Газетага язылу

Нурзадә: «Биюче була алмадым»

Татарстанның атказанган артисты Нурзадә халыкчанлыгы белән аерылып тора. Эчендәге тышында аның. Репертуарындагы җырлары да үзе кебек тормышчан, күңелгә ятышлы. Җырчы өчен бу ел юбилейларга бай, һәм бәйрәмен ул тамашачысы белән бергә уздырырга җыена.

Нурзадә: «Биюче була алмадым»

– Нурзадә, юбилеең булса да, укучыларыбызга яшеңне әйтмибез. Ә менә йөрәк ничәдә, анысы сер түгелдер?

– 18 дә (көлә). Иң күп дигәндә үземне 35 яшьтә кебек хис итәм. Бүген миңа 35 кенә булса, бөтенләй башкача яшәр идем.

– Үткән гомердә үкенечләр калган кебек...

Үкенечләр дә түгел инде... Беренчедән, әти белән әни миңа мәдәният институтына укырга керергә рөхсәт бирмәделәр. Мин аларга үпкәләмим. Әти-әни һәрвакыт баласына яхшы булуын тели. Әти безнең бухгалтер булып эшләде. Математиканы бик яхшы укысам да, ул миңа: «Хатын-кызга санап утыру кирәкми, финанс институтына барасы түгел», – диде. Әни янына барсам: «Кызым, мәдәният институтына барма», – диде. Ул үзе режиссер һөнәрен алган иде. Ә мин биюче булырга хыялландым. Шуңа да үткәннәргә, мәктәпне тәмамлаган елларыма әйләнеп кайтсам, беркемне дә тыңламыйча хореография буенча китәр идем, һәм ансамбльдә түгел, аерым биюче булыр идем. Без бала чакта андыйлар бар иде бит, аларны тамашачы да исемләп белә иде: Кәүсәрия Сираҗетдинова, Равил Габдрахманов, Розалия Мостафина.

– Биюче булу хыялыңны тормышка ашыра алмасаң да, син барыбер ул бушлыкны ничектер тулыландырырга тырыштың. Һинд биюләрен дә биеп йөрдең.

– Әйе, бачатаны да өйрәндем әле. Юбилейларыма әзерләнгәндә вакытым тыгызрак, аны уздырып җибәргәч, тагын биюләргә йөри башлармын дип торам. Тамашачыларым да: «Элек бии-бии җырлый идең, хәзер биемисең», – диләр. Яшем бара бит инде, гәүдә төзелеше дә үзгәрә, ә биюче сәхнәдә яшьлеге белән матур. Шуңа күрә соңгы елларда сәхнәдә сикереп йөрүне туктаттым.

– Биюдән кала, тагын күңелне тырнаган үкенечләр бармы?

– Мин бүген ялгыз, сәламәтлегемә бәйле рәвештә балам да юк. Бәлки тормыш юлымда очраган ир-атларга башкачарак караган булыр идем. Ул вакытта бала да таба алмагач, кешене бәхетсез итәргә ярамый, дип уйладым. Ә бәлки мине аңларлык кеше очрамагандыр.

– Ялгызлыкны, күңел төшенкелеген ничек җиңәсең?

– Театрларга бик еш йөрим. Иҗатташларымның концертларына барам, дусларым белән аралашам. Әни режиссер булгач, мине гел үзе белән ияртеп йөрде. Авыл үзешчәннәре белән спектакль куйганда, кулыма китап тоттырып куеп, миннән суфлер ясыйлар иде. Укырга кергәнче үк укый белә идем. Шуннан калгандыр инде, мин хәзер дә пьесалар укырга яратам. Әни белән Казанга килсәк тә, гел спектакльләргә бара идек. Шуңа күрә театрга барып кайтсам, минем күңелемә шулкадәр рәхәт була, ял итәм. «Тормышмы бу?» спектаклен карап кайткач, бик озак елаганым истә. Үз тормышым турында да уйлап еладым. Шуннан соң аны әллә ничә тапкыр барып карадым.

Ял итәргә дә яратам. Үзем генә чыгам да китәм. «Ничек син берүзең ялга барасың?» – дип гаҗәпләнәләр. Ә миңа шулай рәхәт. «Анда барыйк, монда барыйк», – дип аптыратучы да юк. Иптәш кызларым белән барып карадым. Ләкин мине тынычлыкта калдырырга кирәк. Телим икән – диванда ятам, диңгез буена төшеп кычкырып җырлап та утыра алам. Дөньядан шулай ял итәм. Ләкин телефонымны сүндермим, элемтәне югалтмыйм.

– Әтиең исән чакта туган йортыңа да еш кайтып йөри идең. Хәзер ничек?

– Инде әни вафат булганга да 10 ел. Әти өйдә булганда, туган йортка кайтуы рәхәт иде. Ул минем кайтканны көтә, берничә чакрым кала шалтыратып әйткәч, чәй куеп тора иде. Хәзер дә кайтам, ләкин миңа бик авыр. Әти булмагач, бикле ишекне ачып керәм, бикләп китеп барам. Өйгә кергәч, аны күз алдына китерәм. Уйламаганда гына китеп барды шул. Энем Арчада яши. Алар да кайтып йөри.

– Шундый вакытларда әти-әниле рәхәт бала чаклар да искә төшә...

– Әти белән әни дуслары белән еш аралашырга яраталар иде. Яз, җәй көннәрендә бергәләп шашлыклар кыздырырга бара идек. Бик күңелле вакытлар. Алар икесе дә Арча районының Шура авылыннан. Бездән ерак түгел Мари урманнары башлана, авылның кайсы ягына карасаң да – урман, болын. Әни белән гел җиләккә, гөмбәгә йөрдек. Көнгә икешәр тапкыр да барып кайта идек. Әни мине җиләк, гөмбә җыярга өйрәтеп калдырды. Гомумән, әни дә, әбием дә эшкә өйрәтеп үстерде. Күрше апаларга печән кайтса да, әби аларга булышырга кертеп җибәрер иде. Мин әле укырга да кермәгән, тырмам үземнән зур. Әллә ни булыша да алмаганмындыр инде. Ләкин менә шулай итеп эшкә, кешеләргә ярдәмчел булырга өйрәткәннәр. Каз бәбкәләре саклый идек, чишмәләрдән сулар ташыган чаклар да күңелле булып истә калган. Мәктәп елларын да бик сагынам. Пионер, комсомол булып йөрдек. Кәгазен, тимерен ярыша-ярыша җыя идек. Институтта укыган еллар да үзенә бер төрле күңелле иде. Сабакташлар белән бер очрашасы килә.

– Ә син кайда укыдың һәм нинди белем алдың?

– Мин чит телләр факультетын тәмамладым. Инглиз һәм француз телләрен өйрәндем. Тәмамлагач, 71 нче гимназиядә инглиз телен дә укыттым. Институтта укыганда «Каз канаты» бию ансамбленә дә йөри башлаган идем. Ләкин дәресләр соң бетә, кайтабыз да француз, инглиз телләрен ятлыйбыз, тәрҗемә өстенә тәрҗемә. Кыскасы, уку авыр иде, бию белән шөгыльләнергә вакыт булмады. Анысы да бер үкенеч инде.

Соңыннан мин барыбер мәдәният институтында укыдым. Анда эстрада һәм джаз бүлеген тәмамладым.

– Ә бүген сиңа ике теләгеңне үтәү мөмкинлеге булса, ул нинди теләкләр булыр иде икән?

– Минем дөнья гизәсем килә, сәяхәт итәргә яратам. Италияне күрәсем килә. Бер теләгем шул. Икенчесе, иң зурысы – сәламәтлек. Без бала чакта әбием: «Йөгереп йөргән җирдән генә үлеп китсәм ярар иде», – дип әйтә иде. Ул вакытта мин аны аңламадым, әлбәттә. «Шулай буламы инде», – дип шакката идем. Хәзер аңлыйм. Минем беркемем дә юк. Энекәшемнең үз гаиләсе. Шуңа икенче теләгем – әбием әйткән сүзләр. Тик картаеп беткәч булсын инде.

– Сөйләшүебезне күңеллерәк тема белән төгәллик әле. Юбилей концертыңда тамашачыга нәрсәләр әзерлисең?

– Бу концертым берничә юбилейны берләштерә. Үземнең гомер бәйрәмемнән тыш, тәүге тапкыр концерт куюыма да – 20 ел. Бигрәк башсыз булганмын, дип уйлыйм. Чөнки ул вакытта әле машинам да юк, ә алып баручыларым Чаллы театрыннан иде. Алар белән репетиция ясарга, автобуска утырып, Чаллыга чыгып китә идем. Миләүшә Айтуганова янына, концерт куям, дип кергәч: «Син курыкмыйсыңмы? Йөзә белмәгән килеш диңгезгә сикерү белән бер бит бу», – ди. «Мин йөзә белмим, хәзер кире чыга алмыйм инде», – дим. Ул кычкырып көлде. Юбилей концертымда иҗатыма нәтиҗә ясау да булыр. Тамашачыларның яраткан җырлары да яңгырар. Французча да җырларга җыенам.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре