Азнакай районының Балтач авылында дөньяга килә ул. 1944 елда армиягә китә, радистлыкка укый. 16 нчы аерым элемтә полкы составында 2 нче Украина фронтында сугыша. Чехословакия, Венгрия һәм Румыниядәге хәрби хәрәкәтләрдә, аерым алганда Яссы-Кишинев операциясендә катнаша. Инком Абдуллин Җиңү көнен Братиславада каршылый. Сугыштан соң тагын биш ел Австрия һәм Венгриядә тынычлык саклый. 1950 елда гына өенә кайтырга рөхсәт ала.
– Әтиебез сугыштан соң Бөгелмәдә комбайнчылар курсын тәмамлый, Бәйрәкә машина-трактор станциясендә эшли башлый. Шунда ул булачак хатыны – әни белән очраша. Әти белән әни биш балага гомер биргәннәр, – дип сөйли бергә гомер итүче килене Гүзәл апа.
Инком абыйның биш баласының иң олысы Азат моннан ике ел элек 70 яшендә кинәт үлеп китә. 2010 елда, әниләренең вафатыннан соң хатыны Гүзәл белән Бәйрәкәгә күченеп кайткан алар. Бу карарларына туганнары да сөенә.
– Әтине 14 ел бергә тәрбияләдек. Шәһәрдән авылга күченеп кайтуыбызга бик сөенеп яши идек. Кызганыч, язмыш башка сынау әзерләгән икән. Азат бераз хәлсезләнеп йөргән иде, җитди авырудыр дип уйлап та карамадык, узар кебек иде. Әмма хастаханәгә баргач, өметсез булуы аңлашылды. Канында яман чир барлыгын ачыклады табиблар, 3 айдан гүр иясе булды, – ди сөйли Гүзәл апа. – Әти белән икәү генә калдык. Баштарак кызлары аны шәһәргә алып китәргә уйлаганнар иде. Әмма олы кешенең үз өеннән китәсе килмәде. Әти – бик акыллы, зирәк, чиста-пөхтә кеше. 100 яшенә җитсә дә, бер дә зарланмыйча, булганына шөкер итеп яши.
Инком абыйны ел саен бик күп кеше туган көне белән котларга килә. Җитәкчеләрнең: «Ничек ярдәм итик? Берәр йомышыгыз юкмы?» – дип кызыксынуына да уены-чыны белән: «Кирәк әйбер чыкса, яныгызга үзем килермен», – дип кенә җавап бирә икән. Бер гасыр гомер иткән олы кеше озак яшәүнең серен хәрәкәттә күрә.
– Әти тик тора торган кеше түгел, үз аягында йөри. Моңа кадәр урамнарны да әйләнеп керә иде әле. Хәзер генә өй тирәсеннән ерак китмәскә тырыша. Нәрсә пешерсәң шуны яратып ашый, ризык талымлап утырмый үзе. Әмма бәрәңге боламыгы белән сыер итен аеруча ярата, пылау пешергәнемне көтеп кенә тора. Рәхмәтен кызганмый, өстәл яныннан кат-кат рәхмәт әйтеп китә, – ди Гүзәл апа. – Үз акылында әле ул, әмма хәтере бирешә кайчак. Алай да балалары килеп керсә, шундук таный.
Инком абыйның үз көн тәртибе: йокысы туйганчы йоклый, иркенләп телевизор карый, бөтен яңалыклардан хәбәрдар. Газеталар да укый, сканвордлар да чишеп куя.
Гүзәл апа үзе дә каенатасыннан калышырга җыенмый. Авыл өлкәннәрен җыеп, гимнастика һәм бию түгәрәге ачып җибәргән.
– Авылын да, әти белән әнине дә бик яраттым. Азатсыз калсам да, авылдан китәсем килмәде. Әтигә дә иптәш булырмын, дидем. Бер-беребезне аңлап яшибез. Кайчак кем икәнемне онытып җибәрсә дә, минем аны кадерләп каласым килә. Картлык, насыйп булса, бөтенебезгә дә килә ул, – ди Гүзәл апа. – Әтиебез бөтенебезгә дә үрнәк. Сугышны кичкән, аннан соң да әле шәһәрләрне торгызуда катнашкан. Гомере буе техникада эшләгән кеше. Берәүгә дә начарлык теләми, ачу сакламый. Әнә шуңа озак яши дә инде ул. Әле озак еллар балаларына терәк булып, кадер-хөрмәтләрендә яшәсен иде. Балалар җылысында яшәгән кешенең картлыгы да матур була.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез