Газетага язылу

«Татар кызы – 2026»: «Сезне милләт аналары итеп күрәбез»

Быел Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финалы беренче тапкыр Төрекмәнстанда – Төрекмәнбашы шәһәрендәге «Аваза» милли туристик зонасында 7–8 октябрьдә узачак. Ул БДБ илләренең саммит көннәренә туры килә.

«Татар кызы – 2026»: «Сезне милләт аналары итеп күрәбез»

Билгеле булганча, бәйге Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән Бөтендөнья татар конгрессы һәм халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе тарафыннан оештырыла.

– Әлеге милли традицияләр, матурлык, сәләтлелек бәйгесе чын мәгънәсендә халыкчан бәйрәмгә әверелде. Быел 30 кызыбызның 12се финал этабына үтте. Барысы да – инде җиңү яулаган милләт баласы. Алдагы көндә без аларны милләт аналары итеп күрәбез. Бүген чын татар кызлары – халкыбызның ХIХ–ХХ гасырларда яшәгән мәгърифәтче хатын-кызларның тулы канлы дәвамчылары. Алар – тел, милли гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз белән татар гаиләсенең нигезен булдыручылар. Милләт язмышының үзәгендә нәкъ менә милләт анасы тора, – ди Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Чыннан да, бәйгедә кызларны ана булырга әзерләү, тормыштагы төп бурычларны аңлатуга зур игътибар бирелә. Һәр катнашучы тәҗрибә генә түгел, ә милли тәрбия һәм белем дә ала.

– Бала күкрәк сөте имеп үсә, ир балаларга Аллаһы Тәгалә күбрәк һәм сыйфатлырак сөт бирә. Моны галимнәр дә дәлилләгән. Димәк, әтиләр гаиләдә барыбер өстенрәк булырга тиеш, ә хатын-кызлар аларга нигезле рәвештә таянырга, аларның ышыгында гомер итәргә тиеш. Безнең бурычыбыз – тормышка чыгып, бәбиләр үстерү, ә инде өй җыештыру, ашарга пешерү – безгә савап бирә торган гамәлләр, – ди Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.

Халыкара «Татар кызы» бәйгесе – татар телен, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм рухи мирасны саклауга, үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән этномәдәни проект.

– 10 көн дәвамында кызлар Казанда финалга әзерләнде. Һәрберсе хореография, вокал, актерлык осталыгы – төрле юнәлешләрдә үз сәләтләрен күтәрделәр, үзләрен яңа яктан ачтылар. Хәзер Төрекмәнстанга юл тотабыз. Безнең татар кызлары күпкырлы. Бәйгенең тагын бер максаты – аларны күпкырлы шәхес буларак үстерү. Быел проектлар яклау этабы кертелде, кызлар һәркайсы үз илендә, төбәгендә аларны бәйгедән соң тормышка ашырачак, – ди бәйге дирекциясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин.

2026 елның тагын бер яңалыгы – финалда халкыбызның яңа заманча стильле милли модасын тәкъдим итәчәкләр. Оештыручылар сүзләренчә, бу гамәл «Татар кызы» бәйгесенең дәрәҗәсен күтәрәчәк һәм Татарстан белән Төрекмәнстан арасында күпер булдырачак.

Финал узган елгы җиңүченең төбәгендә уза. Былтыр бу исемгә лаек булган Алсу Рәфыйкова Төрекмәнстанда узачак тантананы түземсезлек белән көтә.

– «Татар кызы» бәйгесендә катнашу – миңа язмышымнан зур бүләк, дип әйтә алам. Ул миңа яңа дуслар, шатлык һәм сөенеч кенә түгел, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телне тирәнрәк өйрәнү мөмкинлеге бирде. Бәйгедә җиңү түгел, катнашу гына да үзеңнең нинди бөек халык вәкиле булуыңны аңларга ярдәм итә. Гаиләбез белән финалга әзерләнәбез, сезне бик зарыгып көтәбез, – ди ул.

Быелгы финалистлар да, бәйгедә җиңүгә караганда, катнашу, монда алган белем һәм тәҗрибә кыйммәтрәк, диләр.

– «Татар кызы» бәйгесендә йөз генә түгел, күңел матурлыгын ачарга ярдәм итәләр. Бәйге дәвамында безгә көн саен дуслыкны ныгытырга, күңел киңлеген булдырырга булыштылар. Без юкка гына, «нинди гүзәл, матур минем халкым», димибез. Чыннан да, халкыбыз бик матур, гүзәл. «Татар кызы» исемен йөртүем белән горурланып, үз төбәгемә кайтам, – ди Оренбург өлкәсен тәкъдим итүче финалист Ралинә Камаева.

Бәйге Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар кызларын берләштерә. Финалистлар Татарстан һәм Удмуртия республикаларыннан, Киров, Ленинград, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләреннән, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән, шулай ук Кыргызстан, Төркия, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстаннан катнаша.

Бәйге җиңүчесенә «Татар кызы» күчмә таҗы тапшырылачак. Традиция буенча, төп бүләкләрнең берсе – автомобиль.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре