Кичәдә Мариин театрының әйдәп баручы солисты Альбина Шаһиморатова һәм башка танылган артистлар, музыкантларның чыгышлары көтелә. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский журналистларга үзләренең иҗади эшчәнлеге хакында сөйләде.
Казанга ул 16 ел элек килде һәм оркестр белән җитәкчелек итә башлады. «Беренче биш елда мине бик күпләр аңламады. Уен кораллары иске, музыкантларның хезмәт хакы түбән иде. Миңа бу чорда ышанган бердәнбер кеше Рөстәм Нургалиевич булды», – дип искә ала Сладковский. Ул Мәскәүдәге зур үсеш һәм мөмкинлекләрне Казанга алыштыруын яшерми һәм бүген монда яшәве белән горурлана. Казанны икенче туган йорты дип саный. Татарстан да Александр Сладковский белән бернинди икеләнүсез горурлана ала. Чөнки ул Татарстан дәүләт симфоник оркестрын яңа югарылыкка алып менде. Төбәкләрдәге коллективлар арасында безнең оркестр – классик музыканы яңгырата торган танылган Medici.tv һәм Mezzo телеканалларына яздырылган бердәнбер оркестр. Тагын бер үзенчәлеге һәм бу Татарстан музыкантлары өчен зур мәртәбә – коллектив Мәскәү дәүләт академик филармониясенә еллык абонементы булган беренче һәм бердәнбер төбәк оркестры. Аны бөтендөнья буенча күрсәтәләр һәм, кая гына барсалар да, Татарстанның мәдәни бренды буларак чыгыш ясыйлар.

«Без бүген бик мөһим эш башкарабыз. Россия тарихында беренче тапкыр безнең оркестр Малерның (танылган Австрия композиторы, дирижер) барлык симфонияләрен студиядә яздырды. «Ни өчен Малер?» – диярсез. Ул – заманның барлык чорына да туры килә торган композитор. Һәм аның ун симфониясен дә уйнарлык оркестрлар дөнья күләмендә дә бик сирәк. Ә бездә мондый мөмкинлекләр бар», – ди Александр Сладковский.
Симфоник оркестр юбилей елында коллективка нигез салучы, танылган дирижер Натан Рахлинны да хөрмәтләп искә алачак. 18 ноябрьдә аның истәлегенә багышланган концерт уза.
Александр Сладковскийдан журналистлар оркестрда эшләүче музыкантлар турында сөйләвен дә сорадылар. «Коллектив дигән сүзне яратмыйм. Без оркестр эчендә бер-беребезгә иҗади туганнар, бер гаилә кебек. Шулай булмаса, эшләп булмый. Бүген генә үзебезнең хезмәттәшебез – контрабасчы Марат Волковны соңгы юлга озаттык. Шундый талантлы кешеләрне югалту авыр. Һәр музыкантыбыз алтын бәһасенә торырлык», – дип белдерде дирижер.

Александр Сладковскийның хоббие бармы? Бар икән. Дирижер мотоцикл йөртергә ярата. Һава торышы әйбәт булганда ул шәһәр читендәге йортыннан эшкә мотоцикл белән килә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез