле буын артистларын берләштергән спектакльдә режиссер һәм актерлар арасында иҗади тандем барлыкка килгәне күренеп тора. Моңа ирешү җиңел булмагандыр. Чөнки репетицияләр өчен вакыт бик аз иде. Үзенә Момун роле бирелгәнен белгәч, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт абый Сафинның бик борчылганын да беләбез.

Декабрь аенда артист үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Бик күп рольләре арасында Момун образы – Нуриәхмәт абыйның тагын бер уңышы. Ул аны үзенә генә хас булган осталык белән башкарды. Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллина башкарган Әби роле дә тамашачы игътибарыннан читтә кала алмый. Ул – Момунның икенче хатыны.

Бабайның 7 яшьлек оныгына карата кырыс та, коры да. Ләкин бала авырый башлагач, ул аны дәвалый, аз гына булса да ана назы бүләк итә. Әбинең кырыслыгы явызлыктан түгел, язмыш биргән сынау-кайгылардан. «Мин әбине усал дим... Ә ул бәхетсез икән... Балалары да, ире дә үлгән...» – ди малай, аның бакыйлыкка күчкән дүрт баласы рухына дога кылганын ишеткәч. Усал әбисен кичерә ул, аны кочаклап ук ала.
Спектакльдә Момунның кияве Орозкул образы – явызлыкның нәкъ үзе. Бу рольне Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев уйнады. Бала алып кайта алмаучы хатыны Бикәйне дә (Альбина Гайзуллина) кыйный, Момунны да җәберли. Аның күзләрен кан баскан. Орозкул өчен кешеләр дә, хайваннар да кызганыч түгел. 7 яшьлек бала өчен изге булган Болан-Ана да – Орозкул өчен бәйрәм табынына ит кенә.
«Ак пароход»та барган вакыйгалар биюләр, сәхнәдәге ут куелышы, видео форматындагы декорацияләр алмашы белән көчәйтелә һәм барысы бергә бик уңышлы килеп чыккан. Премьера әле алга таба шомарыр, ә Кариев театрының Айдар Җаббаров белән соңгы проекты булмас, алда тагын да уртак эшчәнлекне көтеп калабыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез