Газетага язылу

Әгер «Кулибин»ы

Өйдә түгел, гаражда «яши» дисәң дә була аның турында. Азнакай районының Әгер авылында гомер итүче Нәсыйх Миннегалиев буш вакытын әнә шул үз почмагында үткәрә. Әллә ниләр уйлап табу осталыгын авыл халкы да белә. Дүрт елда дүрт техника ясаган ул. Тракторларына карагач, кибетнеке түгелме соңмы бу, дигән шик тә туа. Булса булыр икән алтын куллар!

Әгер «Кулибин»ы

Йортлар саны кырыктан да артмаган, әмма бик тә төзек авылда яшәп ята Нәсыйх абый. Ә капка төпләре ерактан ук аерылып тора. Техникалар тезелеп киткән. Әйтерсең, яңа гына җитештереп, күргәзмәгә куйганнар. Без килгәндә абзый үзе өйдә юк иде. Азнакайдагы нефть оешмасында шофер булып эшли икән. Ике атна буе юлда йөреп кайта да аннан ярты ай ял итә. Ә бу – яраткан шөгыль белән мавыгырга менә дигән җай.

Монда кадәр килгәч, Нәсыйх абыйны күрмичә, кул эшләре белән танышмыйча китәбезме соң инде?! Олы улы Илназның төп йортка кунакка кайткан чагы иде. Тракторын да кабызып күрсәтте, алтын куллы әтисе турында да сөйләде. Ул арада оныгы менеп, рулен борып карарга да өлгерде. Бала-чагага барысы да кызык бит.

– Эштән кайтуга әти беренче булып гаражга керә. Техника ясау – аның тормыш рәвеше. Уйлап тапкан әйберләре өйдәге эшләрне җиңеләйтергә булыша, – ди Илназ.

Калганын Нәсыйх абыйның үзеннән телефон аша сорап бетердек. Идеяләр ничек туа? Аларны ничек эшкә җигә? Кораллар көйсезләнмиме? Безгә барысы да кызык.

– Бер әйберне башта көннәр буе уйлап йөрим мин. Аннан инде эшкә тотынам. Заманча тракторларны дүрт ел элек ясый башладым. Ә менә машиналарны моңа кадәр дә җыеп караганым бар иде. «КамАЗ»ны да киредән сүтеп, үзем төзәттем, – ди Әгер «Кулибин»ы. – Ахирәтең нинди, син дә шундый. Шофер булып эшләүче танышым техника ясый башлаган иде. Аңа кызыгып мин дә тотындым. Хәзер инде егетләр үземә килеп өйрәнә.

Техника җене аңа балачактан ук кагылган. Кечкенә Нәсыйх агачтан, тимердән машиналар ясап уйнаган. Башта – велосипедын, аннан мотоциклын төзәткән. Тимердән әллә ничә машина җыйган. Шофер әтисе янында бөтерелеп үскән, кыскасы. Кызганыч, кадерле кешесе яшьли вафат булган. 17 яшьтә егет комбайн штурвалын тоткан, гомер буе авыл хуҗалыгында хезмәт куйган. Авылда колхозлар таркалгач, эшне шәһәрдә эзләргә туры килгән.

– Физика, математиканы мәктәптә уртача укыдым. Хезмәт дәресен җиренә җиткереп, бик яхшылап өйрәттеләр. Уйлап табу сәләте нәселдән дә киләдер миңа. Гаиләдә дүрт бала үстек. Бер абыем техникага һәвәс иде, күп әйбергә кулы ятты. Гомере генә кыска булды...
Хәзер малаеның кулыннан эш килә. «Эх, әтиең исән булса...» – дим аңа. Элек бит эш кораллары да аз иде. Хатыным Тәслия белән үзебезнең дә өч улыбыз бар. Алар да техникага тартыла. Илназ – бөтен ил буйлап ерак юлларда йөреп эшли, Илнур – җир буенча белгеч. Төпчегебез Илмир армиядә хезмәт итә. Анысы минем кебек техника ясарга булдыра, – ди 60 яшьлек Нәсыйх абый.

Кешегә ялынасы юк. Тормыш көтү өчен кирәкле техникаларның барысын да үзе ясаган ул. Мотоблокка – арба, төягеч, трактор, бакча эшкәртү өчен кирәкле җиһазлар... Кышын карын да шуның белән эттерә. Сука ясарга да исәбе бар.

Бер тракторны җыю өчен ярты ел вакыты киткән. Интернеттан эзләнсә дә, техниканы рәсемнән карап ясау гадәте юк икән. Башына нинди уй килә, шуны эшләп карый. Иң мөһиме – үзенә ошасын.

– Монда пластмасс әйбер юк. Тимер белән эш итәм. Эретеп тә ябыштырам, кирәк җирен бөгәм дә. Коралларым җитә. Көйләр өчен вакыт күп китә. Ә иң авыры – төгәллек. Аякка кечкенә галуш киеп йөреп булмаган кебек, исәпләгәндә хата җибәрергә ярамый, – ди Нәсыйх абый. – Техниканы сорап килүчеләр күп, әмма берәүгә дә сатканым юк. Уйлап табарга яраткач, аякларга да тынычлык юк, тик утыра алмыйм, гел нәрсәдер майтарырга тырышам.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре